Бөгелмә авазы

9 ноябрь 2012 яңалыклары

  • 9 ноябрь 2012 - 10:27
    Тормышның үзеннән
    Нәфес Кеше нәфесен уйната - Буласы килә миллионер. Булып алгач миллионер, Буласы килә миллиардер! Нигә уйлап карамаска: Кайда нәрсәнең чиге?.. Кирәктән артык байлыкның Булыр микән игелеге?! Бу сүзләр кагыладыр Безнең зур түрәләргә. Бу хәлләрне истә тотсак, Урын бар үпкәләргә... Әнәс НАЗЫЙМОВ. Телефон кыйссасы Күптән түгел булды бу хәл. Якшәмбе көн...
  • 9 ноябрь 2012 - 10:20
    Беренче адымнар
    Татар халкының атаклы язучысы Галимҗан Ибраһимов: "Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү - мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр", - дип әйткән.
  • 9 ноябрь 2012 - 10:17
    Скифныкы замана
    Монголия далаларыннан, Бөек Кытай диварыннан башлап, Европаның үзәгендә яткан Дунай елгасына хәтле җәйраган иксез-чиксез далалар - безнең тарихи ватаныбыз. Мондагы һәр түмгәк, һәр чишмә якын вә газиз безгә, чөнки шунда ата-баба каны тамган, шунда холык-фигылебез яралган. Безнең эрага хәтле VII гасырда ук көчле дәүләт төзеп, далада баш булып яшәгән халыкны...
  • 9 ноябрь 2012 - 10:13
    Без дә Хакның бәндәсе...
    И күңел, бил баглама, күпне кичергән дөньядыр, Бу үлем ширбәтен халыкка эчергән дөньядыр. Угълыны атадин аерып, кызны анадин тәкъи, Елатып, бер-бер ишектә ятим кылган дөньядыр. Кол Шәриф, атаң-анаң вә синдәй борынгылар кая? - Барчасын куенына алган дөньядыр. Кол Шәриф, шагыйрь, рус гаскәренә каршы батырларча көрәшеп, шәһит киткән сәед. "Каберләрне казу...
  • 9 ноябрь 2012 - 10:08
    Каберләрне казу дөресме?
    Кол Шәрифнең гасырлар кичкән бу шигырен тагын бер кат дикъкать белән укып чыгыгыз, дусларым. Ул ифрат киң вә тирән фәлсәфи фикерләрне үзенә сыйдырган. Бер яктан, анда адәм баласының, никадәр генә шөһрәтле вә бай булмасын, бу дөньяда таяныр җир, сыеныр канат тапмаслыгы сурәтләнә. Андый урын бар, әмма ул биредә түгел. Икенче...
  • 9 ноябрь 2012 - 10:05
    Ут афәте – куркыныч
    Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләрен торак фондларда янгыннарның еш чыгуына бәйле вәзгыять аеруча борчый. Ут афәте зур каза сала: йортлар яна, зур матди зыян килә, ә кайчагында кешеләрнең үлеменә китерә. Иң үкенечлесе шул, бәла күбрәк ваемсызлык аркасында чыга: кешеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә тиешле игътибар...
  • 9 ноябрь 2012 - 10:03
    Ышаныч ни дәрәҗәдә?
    Күптән түгел Пермь өлкәсендә балалар бакчасына йөрүче дистәгә якын сабыйда сифилис табылуы турындагы хәбәр күпләрне "аяктан еккандыр". Шәхсән миңа бу коточкыч хәл аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Димәк, балалар бакчасында гап-гади санитария кагыйдәләре дә үтәлмәгән булып чыга, ләбаса.
  • 9 ноябрь 2012 - 10:01
    Җитди сөйләшүләр көтелә
    Торак-коммуналь мәсьәләләренә бәйле сорауларга аңлатма бирү өчен җитәкчеләр һәм хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре шәһәребездәге урта мәктәп биналарында күпквартирлы йортларда яшәүчеләр һәм йортларда өлкән итеп билгеләнгән затлар белән очрашулар оештыралар. Түбәндә булачак очрашуларның графигы тәкъдим ителә. 9 ноябрьдә (җомга) - 3 нче мәктәптә. Башлана 17 сәгатьтә. Очрашуны җаваплылыгы чикләнгән "УК "Наш...
  • 9 ноябрь 2012 - 09:59
    Яңалыклар
    Алар - безнең иминлек сагында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре - Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлый. "Бу һөнәр ияләренә рухи ныклык, вазифага тугрылык, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тору...
  • 9 ноябрь 2012 - 09:51
    Яңа туган сабыйга иң зур бүләк – автокресло!
    Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе, Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берлеге ярдәме белән, 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр пассажир балаларның хокукларын яклауга, сабыйларның иминлеген саклауга юнәлдерелгән киң күләмле социаль кампания игълан итте: "Автокресло - детям!" дип атала ул.
  • 9 ноябрь 2012 - 09:46
    Светофор патшалыгында...
    Транспорт чараларының саны арту һәм юлларда хәрәкәтнең көчәюе иминлекне тәэмин итү проблемасын торган саен кискенләштерә бара.
  • 9 ноябрь 2012 - 09:44
    Спорт
    Авыр атлетика Октябрь ахырында Волгоград шәһәрендә 1994 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында авыр атлетика буенча Россия беренчелеге ярышларында Е.Ә.Тимерҗанов исемендәге "Юность" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы командасы составында Яна Мохина /тренеры - Ю.Мохин/ һәм Эльвира Гарифуллина /тренеры - В.Ермолаев/ - III, Виталий Мальцев /тренеры...
  • 9 ноябрь 2012 - 09:43
    Берьюлы – ике куян!
    "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе "Языл да бүләк ал!" ("Подпишись и получи подарок!") дигән баш астында реклама акциясе уздыра.
  • 9 ноябрь 2012 - 09:40
    “Ялкын” яктысы
    Шушы көннәрдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесе призерларын бүләкләү тантанасы булып үтте. Бәйге беренче тапкыр 2010 елда "Лукойл" һәм "РИТЕК" ААҖ хәйрия фондлары тарафыннан оештырылган иде.
  • 9 ноябрь 2012 - 09:25
    Якты өметләр, матур хыяллар белән
    Көз айлары - туй айлары җиткән, Миләш кимме җиткән кызлардан? Башын куеп имән иңнәренә, Яфрагына чаклы кызарган... Октябрь башы... Көзнең шушы вакытында гына була торган муллык, зыңлап торган тынлык җанга рәхәтлек тә, моңсулык та өсти. Көзге авыл киче... Әкрен генә миләш, баланнардан яфраклар төшкәли. Инде соры төскә кергән җиргә сары,...
Реклама