Бөгелмә авазы

Заманы өчен колхозыбыз бай булган ич

Ә икмәк, колхозның шул елда алган уңышының ничек булуына карап, бер хезмәт көненә 0,1 - 0,2 килограммнан башлап, уңыш яхшы булган елларда 0,5 килограмм тәшкил итә һәм бик сирәк елларда гына 1 килограммга да җиткән. Колхозның акчалата табышына бәйле рәвештә, сирәк елларны гына акча бирү исемлеге төзелә торган булган. Ашлык...

Ә икмәк, колхозның шул елда алган уңышының ничек булуына карап, бер хезмәт көненә 0,1 - 0,2 килограммнан башлап, уңыш яхшы булган елларда 0,5 килограмм тәшкил итә һәм бик сирәк елларда гына 1 килограммга да җиткән. Колхозның акчалата табышына бәйле рәвештә, сирәк елларны гына акча бирү исемлеге төзелә торган булган. Ашлык уңышына һәм акчалата табыш алуга карап, ел ахырында йомгак ясала һәм колхозчыларга хезмәт хакы бирелә. Акчалата хезмәт хакын бирү дә шул ук эшләгән бер хезмәт көненә тиенләп билгеләнә һәм еллык табыш буенча 8 тиен, 10 тиен, хәтта 12 тиен дә булгалаган.
Шуны әйтергә кирәк, колхозчы, гомер буена бер көн дә ял итмичә эшләсә дә, картайгач, аңа пенсия билгеләнмәгән.
Үз хуҗалыгында мөһим эше яки барасы җире булганда, колхозчы бригадирдан сорап, эштән кала алган, ләкин "атнаның шушы көне сезгә ял" дигән закон булмый. Устав нигезендә, һәр колхозчы елына "минимум" 250 - 280 чыгыш көне ясарга тиеш булса, "максимумы" 365 көннән арта алмый. Отпуск дигәннәре 1967 елга кадәр беркемгә дә бирелмәгән.
1967 елдан башлап, колхозчының хезмәтенә акчалата түләү башлана һәм колхозчыга икмәк колхоздан дәүләт бәясе белән сатып бирелә башлый. Бу инде ил тарихында зур алга китеш булып санала.
1964 елдан колхозчыга пенсиягә чыгу яше билгеләнә һәм аларга пенсия түләнә башлый. Хатын-кызлар - 55 яшьтән, ирләр 60 яшьтән пенсиягә чыгалар. Картларга бирелә торган пенсиянең күләме айга 9 тәңкә тәшкил иткән. 1971 елда инде пенсиянең күләме 20 сумга кадәр күтәрелгән.
1941 елның 22 июнендә, илебезгә ба-сып кергән фашистлар Германиясенә каршы Бөек Ватан сугышы башлангач, колхозларда эшче көчләр бөтенләй
диярлек калмый. Сугыш елларында Татар Димскәе авыл Советыннан фронтка 500гә якын кеше киткән. Камышлы, Сула колхозларыннан бердәнбер булган, ә Куйбышев исемендәге колхоздан соңгы 2 машина да шоферлары белән фронтка алына. Колхозчылар, районнан наряд килгән саен, иң яхшы атларны сугышка озатырга мәҗбүр булалар. Сугыш елларында колхоздагы барлык эш хатын-кызлар, үсмер балалар һәм картлар җилкәсенә кала. Алар көнне төнгә ялгап эшлиләр, бала тапкан аналарга, авыру кешеләргә дә ташлама ясалмый. Хезмәт көненә акча бирү булмый, бары тик чыгыш көне языла. Ашлык урганда кашык белән он бирәләр, 1 көнгә - 1 кашык. Шырпы, тоз алтын бәясе торган. Шырпы урынына учактагы күмерне сүндермичә саклыйлар, сүнсә, урамда кемнең морҗасыннан төтен чыга, шулардан соскыга салып, утлы күмер алып кайтып, казанда үлән чәе кайнаталар. Утынны хәзерге кебек барып, кисеп алып кайту булмаган - урманга барып, агач башындагы корыган ботакларны ыргак белән тартып төшереп, җәен - бәләкәй арбага, кышын чанага салып, сөйрәп кайта торган булганнар. Агачны кисеп алсаң, штраф салынган. Аякка кияргә булмаганга, юкә кабыгыннан чабата ясаганнар. Юкә кабыгын да төнлә генә, лесник күрмәгәндә урлап алып кайтканнар. Ул чагында икмәкләрне жатка, лобогрейка белән урып җыю, молотилкаларда сугу, веялкаларда һәм кул көче белән җилгәрү һәм иләү-чистарту, атлар белән дәүләткә дигән икмәкне Бөгелмә элеваторына илтү эшләре башкарыла торган булган. Яз көне җирләрне ат белән сөрү-тырмату эшләренең һәр төре картлар күзәтүе астында яшүсмерләрнең, мәктәп укучыларының җилкәсенә төшә. Укытучылар, авыл хезмәткәрләре көндез дә, төнге сменада да молотилка белән сугу, чистарту эшләрендә катнашалар.
