14 декабрь 2012 яңалыклары
-
14 декабрь 2012 - 09:31ЯңалыкларКотлыйбыз! Күренекле татар шагыйре, язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1984 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Һади Атласи хәйрия фондының "Мәгърифәтче" бүләге иясе Нур Гариф улы ӘХМӘДИЕВнең бүген туган көне (1946 ел, 14 декабрь). Гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз һәм укучылар игътибарына Нур абыйның әле...
-
14 декабрь 2012 - 05:38Бөгелмә балкышы8 декабрь көнне башкалабызның Кәрим Тинчурин театрында шушы олуг әдипнең 125 еллыгына багышланган "Ул кабызган утлар балкышы" конкурс-фестиваленең йомгаклау өлеше узды. Республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан килгән балалар бәйгенең гала-концертына җыелды.
-
14 декабрь 2012 - 04:59Зәвык күрсәтүче көзгеИҗатка чын күңелдән бирелгән кешеләрнең тормышка карашы үзгә була. Сәнгатьне алар ниндидер бер илаһи көч итеп күзаллый һәм башкаларны да үзләре артыннан ияртә. Гади күзләр белән күреп җиткермәгән вакыйгаларны үзләренчә ача һәм калганнарга да тасвирлап күрсәтә белә. Андый кешеләр белән аралашканнан соң тормыштагы көндәлек мәшәкатьләр юкка чыккандай була. Син үзеңне...
-
14 декабрь 2012 - 04:55ЯңалыкларАктуаль сөйләшү "Доброта - категория нравственная" дип аталган матбугат конференциясе инвалидлар ун-көнлегенә багышлап уздырылды. Бу көнне без ветераннар белән очрашуга ветераннарны тернәкләндерү үзәге белгечен чакырдык. Чарада 20гә якын кеше катнашты. Темасы да күпләргә таныш һәм якын: шәфкатьлелек, игелеклелек… Бу сыйфатлар кешелеклелекне билгеләүче төп күрсәткечләр булып тора. Кызганыч, бүгенге көндә әлеге...
-
14 декабрь 2012 - 04:49Бер шылтырату ничә гомерне коткараБөгелмә районындагы 600 квадрат метр җир әфьюн кулланучыларның игътибарын күптәннән үзенә тартып торган. Биредә, кеше күзеннән читтә, олы юл белән зират арасында, киндер үсеп чыккан.
-
14 декабрь 2012 - 04:43Коррупциягә каршы9 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне бездә дә билгеләп үттеләр.
-
14 декабрь 2012 - 04:40ЯңалыкларХезмәткә хөрмәт Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Розалия Рәфыйк кызы Софинага "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде. Безнең студентларга сорау зур Бүгенге көндә Бөгелмә педагогия көллияте алдынгы уку йортларыннан санала. Аны тәмамлап чыгучыларны республикабызда гына...