19 октябрь 2011 яңалыклары
-
19 октябрь 2011 - 10:48Елның яшь профлидеры8 октябрь көнне Казанда "Татарстан Республикасының яшь профсоюз лидеры - 2011" бәйгесе узды. Якташыбыз Ольга Глазова анда мактаулы I урынны алды. Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, муниципалитетның матбугат хезмәткәре. Дәүләт учреждениеләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары профсоюзлары республика комитеты тарафыннан оештырылган бу бәйгенең максаты - профсоюз эшенә яшьләрне җәлеп итү, җитәкче органнарга резервка яшьләр...
-
19 октябрь 2011 - 09:45Берничә мәзәкСтадионда икәү сөйләшә: - Миңа әнә теге - муенына кызыл яулык ураган йөгерешче ошый. - Яулык түгел бит ул. - Ә нәрсә? - Теле. * * * Медкомиссиядә: - Син, димәк, флотта хезмәт итәргә уйлыйсың? Ә йөзә беләсеңме соң? - Ә нигә йөзәргә? Флотта корабль беткәнме әллә? * * *...
-
19 октябрь 2011 - 09:22Эш качмас...Иремнең туган авылында бик тә кызык кушаматлы гаиләләр бар. Шуларның бер-икесе турында сезгә дә сөйлим әле. Хөсәен һәм Мирзаян абыйлар урманга утын кисәргә барганнар. Аз гына эшләүгә, яңгыр ява башлаган. Чыланып беткәннәр болар. Шунда берсе: "Эш качмас, ашау качар", - дип әйтеп куйган. Яңгырдан ышыкланып, агач төбенә барып утырганнар һәм...
-
19 октябрь 2011 - 09:17Театр сезоны ачылды12 октябрь көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Спектакль башланыр алдыннан театр директоры Владислав Юдин тамашачыларны узган сезондагы эшчәнлекләре белән таныштырды: артистлар барысы 280 тапкыр сәхнәдә уйнаганнар, аларның уенын 40 меңнән артык кеше тамаша кылган, 7 премьера куелган, күрше...
-
19 октябрь 2011 - 06:45Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде2008 елдан, ягъни күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 6600 күпатлы йортны төзекләндерүгә 24,6 миллиард сумлык финанс чаралары тотылган. Республикадагы күпкатлы йортларның 42 процентында яшәү шартлары яхшыртылган дигән сүз бу. Әлфия МОСТАФИНА. Әлеге саннар һәм фактлар 13 октябрьдә Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм фонды...
-
19 октябрь 2011 - 06:37Бергәләп хәл итик!20 октябрь көнне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Георгиевич Сидоров Әлмәт шәһәрендә Әминов урамы 9 нчы "а" йорт адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк. 8(8553) 33-03-26, 33-03-27 телефоннары аша алдан язылып кую кирәк. * * * 25 октябрьдә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Сабурская һәм Россия...
-
19 октябрь 2011 - 06:12Армиягә – банк картасы беләнБыел көзге чакырылыштан башлап, 1 елга хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк. Гомумән, "ВТБ-24" банкы картасы бөтен Россия буенча хәрбиләрдә кулланылышта булачак, димәк, һәрбер хәрби частьта аның банкоматлары торачак. Әлеге банк карталарына рядовойлар хисабына аена - 400 сум, сержантларга 500...
-
19 октябрь 2011 - 06:10Борчылу урынсызУкытучыларның хезмәт хаклары бу айда берничә көнгә тоткарланган. Бу турыда кайгырмаска киңәш ителде. Алдагы айларда мондый хәл кабатланмаячак. Укытучыларның хезмәт хакын арттыру программасы буенча үзгәрешләр булу аркасында тоткарлану килеп чыккан. Ни кызганыч, хезмәт хаклары барлык укытучыларныкы да 30 процентка артмаган. Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучыларга гына тәтегән мондый бәхет. Ләкин шуңа...
-
19 октябрь 2011 - 06:07Хәтер көне15 октябрь көнне Бөгелмәбезнең үзәк мәчете ашханәсендә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу мәҗлесе узды. Хәтер мәҗлесе киң колачлы булып, анда татар зыялылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, мәчет әһелләре - барлыгы 100ләп кеше катнашты. Хәзрәтләрнең тирән эчтәлекле вәгазьләре, зыялыларыбызның милләт язмышы, татар тарихы турындагы чыгышлары...
-
19 октябрь 2011 - 05:50Мөнәсәбәтләр аныкланды14 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең хакимият бинасында "Татарстан Республикасында хакимият органнары һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре эшчәнлеге" дигән темага киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты аппараты җитәкчесе Ю.Камалтынов, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе М.Моратов, Түбән Кама шәһәре мэры А.Метшин, хакимият вәкилләре, мөхәррирләр катнашты. Сөйләшүдә чыгыш ясаган вәкилләр: республиканың...
-
19 октябрь 2011 - 05:44Татарлыгыбызны исбат итик!Җәмәгать, ни өчен "Бөгелмә авазы"ның тиражы бик кечкенә? Бу сорау бер мине генә борчымыйдыр, әлбәттә. Мин - татар дип йөргәннәр әлеге проблемага һич кенә дә битараф түгелләрдер, мөгаен, чөнки тиражның артуы турыдан-туры безгә - Бөгелмә җирлегендә яшәүче милләттәшләребезгә бәйле. Бу - бәхәссез. "Бөгелмә авазы"на язылу, аны уку - телебезне саклау,...
-
19 октябрь 2011 - 05:35Калабыз горурлыгыБөгелмә шәһәренең начар ишетүче балалар интернат-мәктәбендә грек-рим һәм ирекле көрәш буенча Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә үткән 2011 елның Европа чемпионатында җиңү яулап кайткан егетләребезне хөрмәтләү тантанасы узды. Анда безнең өч көрәшче: Эдуард Ширазданов, Андриан Щербан һәм иң яше Рим Зиннуров илебез данын яклап кайтты. Бу егетләрнең икесе инде мәктәпне тәмамлаган, ә...