Зур көч куеп игелгән, сугылган, чис-тартылган барлык икмәк, чәчүлек орлыгы дәүләткә тапшырылган. Яз җиткәч, карлы-бозлы суга бата-бата, хатын-кызлар, бәләкәй чана тартып, чәчүлек орлыкны Ютазы станциясеннән алып кайтканнар. Атлар бары тик җир эшкәртүгә, кырга тирес чыгарырга гына җигелгән. Атлар җитмәгәнлектән, Камышлы, Сула авылларында үгезләрне, сыерларны өйрәтеп, арбага җигә башлаганнар. Язгы чәчүдә атлар җитешмәгәч, тырмату эшенә колхозчыларның савым сыерларын да җигәргә туры килгән. Кыш буе җитәрлек ашамыйча, ялсыз эшләгән атлар язын буразнада егыла торган булганнар.
Мәктәптә укулар, көзге эшләр бераз кимегәч, октябрь аенда гына башланган. Укытучылар коллективы җәйге ялларын мәктәпләргә кышлык утын әзерләп, колхоз эшендә эшләп уздырганнар. Бу эшләрдә бөтен авыл халкы, бер сүз әйтмичә, карышмыйча эшләгән. Эшләгән өчен ашарга колхоздан берни дә бирелмәгән. Даими эштә эшләүчеләргә генә бер тапкыр көндезге аш оештырыла торган булган. Язга чыкканчы, бик күп авыл кешесенең базында бәрәңгесе дә беткән. Кар эри башлау белән, авыл халкы, ачтан үлмәс өчен, кырда калган башакларны, бөртекләрне, туңган бәрәңгеләрне чүпләргә мәҗбүр булган. Алар туң бәрәңгене чистартып киптереп, бәрәңге кәлҗемәләре пешереп, тамакларын туйдырганнар. Ашлык бөртекләрен шулай ук киптереп, кул тегермәнендә тартып, умач уганнар.
Механизаторлар фронтка китү сәбәпле, комбайннарга хатын-кызлар утырган. Мәсәлән, Гыйльми Исхакова, Маһирә Миңнуллина, Камилә Миңнегәрәева, Зәйтүнә Галләмова, Гасыймә Садыйкова, Сәлимә Дәү-ләтбаева сугыш елларында һәм аннан соңгы авыр елларда "Коммунар" исемле тагылма комбайннарда ашлык урганнар.
Укытучылар, мәктәпләрдә дәресләр бетү белән, радиодан яңа тапшырылган "Совинформбюро" хәбәрләрен халыкка җиткерү өчен, басуларга ашыкканнар. Алар төнге сменаларда ындыр табагында молотилка белән ашлык сугуда, чистартуда колхозчылар белән бергә эшләгәннәр. Тылдагылар өчен тормыш шулай түзә алмаслык авыр булган. Әмма авыл кешеләре, Бөгелмә юлына карап, фронттан әтиләрен, улларын, туганнарын көткәннәр. Аларның теләкләре бер генә булган: берүк исән-имин кайтсыннар...
