18 май 2012 яңалыклары
-
18 май 2012 - 06:15“Без бу җиргә мәңгелеккә килмәгән” - 2"Без үзебезнең ата-бабаларыбыз рухын рәнҗетмәскә тиеш. Аларның һәм, гомумән, якын кешеләребезнең каберләрен зыярәт кылырга, алар турындагы истәлекләрне ихтирам белән сакларга тиешбез. Мөселманнарның да, христианнарның да изге бурычларыннан берсе - каберләрне карап, тәртиптә тоту. Тик, ни кызганыч, кайчагында, бик теләсәк тә, үзебезгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, без моны эшли алмыйбыз. Иске...
-
18 май 2012 - 05:53Һәр көне, һәр сәгате кадерлеТабигать авыл кешесен һәр елны үзенчә сыный. Өченче елгы корылык аркасында игеннәр бөтенләй уңмыйча, терлек азыгы да әзерләп булмаган иде, узган елда басу-кырлардагы бөртеклеләрне, мул үләнне җыеп алырга туктаусыз яуган яңгырлар комачаулык итте. Шуңа күрә дә бүгенге заманда җитәкче-белгечләрдән алга карап эш итә белү, технологияләрне төгәл саклау сорала.
-
18 май 2012 - 05:39Муллыгыбыз алар хезмәтенә бәйлеСүземнең башында сезгә бер мәзәк сөйләп узыйм әле. Армиядән кунакка кайткан солдат тирәсендә әнисе бөтерелеп йөри икән. "Улым, яңа гына мичтән чыккан коймагым, кар базында каймак, каклаган казым бар. Кайсысын бирим?" - дип сорый ди ана. "Әни, мин каз итен коймакка төреп, каймакка манып ашар идем", - дип җавап биргән...
-
18 май 2012 - 05:26Ана сөте белән керергә тиешБу атнада хокук бозуларны профилактикалау ведомствоара координацион комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуда комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары, прокуратура, суд, тикшерү комитеты, эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау оешмалары, мәгълүмат чаралары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
-
18 май 2012 - 05:17Үсешкә этәргеч бирүчеләр сезБөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җирле гаммә-ви матбугат чаралары вәкилләрен 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан җылы котлады.
-
18 май 2012 - 05:04Мөхәррир сүзеКүпләребез хәтеренә 19 май Пио-нер оешмасының туган көне буларак кереп калды. Әйе, бу көндә Советлар чорында зур һәм идеологик яктан бик тә әһәмиятле булган яшүсмерләр оешмасы үзенең туган көнен билгеләп үтә иде. Әгәр дә СССР дигән империя җимерелмәгән булса, быел пионер оешмасы үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм иткән булыр иде....
-
18 май 2012 - 04:54Дөнья матур, дөнья киңДөнья матур, дөнья киң... Җырның сүзләре үзеннән-үзе тормыш турында, әйләнә-тирәдә яшәүче матур кешеләр турында уйландыра. Шундый матур кешеләр рәтенә мин хезмәттәшем, сәхнәдәш дустым Фәния Нәҗип кызы Сухованы да кертер идем.
-
18 май 2012 - 04:44Тормыш юлын – бергә-бергә15 май - Гаилә көнендә Бөгелмә ЗАГСында озак еллар кулга-кул тотынышып, авыр чакта бер-берсенә терәк булып яшәгән биш парны тәбрикләделәр.