Бөгелмә авазы

Заводның киләчәге – бүгенге көндә

"Бөгелмә электр насослары заводы" ачык акционерлык җәмгыяте (кыскача "БЭНЗ" ААҖ) 1962 елда оештырыла, нефть чыгару өчен батырма җиһазлар: электр насослары, двигательләр, газ сепараторлары, гидросаклагычлар, төрле җиһазларга запас частьлар һ.б. җитештерә. 40 елдан артык инде завод Россиядәге барлык җитештерүчеләрнең батырма нефть җиһазларын капиталь ремонтлау белән дә шөгыльләнә. Россиядә һәм БДБ дәүләтләрендә...

Әңгәмәдәш -
Әлфинур Шәвәлиева.

- Александр Иосифович, сүзне Компаниянең якын киләчәккә планнары турында сөйләшүдән башлыйк әле...
- Киләчәккә зурдан кубып планнар кора башлаганчы, башта иртәгәсе көнне ышанычлы рәвештә "йөгәнләп алу" кирәк, диләр. Безнең исә нефтьне чыгаруга бәйле җир асты, шулай ук җир өсте эшләрен тәэмин итәр-лек продукция җитештерүне көйләп җибәрәсе бар. Россиядә нефтьнең 70 проценттан артыгы үзәктән кудырыла торган электр насослары ярдәмендә чыгарылуны истә тотсак, предприятиенең продукция җитеште-рүчәнлеге актив үсә баруын, киңәюен күз алдына китерү кыен түгел.

Нефть алуның икенче ысулы, билгеле булганча, штанг насослары ярдәмендә башкарыла, без андыйларны җитештерүне дә үзләштереп, берничә компаниягә сынау өчен тәкъдим иттек инде.


Өченче ысул - винтлы алым. Сүз уңаеннан, бу һәм башка ысуллар белән чыгарыла торган нефть күләме Россиядә нибары 5 процент тәшкил итә, төп өлеше алда әйтелгән ике ысул белән табыла. Киләчәктә җитештерү циклын тулысынча төгәлләү өчен кабель заводы төзергә ниятлибез. Бу фикер хәзер ныклап өйрәнү стадиясендә, алдагы елда проектны гамәлгә ашыру өчен кулдашлар эзлибез.

- Яңа базар шартларына яраклашу җәһәтеннән заводта ниләр эшләнә?

- Аякка яңа гына басып килүгә карамастан, уңышлы адымнарыбыз бар инде. Агымдагы елның 11 маеннан, мәсәлән, без "УАЗ" һәм "ВАЗ" автомобильләре өчен запас частьлар да ясый башладык. Кою цехы бу юнәлештә аена 15-20 миллион сумлык продукция җитештерергә планлаштыра, ассортимент
25-27 әйбердән торачак. Моның өчен бернинди өстәмә чыгымнар да сарыф итмәдек, булган җиһазларга исәп тоттык. Базар ихтыяҗларын өйрәнеп, мөмкинлекләрне барлап алындык бу эшкә. Әлеге өлкәне яхшы белүче белгечләр тырышлыгы зур роль уйнады, бусы бик мөһим нәрсә.
- Компания үсеше кадрлар политикасына турыдан-туры бәйле дип әйтүегезме?

- Сүз дә юк, квалификацияле кадрларга таянабыз. Стратегиябез шундый. Шуңа күрә дә, өстәп түләү юлы белән, арадаш белгечлекләр үзләштерергә ярдәм итәбез, бу исә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирә. Кирәк булса, башка төбәкләрдән дә белгечләр китертәбез. Машина төзүчеләр техникумы студентларын практикага чакырабыз. Кадрларны шул рәвешле дә әзерлибез. Узган ел югары уку йортларын тәмамлаган 10 яшь белгеч килде, быел да 20ләп кеше алырбыз дип ниятләп торабыз.

Моннан тыш, хезмәткәрләрне чит илләргә стажировкага да җибәрәбез. Япониягә, мәсәлән. Технологик җиһазларны шуннан алабыз бит. Аннан кайтарылган станокларны хезмәтләндерү һәм озату буенча безнең предприятие базасында сервис үзәге булдыру турында японнар белән сөйләшүләр алып барабыз.

- Соңгы сорау: сервис хезмәтен җәелдерү турында да әйтеп узсагыз иде?

- Саратовта сервис предприятиесен эшләтеп җибәрүнең беренче этабы төгәлләнде. Бораулау эшләре көньякка таба хәрәкәт итә, без дә шул юнәлештә барачакбыз: Саратов, Волгоград, Әстерхан өлкәләренә йөз тотабыз. Хәзер насослар, двигательләр, кабель продукциясе, трансформаторлар сату-алу турында нефть чыгару компанияләре белән килешүләр төзибез. Быел 20-30лап скважинаны хезмәтләндерүгә алу планлаштырыла.
Икенче этапта Нефтеюганскида зур сервис үзәге төзү күздә тотыла. Ул төрле нефть компанияләренең 4 меңгә якын скважинасына җиһазлар прокатлау белән мәшгуль булачак. Төзелеш быел декабрьдә башланачак, алдагы елда үзәк сафка басарга тиеш.

Батырма нефть җиһазлары сервисы үсешенең өченче этабында Россиядән читтә эш башланачак. Әле ике ел элек кенә "БЭНЗ" турында бик азлар гына белсә, бүген инде, әйтик, Азәрбайҗанда Бөгелмә заводы продукциясеннән файдаланалар. Аларга "ОРИОН" җәмгыятенең җитештерү процессына идарә итә торган станцияләре 2010 ел башыннан бирле озатыла. Киләчәктә Казакъстанда активлыкны арттырачакбыз, анда да нефть чыгаручы предприятиеләрнең яртысы диярлек безнең җиһазларны куллана.

Ерак чит илләр белән дә эшләячәкбез. Сирия, Иран, Мексика белән сөйләшүләр алып барабыз инде. Аларга тәкъдим итәрлек уникаль эшләнмәләребез бар. Заводның 50 проценттан артык продукциясе экспортка китеп бара, шундый нисбәтне саклап калырга телибез дә.

Сүз соңында шуны билгеләп үтәсем килә, завод тарихында җитештерү күләменең һәм эшлекле элемтәләр дәрәҗәсенең мондый күтәрелеш кичергәне юк иде әле.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар Сезгә!


Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: