Бөгелмә авазы

Йөрәк һаман унсигездә...

Гомерләрнең иң бәхетле Сәгатьләре суккан гына… Бер карасаң, инде туксан! Бер карасаң, туксан гына… Туксан бит ул - тик сан гына… Йөрәк һаман унсигездә, Йөрәктәме?! Тулпар анда! Унсигез дә юктыр әле... - дигән мәшһүр шагыйрь һәм аның сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Ник дигәндә, яшәгән саен яшисе килә, якты тормышлардан...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.


Ноябрь урталарында үзенең күркәм гомер бәйрәмен шәһәребезнең Подстанция районында яшәүче Мөнирә апа Шәрифуллина билгеләп үтте. Бәхетле картлык дими ни дисең инде, янында балалары, оныклары - барысы да аны туган көне белән тәбрик итәләр. 90 ел гомер бер мизгелдәй үткән дә киткән. Әйтүе генә җиңел, әлеге 90 елда нинди генә авырлыклар күрмәгән дә, нинди генә югалтулар баштан кичмәгән. Әмма татар хатын-кызы барлык авырлыкларны да зур сабырлык белән кичәргә өйрәнгән шул, аның әҗере булып, тыныч, бәхетле картлык килгән.

Реклама

Менә шулай тыйнак кына, матур гомер иткән Мөнирә апабыз. Әлбәттә, аның баштан кичкәннәре, тормышы турында озын хикәяләр, романнар язарга булыр иде, мондый искиткеч бай тормыш тәҗрибәсе туплаган "аяклы энциклопедияләр" ул чаклы күп түгел бит инде хәзер. Шуңа күрә андыйларны күрә белергә, олыларга кирәклеге бәхәссез. Шәһәребездә эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел апа Гәрәева менә шундыйлардан дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Әйе, Подстанция районында яшәүче өлкәннәребез һәрдаим аның күз уңында. Әлбәттә, 90 яшен тутырган Мөнирә апаның күркәм гомер бәйрәме дә тынгысыз җитәкче - Сөмбел апабыз игътибарыннан читтә калмаган. Юбилярны бик тә үзенчәлекле итеп котлау җаен тапкан ул, бәйрәм чарасы исә Бөгелмә электр челтәре ашханәсендә үткәрелде. Шәһәр ветераннар советы вәкилләре бердәм килеп, Мөнирә әбиебезне тәбрик иттеләр, бәхетле гомер теләделәр. Өстәлнең түрендә утырган юбилярыбыз (рәсемдә) бигрәкләр дә бәхетле иде ул минутларда, чөнки аны җәмәгать зурлый, ләбаса.
"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дип, юкка гына әйтми шул халкыбыз. Мөнирә апабызны зурлаганнары, күрсәткән игелекләре өчен әлеге чараны оештыручыларны Аллаһы Тәгалә үзе зурласын дияргә генә кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: