Бөгелмә авазы

Җылы Аланиядән – Салкын Аланга

Диңгез кичтем, дөнья күрдем... Быел октябрь аенда миңа гомеремдә беренче тапкыр диңгездә су коенырга һәм Төркия илен күрергә насыйп булды. Кайчандыр язмыш биргән барлык сынауларны җиңеп, үзенең мөстәкыйль дәүләтен саклап кала алган бердәнбер төрки җөмһүриятен күптән күрәсем килеп йөри идем инде. Мин булган Анталия һәм Алания шәһәрләре турында "Бөгелмә авазы"...

Диңгез кичтем, дөнья күрдем...

Быел октябрь аенда миңа гомеремдә беренче тапкыр диңгездә су коенырга һәм Төркия илен күрергә насыйп булды.

Кайчандыр язмыш биргән барлык сынауларны җиңеп, үзенең мөстәкыйль дәүләтен саклап кала алган бердәнбер төрки җөмһүриятен күптән күрәсем килеп йөри идем инде. Мин булган Анталия һәм Алания шәһәрләре турында "Бөгелмә авазы" хәбәрчесе Айгөл Шәрәфиева үзенең сәяхәтнамәсендә яктырткан булу сәбәпле ("Бөгелмә авазы"ның 13, 20 октябрьдә чыккан саннарында), минем эш шактый җиңеләйде, кабатланулар булмасын дип, гомуми таныштыру-аңлатмаларга тукталып тормыйча, үз тәэсирләрем турында гына бәян итмәкче булам.

Анталиядә 50 мең ел элек яшәгән кешеләрнең торган урыннары да табылган икән. Барысы да ошады миңа: бөтен җирдә чисталык, матурлык, тормыш муллыгы сизелеп тора. Иң истә калганы - андагы халыкның барысы да хәрәкәттә, нәрсә эшләргә белмичә, тик торучы, бәрелеп-сугылып йөрүче, я аптыраганнан тәмәке суырып басып торучыларны бөтенләй күрмәдем мин анда.

Кайсы гына ноктада булсаң да, төрек әләме җилфердәмәгән-күренмәгән җир таба алмыйсың. Монысы чын патриотлыкны аңлата инде.

Төркиядә тарихка бик зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, заманында Рим империясенең гүзәл хатын-кызы Клеопатра булган анда. Бу вакыйганы хәзер туристларны җәлеп итәр өчен дә, рекламада да рәхәтләнеп файдаланалар. Кызыну урыннары да, банк, ресторан, кибетләр дә аның исемен йөртә.

Шунда үзебезнең Карабаш бистәсе турында уйлап куйдым әле. 1964 елның 10 августында безнең мәһабәт Каравыл тавыбызда заманында дөньяны дер селкетеп торган СССР илбашы Н.С. Хрущёв булып киткән иде. Билгеле ки, бездә бу вакыйга турында хәзергәчә ләм-мим инде. Үзебезне таныту, күтәрү өчен төрле чаралардан, мөмкинлекләрдән файдалана белмибез инде үзебез...

Төркиядә нинди генә ил кешеләрен очратмыйсың?! Диңгез буенда очраткан бер мөлаем-сөйкемле хатын-кызга, танышырга теләп, русча эндәшкән идем. "Спик инглиш?" - диде ул миңа елмаеп. Аңлавын аңладым, әмма җавап кайтара алмадым. Шулай да аптырап калмадым: "Ә син татарча беләсеңме соң?" - дип җиппәрдем үзенә. Бу юлы инде ул җавапсыз калды, аптырап торганын күргәч, үзем белән үзем хәтта горурланып куйдым - мин аны аңладым бит әле, ә ул мине - юк (гәрчә бөтен төрки дөньясы аңлый торган телдә сөйләшсәм дә). Шулай да инглиз телен өйрәнмәгәнемә үкенеп тә куйдым...

Бик ошады миңа Төркия илендә. Әмма чит җирләрдә ничек кенә яхшы булмасын, ун тәүлек узуга, анда бер генә көн дә торасым килми башлады. "Кунакта яхшы, ә өйдә рәхәтрәк", - ди шул халык мәкале дә.

Алган күчтәнәчләрем, сувенирларым шактый җиңел күренгәч, ә очкычка үзең белән 20 килога кадәр багаж алырга рөхсәт ителгәч, "Казанга самолёт буш очмасын әле" дип, Ак диңгез буеннан өч килолап матур ташлар җыеп алдым әле. Вәт болары сувенир, ичмасам!

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ,

Карабаш бистәсе.

Автор фотолары.

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: