1 август 2012 яңалыклары
-
1 август 2012 - 06:12Гозерең, я тәкъдимең булса...Коррупциягә каршы ТР Бөгелмә муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендәге көрәш комиссиясе әгъзалары һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 14-16 сәгатьтә җәмәгать кабул итү бүлегендә (Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 106 нчы бүлмә) кизү торалар.
-
1 август 2012 - 06:05Карабашта кәбестә җитештеҖирле фермерларның эше бик тыгын вакыт хәзер. Алар уңыш җыюга кереште.
-
1 август 2012 - 06:03Урып-җыю көндәлеге(Мәгълүматлар 31 июльгә) Бүгенге көндә Татарстанда бөртеклеләрнең һәм бөртекле-кузаклы культураларның 30 проценты җыеп алынган. Уракка төшкәннән алып, 800 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, уңыш уртача алганда һәр гектардан 20,4 центнер тәшкил итә. Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 июльгә район басуларындагы уҗым бодае тулы- сынча...
-
1 август 2012 - 06:02Муллык теләп…Бөгелмә шәһәре һәм районы мәчетләрендә, Аллаһы Тәгаләдән игеннәрне югалтуларсыз сыйфатлы итеп җыеп алуда ярдәм сорап, Коръән укылды.
-
1 август 2012 - 05:40Бар булганы – үзебезнекеБүген республика басу-кырларында кызу темплар белән урып-җыю бара. Күргәнегезчә, быел урак өсте, башка елларга караганда, иртә башланды. Былтыр Бөгелмә элеваторы беренче ашлыкны 5 август көнне кабул итеп алса, быел бу тантана күпкә алдан - 26 июльдә үк узды: 80 тонна яңа ашлык төягән 8 "КамАЗ"ны элеватор алдында бөгелмәләр тантаналы төстә...
-
1 август 2012 - 05:21Ифтар ашларыИзге Рамазан аена керү белән Бөгелмә мөхтәсибәте мәчетләрендә ифтар ашлары уздырыла башлады. Бу игелекле гамәлне, муллыкта яшәүчеләр белән беррәттән, берничә кеше берләшеп, пенсионерлар да ураза аенда кылынган изге гамәлләрнең әҗере Аллаһы Тәгалә тарафыннан берничә мәртәбә арттырылуын аңлап башкаралар. Ифтар ашына теләгән бар кеше үзе белән якыннарын, туганнарын да ияртеп килә...
-
1 август 2012 - 05:09Мин бәхетле сез барда!Камил ага Солтанов - гомер буе алдынгы фикерле, хезмәттәшләре арасында хөрмәтле, замандашларының зур ышанычын яулаган абруйлы, белемле, оештыру сәләтенә ия булган, ә иң мөһиме, намуслы, гадел шәхес. Гомерен тимер юл өлкәсендә хезмәт итүгә багышлый ул, лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшеннән читләшми: бүгенге көндә Бөгелмә шәһәр-район ветераннар оешмасына җитәкчелек итә....
-
1 август 2012 - 04:53“Ишегалдын бәдрәф ясамыйк”"Бөгелмә авазы"ның 20 июнь санында газета укучыбыз Зөһрә Гайфуллинаның "Ишегалдын бәдрәф ясамыйк" дигән язмасы дөнья күргән иде. Ул үзе яши торган Бауман урамындагы 12 нче йорт ишегалдындагы "ачык бәдрәф"не бетертү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген сораша: "Җәй буена тәрәзә ачып булмый, урамнан кергән искә чыдарлык түгел. Ир-атның айныгы-исереге, хәтта хатын-кызлар...
-
1 август 2012 - 04:22Җилдән җитезләр узышы28-29 июль көннәрендә Бөгелмә автодромында, Татарстанда беренчеләрдән булып, автоузыш буенча Россия чемпионатының V этабы үтте.