Бөгелмә авазы

Җәйләр җәйлик, кышлар кышлыйк – кулыбыздан каләм төшмәсен!

Мәхтүмә апа Әхмәт кызы Галләмова исемен телгә алуга, ирексездән шундый уйлар килә. Чөнки без белгән Мәхтүмә апа гомер-гомергә каләмне юлдаш итеп, үткен сүзе, кыю фикере белән көрәш алып барган зат ул.

Тумышы белән Әлмәт районы Мактама авылыннан булган, Бөгелмәнең башта – башлангыч татар мәктәбендә, аннары урта белем бирүче 3нче татар мәктәбендә белем алган, 1951 елда Казан педагогия институтын тәмамлап, гомер буе математика укыткан педагогик хезмәт ветеранын безнең газета укучыларның күпчелеге “Бөгелмә авазы”ның актив хәбәрчесе, шагыйрә буларак беләләр.

Кайберәүләр кебек читтә

Йөрмибез рәхәт эзләп.

Туган-үскән җиребездә

Яшәве үзе рәхәт, – дип яза Мәхтүмә Әхмәтовна үзенең бер шигырендә. Әйе, күңелеңдә халкыңны, милләтеңне сөю хисе дөрләп янса, шушы юлда иҗтиһат итсәң, яшәү мәгънәле һәм рәхәт шул ул. Бигрәк тә, туган, үз иткән төбәгеңдә якташларың өчен тырышсаң.

Төп һөнәре буенча иҗтиһат иткән, аннан тыш, җәмәгать эшләре белән дә янып яшәгән, милләт дип җаны көйгән, телне саклау юлында аяусыз көрәш алып барган милләтпәрвәр апабыз дип санарга тулы нигез бар бу Ак әбиебезне. Кайда гына булмасын, татар телен саклау кирәклеге, милләтне күтәрердәй яшьләр тәрбияләү зарурлыгын тәкърарлап, ялкынлы нотыклар тотты, үтемле макәләләр, шигырьләр язды Мәхтүмә апабыз. Бөгелмә төбәгендә “Бөгелмә авазы” – мөстәкыйль газета ачылгач, милли басманы пропагандалап, әбунәчеләр санын арттыру өчен дә күп тырышлык салды ул.

“Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы, Беренче шигырҗләре 1980 елда җирле матбугатта басыла башлаган шагыйрәнең язганнары берничә җыентыкта урын алды, үзенең дә китаплары басылып чыкты.

Җәмәгатьчелек хәбәрчебез, газетабызны һәм безне – анда эшләүче хезмәткәрләрне үз баласыдай якын күреп, шатлыкларыбыз өчен сөенеп, борчу-мәшәкатьләребез өчен көенеп яшәүче каләмдәшебез, “Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы Мәхтүмә апа Галләмовага шушы август аенда 90 яшь тулды.

Юбилеегыз белән Сезне, хөрмәтле Мәхтүмә апа! Хәерле озын гомер сезгә! Сәламәт булыгыз! Күңел көрлеген, хисләр балкышын, каләмегез үткенлеген югалтмыйча, озак еллар шатлык белән гомер итәргә язсын! Иҗади илһам чыганагыгыз саекмасын – елмаеп куярга, моңсуланып та алырга мәҗбүр итә торган яңадан-яңа шигырьләрегезне укып, безләрне һәм газета укучыларыбызны сөендереп яшәргә насыйп булсын!

Ә сезнең игътибарга, хөрмәтле укучыларыбыз, Мәхтүмә Галләмованың төрле елларда иҗат иткән бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез.

 

Татар милләте яшәр!

Язның апреле дә җитте

(Алда – чәчәкле  мае) –

Сагындырып көтеп алган

Габдулла Тукай ае...

 

Милләттәшләр җыелачак

Тукай туган көнендә.

Егерме алтынчы апрель –

Туган тел бәйрәмендә.

 

Шатлыкларны уртаклашу,

Милли проблемаларны

Чишү юлларын билгеләү

Берләштерә аларны.

