Бөгелмә авазы

“Ялкын” яктысы

Шушы көннәрдә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасының социаль һәм мәдәни проектлары бәйгесе призерларын бүләкләү тантанасы булып үтте. Бәйге беренче тапкыр 2010 елда "Лукойл" һәм "РИТЕК" ААҖ хәйрия фондлары тарафыннан оештырылган иде.

Зоя ГАТИНА.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама

Конкурста коммерцияле булмаган дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, хосусый затлар, күмәк мәгълүмат чаралары катнашты. Жюри каравына 600дән артык проект тапшырылган булган, шулардан 65е җиңүче булып танылды.
Шуларның берсе - Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приюты. Ул "Мобильная информационная станция - как механизм продвижения воспитательной работы с несовершеннолетними, оказавшимися в социально опасном положении, в сельских районах города" дигән проект тәкъдим итте. Авыл җирлекләрендә балалар иминлеге мәсьәләсендә тайпылышларның күплеге, ата-аналар арасында "социаль-педагогик- психологик өлкәләрдә һәм медицина күзле-геннән грамотасызлык" проблемаларының кискен торуын исәпкә алсак, социаль учреждение базасындагы мобиль мәгълүмати станцияләрнең урыннарга барып эшләве авылларда балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Откан грант акчасына "Ялкын"да заманча куәтле компьютер техникасы алырга ниятлиләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: