Бөгелмә авазы

11 ноябрь 2011 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2011 - 10:48
    Үз исеңне сайла
    Гадәттә, без яныбыздан үтеп кит-кән ханым вә туташларның ислемай исенә игътибар итәбез. Әйтик, кешенең исеме, тышкы кыяфәте онытылса да, аның исе хәтердә калучан. Татлы, нәфис хуш исләр кешенең тире исе белән бәйле. Әйтергә кирәк, кайчак кайбер исләр тискәре тойгылар да тудырырга мөмкин. Моннан котылу өчен үз хуш исеңне табу зарур.
    468
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 10:11
    Яшь барса да, картайма!
    Яшь барган саен бит тиресе дә әкренләп үзгәрә башлый. Теләмәсәк тә, күз тирәләрендә җыерчыклар барлыкка килә. Өстәвенә, иртән һәм кичен күз кабаклары шешенә. Тырнаклар да үзләреннән-үзләре сына. Күп кенә ханымнар, әлеге үзгәрешләрне күреп, аптырашта кала. Бер дә кайгырмагыз, бу кимчелекләрдән халык киңәшләре нигезендә бик җиңел генә котылып була.
    557
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 10:02
    Зәвык белән киенә бел!
    Соңгы мода буенча киенү - матур киенү дип уйлый хатын-кызның бер өлеше. Бу ялгыш фикергә төрле мода журналлары, телевизион тапшырулар, реклама, гомумән, PR-менеджерларның актив эшчәнлеге этәрәдер.
    613
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 06:21
    Дин балкышы
    1 ноябрь көнне сукырлар китапханәсенең Бөгелмә филиалында "Дин балкышы" дип аталган чираттагы иман сәгате үтте.
    452
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 06:17
    Туган авылым – Таллы Бүләк
    Туган авылым минем Таллы Бүләк, Синдә үтте яшьлек елларым. Гомеремнең алтын көзләрендә Сине сагынып үтә көннәрем. Туган авылым минем Таллы Бүләк, Синдә калган аяк эзләрем. Урман-кырларыңда, басуларда Яшьлек елларымны эзләдем. Әрәмә болыны чәчәкләре Миңа карап башларын иде: "Рәхим итче урман-кырларыңа, Алар җирдә мәңгелек", - диде. Урман буендагы ак каеннар Йотылып...
    577
    0
    1
  • 11 ноябрь 2011 - 06:12
    Яңалыклар
    Электрон сайлаулар 8 ноябрь көнне ТР Министрлар Кабинетында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин 4 декабрьдә узачак сайлауларга әзерлек барышына багышланган брифинг үткәрде. Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА. Электрон сайлау комплекслары 33 районның 146 сайлау участогында урнаштырыла. Татарстан Республикасында электрон сайлауда 40 меңгә якын кеше катнаша алачак. Электрон сайлау комплексы 500 мең сумга...
    441
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 05:56
    Көзге урманда кунакта
    Көзге матур бер көндә без, Кодаш урта мәктәбе укучылары, урманга экс-курсиягә бардык. Сәяхәтебез бик матур башланып китте, сөйләшә-сөйләшә барганга күрә, юлыбызның озынлыгы да сизелмәде, бик мавыктыргыч булды. Без инде урта звено укучылары булганга күрә, алданрак атладык. Ләкин кечкенәләр дә арттан калышмадылар, юлны армый-талмый үттеләр.
    503
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 05:55
    Илнең иминлеге, табыннарның муллыгы өчен
    12 ноябрьдә Техника йортында агросәнәгать комплексы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узачак. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов авыл хезмәтчәннәрен, эшкәртү сәнәгатендә көч куючыларны, ветераннарны ихлас котлады.
    436
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 05:42
    Берничә мәзәк (4)
    - Әй, булдыклы да инде минем ирем, - дип мактана икән бер хатын икенчесенә. - Ике көнгә балыкка чыгып китә дә, шул арада тоткан балыгын я тозлап, я туңдырып, я консервлап ук алып кайта!.. * * * Бер хатын полициягә килеп, иренең инде дүрт көн өйгә кайтмавын әйтә. - Ә...
    432
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 05:38
    “Сайлауларга бармыйм”
    Менә тагын искә төшереп утырам әле, элек - совет заманында укытучыларга нинди генә өстәмә эшләр кушмыйлар иде. Сайлау кампаниясе чорында агитаторлардан, үз сайлау участокларында аңлату эшләре алып бару белән беррәттән, ышанычсыз сайлаучыларның исемлеген төзү дә таләп ителә иде.
    444
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 05:30
    Иркеннәр бәйрәм итте
    Санкт-Петербургка кадәр барып җиткән кубызчылары, үзебезнең тирәдә генә түгел, республика һәм Мәскәү сәхнәләрендә дә уңышлы чыгыш ясаган "Наза" фольклор ансамбле белән дан тоткан Иркен авылын, әллә инде үземнең туган-үскән авылымны хәтерләткәнгәме, якын итәм һәм Иркен мәдәният йорты оештырган мәдәни чараларга бик теләп барам.
    517
    0
    0
  • 11 ноябрь 2011 - 04:57
    Тәвәккәл булу кирәк
    9 ноябрь көнне Кодаш авыл җирлегендә "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьтә /директоры - Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев/ семинар-киңәшмә узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле терлекләр идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, ТР "Республика ветеринария лабораториясе" (РВЛ) дәүләт учреждениесе директоры Финсур Әхмәтов, авыл җирлекләре башлыклары,...
    416
    0
    0
Реклама