31 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
31 гыйнвар 2014 - 04:23Чаңгы юлы чакыра2 февраль көнне шәһәребезнең чаңгы базасында, Бөтенроссия күмәк чаңгы узышларының "Татарстан чаңгы юлы - 2014" чарасы кысаларында, чаңгыда шуу ярышлары булачак. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Узышлар сәгать 10да башлана. Рәхим итегез!
-
31 гыйнвар 2014 - 04:22Юлга чыксаң, уяу һәм аек бул!ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган кешеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик эшләрне дәвам иттерәләр. Ял һәм бәйрәм көннәрендә транспорт чаралары тоташка тикшерелә. Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Г. Гыйбадуллинадан алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада 5 кешенең руль артына салмыш хәлдә утырганлыгы мәгълүм булган. Исегезгә төшерәбез, моның өчен...
-
31 гыйнвар 2014 - 04:21Өшүчеләр саны артаБөгелмә үзәк район хастаханәсенә өшү нәтиҗәсендә мөрә-җәгать итүчеләр саны арткан. Шушы көннәрдә туңып мөрәҗәгать итүчеләр саны 30га якынлашкан. Алар күбесе кулларын, аякларын өшетү нәтиҗәсендә хастаханәгә эләккәннәр. Шул ук вакытта гыйнвар аенда салкын тидерүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр кимрәк булган. Грипп диагнозы куелган авырулар әле, гомумән, юк.
-
31 гыйнвар 2014 - 04:19Салкыннар сыныйТатарстан Республикасы территориясендә тоташка бик түбән температуралы метеорологик шартлар хакимлек итә. Шуңа бәйле рәвештә, Россия Эчке эшләр министрлыгы ТР ЮХИДИ идарәсе автомобиль хуҗаларына машинада йөрүләрен мөмкин кадәр чикләүне үтенеп мөрәҗәгать итә, бигрәк тә торак пунктлардан читкә чыгып китүләрне туктатып торсагыз иде. Инде машина белән юлга чыкмый калып булмый икән, багажнигыгызда...
-
31 гыйнвар 2014 - 04:16Яхшының бер яман ягы турындаХәзерге заманда электротехника-ның үсүе торак йортларда һәм җәмәгать биналарында электр приборларының һәм радиоэлектрон аппаратуралар- ның саны күпләп артуга китерде. Аларның күпчелеге даими төстә электр челтәренә тоташтырган хәлдә тора. Озак вакытка күзәтүчесез калдырганда, янгын чыгу куркынычы да арта.
-
31 гыйнвар 2014 - 04:07Күтәрелде күккә фонарьлар...25 гыйнварда - Студентлар көнендә шәһәребезнең Никахлашу сараенда беренче студентлар бал-маскарады узды. Анда Бөгелмәбезнең югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы 50дән артык активист-студент катнашты.