Тик... сугышка киткәннәрнең күп-челегенә, яңадан авыл күпере аша узып, авыл урамына аяк басарга язмаган була шул...
Сугыштан соң колхозны аякка бас-тыру чоры авыл халкы өчен өстәмә сынау була. 1946 елгы корылык тагын ачлык, тагын үлем, кайгы-хәсрәт алып килә. Сугыштан исән кайтучылар һәм яшүсмерләр исәбенә авылда эшче көчләр бераз өстәлгәч һәм елдан-ел авыл хуҗалыгына машина да, техника да кайта башлагач, вак колхозлар яңадан эреләндерелгән. 1950 елда Чулпан колхозы - Пушкин исемендәге колхозга, Ирекле колхозы Камышлыга кушылган.
1951 елда Каганович исемендәге, Пушкин исемендәге һәм Сталин исемендәге колхозлар Куйбышев исемендәге колхозга берләшкәннәр. Ягъни ул авыллар колхоз бригадалары булып калган. 1951 елга авыл Советы буенча 3 колхоз - Куйбышев исемендәге, Камышлы, Сула колхозлары (рәисләре - Рәхмәтулла Хасиятуллин, Әхмәтвәли Әхмәтов, Нигъмәтулла Гатиятуллин) калган.
Игеннәрдән уңыш алу буенча Камышлы һәм Сула колхозлары сугышка кадәр һәм сугыш елларында да Баулы районында алдынгылар рәтен-дә саналган. Аларда хезмәт дисциплинасы яхшы куелган була. 1950 елларда Димскәй һәм Сула елгаларында ГЭС төзелә. Шулай итеп, дүрт авыл электр белән яктыртыла башлый. Өйләр һәм терлек фермалары караңгы төшкәч төнге 11гә кадәр яктыртылган.
1959 елда авыл Советы буенча эреләндерелгән бер колхоз - Куйбышев исемендәге колхоз кала. Колхоз рәисе итеп Салих Әхмәтов сайлана. Ул 1959 - 1981 елга кадәр идарә итә. Бу елларда колхоз нык күтәрелә. Терлекләрнең баш саны арта, сарык, кошчылык фермалары яңадан төзелә. Авыл халкының тормышы яхшыра.
Ленар Исмәгыйлев 1981 - 1986 елларда рәислек итә. Бу вакытта колхозда яшләр күпләп кала, алар өчен яңа йортлар, балалар бакчасы, көнкүреш хезмәтен күрсәтү пункты һәм кунакханә төзелә.
Илдә үзгәртеп кору чоры башлана. Бу вакытта колхоз белән Бөгелмә кешесе Рәшит Хафизов (1986 - 1993) җитәкчелек итә.Илдәге төсле үк колхозда да тәртип йомшара, җитәкчеләр тарафыннан колхоз малын талау башлана. Колхозчы еллар буе хезмәт хакын алмый һәм, эш эзләп, авылдан китә башлый. Бу күренеш бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
Колхоз тарихын өйрәнү эше әле төгәлләнмәде. Минем, колхозчыларның тормышына тирәнрәк тукталып, һәрбер вакыйганы киңрәк яктыртасым килә. Алда куелган сорауларыма өлешчә җавап таптым дип уйлыйм. Минемчә, күпме тырыш кешене авылдан сөреп, аларның байлыгын колхозга алып, авырлык белән төзелгән хуҗалыкны нигезенә кадәр җимерү кирәк булмагандыр. Рус халкы: "Ломать - не строить", - ди. Безнең халыкта исә "Җиде кат үлчә, бер кат кис" дигән әйтем бар. Мин унике яшьлек акылым белән моны аңлаганны, ил белән җитәкчелек итүче абыйлар моны аңламый микәнни?
Фәридә ХӘЙБУЛЛИНА,
Татар Димскәе мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: