15 май 2012 яңалыклары
-
15 май 2012 - 12:18Нәниләрнең зур җиңүе2012 елның 3 маенда Чаллы шәһәренең "Олимпийский" спорт комплексында 1999-2001 елгы малайлар арасында дзюдо буенча Россия турниры булып узды.
-
15 май 2012 - 12:13Күп белергә омтылабызӨлкәннәрдән еш кына: "Хәзер балалар китап укымыйлар", - дигән сүзләр ишетәбез. Әлбәттә, бу сүзләр безнең сыйныф турында түгел. Без, Кодаш мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары, күп белергә омтылабыз һәм шуңа күрә китаплар укырга яратабыз.
-
15 май 2012 - 12:07Рәхмәт сезгә, ветераннар!Социаль приютта "Сезгә рәхмәт әйтәбез, ветераннар" дигән баш астында бер ай дәвам итәчәк чара башланып китте. "Ялкын"да тәрбияләнүчеләр үзләре шефлыкка алган ветераннар янында кунакта булдылар, аларга бер ай алдан әзерләп куйган котлау открыткаларын бүләк иттеләр. Приют территориясендәге бакчада балалар, ветераннар хөрмәтенә атап, чия, карлыган куаклары утырттылар. "Виталий", "Камил", "Иван" исемнәре...
-
15 май 2012 - 12:04Бөртекләр җиргә иңдереләРеспубликада язгы бөртекле культураларны чәчү эше төгәлләнеп килә. 15 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда чәчү эшләре 1,5 миллион гектар җирдә яки фаразланган-ның 83 процентында башкарылган (җәмгысе 1,6 миллион гектар чәчүлек җирләр бар, шуның 980 мең гектарын сабан ашлыгы биләп тора). Республиканың 20 районы иртә бөртекле культураларны чәчү эшен төгәлләгән.
-
15 май 2012 - 12:01Мәктәп медиклары ярышы10 май көнне Бөгелмә медицина училищесында районыбыз мәктәпләрендә һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында эшләүче медицина хезмәткәрләре һөнәри осталык бәйгесендә көч сынаштылар. Бәйге традиция буенча Шәфкать туташлары көне уңаеннан үткәрелде.
-
15 май 2012 - 11:58Бар иде ул хезмәт батырларыГазетаның 27 апрель санында Гөлсем Шәмгунова турында кайгынамәдә "Бөтен Бөгелмәдә бердәнбер иде" дигән юлларны укыгач, уйланып утырдым әле. Социалистик Хезмәт Герое исеме үк бирелмәсә дә, бар иде ул бездә Советлар иленең иң югары бүләкләреннән берсе - Ленин орденына лаек булган хезмәт батыры. Варвара Семеновна Арсентьева иде ул. Бөгелмә кошчылык фабрикасында...
-
15 май 2012 - 11:49Җәй – эшнең иң кызган чагы11 май көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә катнашучыларны республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауның торышы белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин таныштырды.