21 ноябрь 2013 яңалыклары
-
21 ноябрь 2013 - 09:54Медведев “Россия почтасы”н тәнкыйть утына тоттыРоссия мәгълүматлар агентлыгы "Яңалыклар" хезмәте хәбәр итүенчә, узган дүшәмбедә 2023 елга кадәр эш проектын тикшерү өчен үткәрелгән махсус киңәшмәдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты.
-
21 ноябрь 2013 - 09:51ЯңалыкларӘдипләр бишеге 20 ноябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге үзенең 50 еллык юбилеен бәйрәм итте. Белгәнебезчә, Әлмәт - республикабызның "кара алтын" башкаласы. Әмма әлеге шәһәр нефтьчеләрне генә түгел, әдәбият, сәнгать әһелләрен дә үзенә җәлеп итә һәм алар бергәләп әлеге төбәкнең данын күтәрү өчен тырышалар....
-
21 ноябрь 2013 - 09:40Юлларда иминлек булсынБерләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда юл һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан күңелсез статистикага игътибарны җәлеп итеп, арытаба юлга чыккан кешеләрнең иминлеген саклау, гомерләрне коткарып калу максаты белән эшләнә бу.