Бөгелмә авазы

19 октябрь 2011 яңалыклары

  • 19 октябрь 2011 - 10:48
    Елның яшь профлидеры
    8 октябрь көнне Казанда "Татарстан Республикасының яшь профсоюз лидеры - 2011" бәйгесе узды. Якташыбыз Ольга Глазова анда мактаулы I урынны алды. Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА, муниципалитетның матбугат хезмәткәре. Дәүләт учреждениеләре һәм хезмәт күрсәтү оешмалары профсоюзлары республика комитеты тарафыннан оештырылган бу бәйгенең максаты - профсоюз эшенә яшьләрне җәлеп итү, җитәкче органнарга резервка яшьләр...
    423
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 09:45
    Берничә мәзәк
    Стадионда икәү сөй­ләшә: - Миңа әнә теге - муенына кызыл яулык ураган йөгерешче ошый. - Яулык түгел бит ул. - Ә нәрсә? - Теле. * * * Медкомиссиядә: - Син, димәк, флотта хезмәт итәргә уйлыйсың? Ә йөзә беләсеңме соң? - Ә нигә йөзәргә? Флотта корабль беткәнме әллә? * * *...
    403
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 09:22
    Эш качмас...
    Иремнең туган авылында бик тә кызык кушаматлы гаиләләр бар. Шуларның бер-икесе турында сезгә дә сөйлим әле. Хөсәен һәм Мирзаян абыйлар урманга утын кисәргә барганнар. Аз гына эшләүгә, яңгыр ява башлаган. Чыланып беткәннәр болар. Шунда берсе: "Эш качмас, ашау качар", - дип әйтеп куйган. Яңгырдан ышыкланып, агач төбенә барып утырганнар һәм...
    424
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 09:17
    Театр сезоны ачылды
    12 октябрь көнне Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 77 нче сезонын ачып җибәрде. Руслан ҖӘЛӘЕВ. Спектакль башланыр алдыннан театр директоры Владислав Юдин тамашачыларны узган сезондагы эшчәнлекләре белән таныштырды: артистлар барысы 280 тапкыр сәхнәдә уйнаганнар, аларның уенын 40 меңнән артык кеше тамаша кылган, 7 премьера куелган, күрше...
    493
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 06:45
    Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар билгеләнде
    2008 елдан, ягъни күпкатлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 6600 күп­атлы йортны төзекләндерүгә 24,6 миллиард сумлык финанс чаралары тотылган. Республикадагы күпкатлы йортларның 42 процентында яшәү шартлары яхшыртылган дигән сүз бу. Әлфия МОСТАФИНА. Әлеге саннар һәм фактлар 13 октябрьдә Татарстанда "Торак-ком­му­­­наль хуҗалыгын ре­­­­­формалаштыруга яр­дәм фонды...
    485
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 06:37
    Бергәләп хәл итик!
    20 октябрь көнне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Георгиевич Сидоров Әлмәт шәһәрендә Әминов урамы 9 нчы "а" йорт адресы буенча гражданнарны кабул итәчәк. 8(8553) 33-03-26, 33-03-27 телефоннары аша алдан язылып кую кирәк. * * * 25 октябрьдә Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Сабурская һәм Россия...
    475
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 06:12
    Армиягә – банк картасы белән
    Быел көзге чакырылыштан башлап, 1 ел­­­га хезмәткә китүче Татарстан егетләренә, хәрби хезмәткә китүче сумкасы һәм кесә телефонына өстәп, банк картасы да биреләчәк. Гомумән, "ВТБ-24" банкы картасы бөтен Россия буенча хәрбиләрдә кулланылышта булачак, димәк, һәрбер хәрби частьта аның банкоматлары торачак. Әлеге банк карталарына рядовойлар хисабына аена - 400 сум, сержантларга 500...
    464
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 06:10
    Борчылу урынсыз
    Укытучыларның хез­мәт хаклары бу айда берничә көнгә тоткарланган. Бу турыда кайгырмаска киңәш ителде. Алдагы айларда мондый хәл кабатланмаячак. Укытучыларның хезмәт хакын арттыру программасы буенча үзгәрешләр булу аркасында тоткарлану килеп чыккан. Ни кызганыч, хезмәт хаклары барлык укытучыларныкы да 30 процентка артмаган. Яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укытучыларга гына тәтегән мондый бәхет. Ләкин шуңа...
    483
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 06:07
    Хәтер көне
    15 октябрь көнне Бөгелмәбезнең үзәк мәчете ашханәсендә 1552 елда Казанны саклап шәһит киткәннәрне искә алу мәҗлесе узды. Хәтер мәҗлесе киң колачлы булып, анда татар зыялылары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, мәчет әһелләре - барлыгы 100ләп кеше катнашты. Хәзрәтләрнең тирән эчтәлекле вәгазьләре, зыялыларыбызның милләт язмышы, татар тарихы турындагы чыгышлары...
    514
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 05:50
    Мөнәсәбәтләр аныкланды
    14 октябрь көнне Түбән Кама шәһәренең хакимият бинасында "Татарстан Респуб­ликасында хакимият органнары һәм гам­мәви мәгълүмат чаралары вәкилләре эшчәнлеге" дигән темага киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты аппараты җитәкчесе Ю.Камалтынов, ТР матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе М.Моратов, Түбән Кама шәһәре мэры А.Метшин, хакимият вәкилләре, мөхәррирләр катнашты. Сөйләшүдә чыгыш ясаган вәкилләр: республиканың...
    486
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 05:44
    Татарлыгыбызны исбат итик!
    Җәмәгать, ни өчен "Бөгелмә авазы"ның тиражы бик кечкенә? Бу сорау бер мине генә борчымыйдыр, әлбәттә. Мин - татар дип йөргәннәр әлеге проблемага һич кенә дә битараф түгелләрдер, мөгаен, чөнки тиражның артуы турыдан-туры безгә - Бөгелмә җирлегендә яшәүче милләттәшләребезгә бәйле. Бу - бәхәссез. "Бөгелмә авазы"на язылу, аны уку - телебезне саклау,...
    485
    0
    0
  • 19 октябрь 2011 - 05:35
    Калабыз горурлыгы
    Бөгелмә шәһәренең начар ишетүче балалар интернат-мәктәбендә грек-рим һәм ирекле көрәш буенча Әрмәнстанның Ереван шәһәрендә үткән 2011 елның Европа чемпионатында җиңү яулап кайткан егетләребезне хөрмәтләү тантанасы узды. Анда безнең өч көрәшче: Эдуард Ширазданов, Андриан Щербан һәм иң яше Рим Зиннуров илебез данын яклап кайтты. Бу егетләрнең икесе инде мәктәпне тәмамлаган, ә...
    465
    0
    0
Реклама