Бөгелмә авазы

16 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 16 ноябрь 2012 - 06:17
    Киек казлар тавышына охшаган
    Аккордеонның килеп чыгышын Шәрык илләрендә киң таралган шәңгә белән бәйлиләр. Тибет һәм Кытайда ул "чиста" уен коралларыннан санала. Чиста, димәк, кара җирдә түгел, ә зәңгәр күктә яралган аһәңнәрне кабатлый ала. Курай тавышында да бит әле киек казлар авазы, әле Әмударья камышларында уйнаган җил яңгырап киткән кебек була. Ул да телле...
    458
    0
    0
  • 16 ноябрь 2012 - 06:11
    Аккордеон уйнаганда
    12 ноябрьдә Бөгелмә сәнгать мәктәбендә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары катнашында аккордеон фестивале үтте.
    461
    0
    0
  • 16 ноябрь 2012 - 06:07
    Һиҗри яңа ел башы
    Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмедләрбез, шөкерләрбез, мактауларыбыз булса иде. Аның илчесе газиз Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) Аллаһның салаватлары һәм сәламнәре булса иде.
    504
    0
    0
  • 16 ноябрь 2012 - 05:52
    Коррупциягә каршы
    Газетабызда инде хәбәр ителгәнчә, 30 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
    452
    0
    0
  • 16 ноябрь 2012 - 05:01
    Без – халык авазын җиткерүчеләр
    Газетабызның 3 октябрь санында "Бөгелмә авазы"ның актив хәбәрчесе Әхмәтҗан абый Хәйдәров "Җир кемнеке?" дигән язмасында авыл халкы өчен бик тә мөһим проблеманы күтәргән иде. Башка районнар, авыл җирлекләре җир пае белән файдаланган вакытта, нигә кодашлар аңардан мәхрүм дип аптырый ул. "Җир бар бездә, әмма аңа кем хуҗа, кем сата, акчасыннан...
    412
    0
    0
  • 16 ноябрь 2012 - 04:58
    Яңалыклар
    Хезмәткә хөрмәт Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, финанс-икътисади эшчәнлегендәге казанышлары өчен Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш белгече Фәнис Минсалих улы Шакировка "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Якташыбыз - РФ Хөкүмәтендә Ел саен Татарстан Хөкүмәте Россия һәм чит илләрдәге уку йортларында, фәнни оешмаларда белемнәрен арттыру өчен грантлар...
    0
    0
    0
  • 16 ноябрь 2012 - 04:36
    Беренче кар
    Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела... /Һ.Такташ/. Ләйсән ВИЛДАНОВА. Автор фотолары. Кар ява. Беренче кар ява! Бөтен җир ап-ак, гүя ул мамык юрган ябынган. Әйтерсең лә, ул тирән йокыга талган. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып,...
    1361
    0
    1
  • 16 ноябрь 2012 - 04:23
    Спорт
    Мини-футбол 4-7 ноябрьдә Бөгелмә шә-һәренең "Энергетик" стадионында 1996-1997 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә ярышлар үтте. Ярышларда Лениногорск, Җәлил, Урыссу, Баулы, Зәй, Бөгелмә шәһәре спортчылары катнашты. Шулай итеп, беренчелек - Бөгелмәгә, икенчелек - Зәйгә, ә өченче урын Урыссу командасына тәтеде. Шул ук көнне биредә 1998-1999 елгы яшүсмерләр арасында...
    0
    0
    0
Реклама