 

Әйе, бердәмлек булганда,

Татар милләте яшәр!

Бөек Тукай үрнәгендә

Үсәр иҗатчы яшьләр.

 

Тел – милләт сакчысы

“Тел – милләт сакчысы” диеп

Әйтә халык мәкале.

“Теле барның иле дә бар”, –

Дип әйтү дә урынллы.

 

“Татар теле – дәүләт теле”, –

Дибез чирек гасырлап.

Тик урынын ала алмый

Чит телләрдән арынып.

 

Һаман шулай дәвам итсә,

Милләт юкка чыгачак.

“Татар акылы – төштән соң”

Дигәнне аңлаячак.

 

Их, соңга калмыйсы иде –

Чишелеш бит урында!

Яшҗләр дә уйлансын иде

Киләчәге турында!

 

Туган телем

Сакланырга тиешле син,

Туган телем – байлыгым.

Бу дөньяда яшәвемне

Дәлилләүче барлыгын.

 

Әби-бабайлар бүләге,

Ул – мәңгелек мирасы.

Иң кадерле бүләгебез

Яшь буынга каласы.

 

Яраткан газетабыз

Алдагы көнне кайгыртып,

“Бөгелмә авазы”на

Язылыйк, дуслар, калмыйча,

Podpiska азагына.

 

Ни дисәң дә,

Үзебезнең яраткан газетабыз.

Бар яңалык, хәбәрләрне,

Әйе, шуннан укыйбыз.

 

Бездә бердәнбер газета

Туган телдә басыла.

Милләтебезне саклауда

Бик зур көч бу асылда.

 

Уку-язу шөгылебез

Элек-электән килгән.

Һәм бу күркәм гадәтебез

Каныбызга да сеңгән.

 

 “Ана” сүзе – изге сүз

*яки гамәл кылу мәслихәт

(фәлсәфи уйланулар)

Бу дөньяда һәрбер нәрсә

Үзара бәйләнештә.

Чишмә, инешләр, елгалар

Суны диңгезгә илтә.

 

Болар һәммәсе дә җирдә

Океан белән тоташ.

Урманнар, кырлар һәм таулар –

Барысы планетадаш.

 

Ай Җир тирәли әйләнә,

Ә Җир – Кояш тирәли.

Һәм Кояш, үз чиратында,

Әйе, галәмгә бәйле.

 

Очы-кырые күренмәс,

Саный китсәң әгәр дә.

Җирдә яши үсемлекләр

Һәм җан ияләре дә.

 

Ә Кеше кавеме бәйле

Шуларның барысына.

Һәм дә үзара бигрәк тә –

Баласы – анасына.

 

Баланы анадан башка

Авыр күзаллаулары.

Чүплеккә ташлый баласын

Кайбер аяусызлары.

 

Тик андыйларны “Ана” дип

Әйтүе дөрес булмас.

Чөнки “Ана” сүзе изге

Чын Анага гына хас.

 

Бу тискәре күренешләр

Үзеннән-үзе бетмәс.

Кул кушырып утырулар

Һич яхшылыкка илтмәс. 

 

Шушы хакта уйлашырга

Күптән вакыт, җәмәгать.

Уйлашулардан да бигрәк,

Гамәл кылу мәслихәт!

 
 Дөнья матур!

Үзгәрә тормыш, үзгәрә,

Яшәвебез дә үзгә.

Үзгәрешләрнең артуы

Күренеп тора күзгә.

 

Дөнья шулай яратылган

Аллаһы тарафыннан –

Пәйгамбәрләргә тиң чыга

Кешеләр арасыннан.

 

Тормыш катлаулы булса да,

Барыбер дөнья матур!

Кояш белән Ай булганда,

Һәрбер җирдә балкый нур.

 

Кайберәүләр кебек читтә

Йөрмибез рәхәт эзләп.

Туган-үскән җиребездә

Яшәве үзе рәхәт.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: