11 май 2012 яңалыклары
-
11 май 2012 - 06:35Берничә мәзәкБер бабай "запарай"ын кабызып, базарга барырга чыга. Ярты юлда моторы ватыла. Нишләргә белми торганда, иномарка белән бер гүзәлкәй килеп туктый: "Бабай, әйдә - так арбаңны!". Машинаны буксирга тагалар. "Мине авыл юл чатында калдырырсың инде, балам!" - ди бабай. Кузгалып китәләр... Боларны "Мерседес" белән егетләр узып китә. Җитмәсә, кызны ирештереп китәләр......
-
11 май 2012 - 05:32Күгәрченнәрдәй гөрләштеләрАпрель ае үзенең яз рухы белән җиһанны урап ала. Кояшның җылысы торган саен арта барып, кар сулары гөрләвекләр булып аккан бер мәлдә күңелләрне тагын да нурландырып, шатландырып, шәһәр һәм район мәгариф идарәсенең милли бүлеге җитәкчелегендә бер-бер артлы бәйге-конкурслар үткәрелә. Әйе, әлбәттә, мондый чараларның ямьле яз көннәрендә, халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла...
-
11 май 2012 - 05:28Урманнарны уттан саклыйк!Көннәр ямьләнүгә, бигрәк тә җәй якынлашканда, урманнарда ял итәргә яратучылар арта. Әмма шул ук кешеләрнең ваемсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сугарга теләмәве еш кына бик аяныч нәтиҗәләргә китерә: зур-зур мәйданнарда урманнар янып бетә, уникаль экосистема юкка чыга. Урманнарда янгыннарны сүндерүгә Россиядә күп миллионлаган акча сарыф ителә.
-
11 май 2012 - 05:27Чиратта торганда уйланулар"Нефтеавтоматика" районында яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә түләүләрне 11 нче почта бүлегендә түлиләр. Монда һәрвакыт чират була, чөнки район зур, җитмәсә, почта бүлеге дә кысан гына бүлмәдә урнашканга, ни утырып, ни басып торырга урын җитми. Шуңа күрә халык, ишекләр ачылганчы ук урамда чират алып, көтеп тора. Шулай бер көнне мин дә урамда...
-
11 май 2012 - 05:17“Гомерем – үз кулымда”"Ялкын" социаль приютында шундый баш астында акция башланып китте. Балалар кеше кыен хәлгә тарыган вакытта ярдәмгә килә, еш кына аларның гомерен саклап кала торган һөнәр ияләре белән очрашалар.
-
11 май 2012 - 05:12“Кояшкай” матур елмаяБыел "Кояшкай" бию ансамбленә 35 ел тулды. 22 апрельдә Техника йортында шаулап-гөрләп әлеге ансамбльнең отчет концерты үтте.
-
11 май 2012 - 05:03Тукайлы язКарабаш китапханәсе хезмәткәрләре бистә мәдәният йортының бию залында "Миләшкәй", "Ләйсән", "Ак каен" мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен апрель аенда берничә күңелле һәм файдалы чара үткәрделәр.
-
11 май 2012 - 04:35Татар теле – дәүләт теле, онытмыйк!24 апрель көнне радиодан язучы, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев катнашында, Тукаебызны искә алып, татар теле, аның бүгенге көндә кулланылу дәрәҗәсе, законнар нигезендә хокуклары, аңа игътибар турында зур тапшыру булды.
-
11 май 2012 - 04:28ЯңалыкларБыел да сынатмады Иркутск шәһәрендә 23 апрельдән башлап, биш көн дәвамында тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау туры булып узды. Анда Бөгелмә лицей-интернат укучысы Тимур Сафин да катнашты (укытучысы - Сергей Владимирович Степанищев) һәм икенче ел инде рәттән призер булды. Ярышлар ике этапта узды: теоретик белемне тикшерү...
-
11 май 2012 - 04:16Ил батырларын хөрмәтләү9 Май - Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңгән көн - барыбыз өчен дә бик кадерле. Инде күп еллар узса да, ничәмә буын үсеп җитсә дә, әби-бабайларыбызның батырлыгы мәңге онытылмас. Җиңү - халкыбызның батырлыгы һәм даны. Аның нинди корбаннар исәбенә бирелүен һәркем аңлый. Бу бәйрәм безнең йөрәкләргә батырлык һәм каһарманлык,...