19 апрель 2013 яңалыклары
-
19 апрель 2013 - 04:59Орлыклар чиста булсын!Татарстанга яшелчә һәм чәчәк культураларының пакетларга салынган орлыклары кайтарыла башлады. Бу исә карантин игълан ителгән чүп үләннәрнең орлыклары килеп эләгү куркынычы да нык артты дигән сүз. Дөрес, орлыклык материалның төп өлешенә фитосанитар тикшерү уздырыла, әмма, закон бозучылар гаебе белән, аларның бер өлешенең, "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы идарәсен "читләтеп" узып, республикабыз кулланучыларына...
-
19 апрель 2013 - 04:57Җитәкчене хөкем иттеләрБөгелмә шәһәр суды район суд приставлары бүлеге начальнигы, 44 яшьлек Алик Шәкүровка карата ришвәт алганы өчен 4 миллион сум күләмендә штраф түләргә тиеш дигән хөкем карары чыгарды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәтеннән.
-
19 апрель 2013 - 04:55Һәр эшнең – үз тәртибеБөгелмә шәһәр прокуратурасы Бөгелмә муниципаль районы Акбаш авыл җирлеге башкарма комитетында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр уздыру һәм шулай ук экстремизмга каршы тору җәһәтеннән законнарның ничек үтәлешен тикшерде.
-
19 апрель 2013 - 04:44Без монда кунак кына10 апрель көнне Бөгелмә үзәк район китапханәсендә шәһәребездә яшәүче үзбәкләр белән очрашу узды. Әлеге очрашуга күршеләребез Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән дә үзбәк диаспорасы вәкилләре килгән иде.
-
19 апрель 2013 - 04:37Алынган темпларны киметмичә…2013 елдагы капиталь ремонт программасында 41 муниципаль берәмлек катнаша, 587 йортта капремонт буенча эш башланган. Гомумән, агымдагы елда республикада яшәүче 233,6 мең гражданның торак шартларын яхшырту ният ителә. 13 апрель көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин шулай дип белдерде.