Бөгелмә авазы

ЯЗГЫ КӨНДӘ ТЫРЫШСАҢ...

Авыл хезмәтчәннәренең иң җаваплы чоры: язгы чәчү эшләре бара. Һава шартлары әйбәт булганда, алар, ял һәм бәйрәмнәр белән хисаплашып тормыйча, көнне төнгә ялгап эшлиләр.


Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте
җитәкчесе.
Автор фотосы.
Әлфинур Шәвәлиева
тәрҗемәсе.

Өченче ел инде Бөгелмә районында җирне чәчүлекләр сыйфатында арендага алучы "Татагро" җәмгыяте кырларында эш тулы куәткә бара. Оешканлык сизелеп тора. Культуралар әйбәт булып шытып чыксын өчен бөтен уңай алшартлар да тудырылган.

Аграрийлар техник һәм сабан культуралары үстерү белән шөгыльләнә. Агымдагы елда Бөгелмә районы җитәкчелеге отышлы шартларда инвесторларга 15 мең гектардан артык җирне ышанып тапшырды(3,5 мең гектары - бодай, 2,1 мең гектары - рапс, 6,9 мең гектары - көнбагыш, 3 мең гектары арпа игү өчен). Белгечләр күп кенә авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен Бөгелмә районының климат шартлары да көйле, туфрагы да туры килә дип саныйлар. Бөгелмәдә һәрбер инвестор район җитәк-челеге тарафыннан хуплау табачак, ярдәм тоячак.

"Татагро" компаниясенең өч бригадасы бу көннәрдә арпа, бодай, рапс һәм көнбагыш чәчү белән мәшгуль. Искәндәр Бадыйков бригадасы Ефановка авылыннан ерак түгел басуда эшли. Алар карамагында - заманча 4 чәчү агрегаты. Берсен Илнур Гарипов "иярли" (рәсемдә). Безнең районда ул беренче елын гына эшли, ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә гомуми эш стажы биш елдан артыграк икән. "Хәзер иң мөһиме - чәчүне вакытында башкарып чыгу, - ди ул. - Көннәр әйбәт торганда, һәр минут кадерле. Көнгә 80 - 100 гектар мәйданда чәчәбез, вакытны кулдан ычкындырмабыз дип ышанам. Ә аннары яңгыр явып үтсә дә яхшы булыр".

Бригадир И. Бадыйков әйтүенчә, язгы чәчүне вакытында яхшы сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен районда мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә дә игенчеләр, бер мизгелне дә әрәмгә сарыф итмичә, ихлас тырышлык белән җир куенына бөртек салалар. Чәчүне май ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: