28 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
28 гыйнвар 2014 - 12:09Яңа автобуслар кайттыРоссия федераль бюджетыннан бүленгән субсидия нигезендә, Бөгелмәгә 7 яңа автобус кайтарылды һәм, саф-саф булып, шәһәребезнең зәңгәр гөмбәзле автовокзалына тезелеп басты. Ап-ак барсларны хәтерләткән автобуслар тавыш-тынсыз кузгала, ипле йөри, кәнәфиләре биек һәм уңайлы. Ә иң мөһиме - йөртүченең урыны ачыкта, һәр яктан - тоташ тәрәзә, юл күренеше дүрт тарафка киң итеп...
-
28 гыйнвар 2014 - 12:08Әбунәчеләр игътибарынаШәһәр һәм райондагы теләсә кайсы почта бүлегендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына газетага язылырга мөмкин. Алдан язылу башлануы турында "Татарстан почтасы" филиалы хезмәткәрләре хәбәр итә. Хөрмәтле әбунәчеләребез, мондый мөмкинлектән файдаланып калырга ашыгыгыз. "Бөгелмә авазы"на әлегә бәяләр артмады!
-
28 гыйнвар 2014 - 12:06СессияләрДүшәмбе көнне Спас һәм Татар Димскәе муниципаль берәмлекләрендә җирле депутатлар халык алдында хисап тоттылар. Сессияләр эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Җирле башлыклар үткән 2013 елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, быелга планнар уртага салып тикшерелде, халыкны борчыган сорауларга оешма-предприятие вәкилләре җавап бирде.