Бөгелмә авазы

Ягсуп Мортазин иҗаты

Аксакалның хак сүзе "Коръән серләрен" "өйрәндем" Гариф Гобәйдән. Шул гөнаһны ярлыкавын Сорыйм Ходайдан. * * * Ризыкларга талымым юк, Яратам балык ашын. Ык буе сылуларының Берсе бит минем хатын. * * * "Валлаһи" да "билләһи" - Аның яраткан сүзе, Шыр ялганчы икәнен Белми микәнни үзе? * * * Көтүдән киткән...

Аксакалның хак сүзе

 

"Коръән серләрен" "өйрәндем"

Гариф Гобәйдән.

Шул гөнаһны ярлыкавын

Сорыйм Ходайдан.

* * *

Ризыкларга талымым юк,

Яратам балык ашын.

Ык буе сылуларының

Берсе бит минем хатын.

* * *

"Валлаһи" да "билләһи" -

Аның яраткан сүзе,

Шыр ялганчы икәнен

Белми микәнни үзе?

* * *

Көтүдән киткән сыерны

Чыбыркы "куып тота".

Гаиләдән бизгән ирне

Алименты йончыта.

* * *

"Зыялы"лар бар ул татарда,

Бик маһирлар телне ватарга,

"Ассызык"лап кына сөйлиләр,

"Басым ясау" зарур димиләр.

 

Ялгышса, сапер ялгыша

Гомерендә бер генә.

Синоптикларның хатасы

Исәп-хисапсыз менә!

* * *

Авыл булмый иртә-кичен

Азан яңгырамаса,

Чыр-чу килеп, бала-чага

Көтү каршыламаса.

* * *

Тәмәкене ташладым да

Конфет суыра башладым.

- Акча күп китә! - ди хатын.

Миңа нишләргә тагын?

* * *

Теле тәмленең

Күңеле гамьле.

Гамьлеләр белән

Яшәве ямьле.

* * *

Мәшәкать чыгып тормаса,

Туып тормаса эше,

Мәгънәле гомер кичермәс

Фани дөньяда кеше.

Һичбер бәндә хали түгел

Бу дөньяда хатадан.

Тик күчмәсен хаталары

Баласына атадан.

* * *

Гомер юлы сикәлтәле,

Авыр барырга.

Урам юлы түгел бит ул,

"Ямау" салырга!

* * *

Хәвеф-хәтәрләрдән саклый

Күзләрне керфек, кашы.

Бимазаламый аягын,

Акыллы булса башы.

* * *

Очрашканда серле күзләр,

Кирәкми матур сүзләр.

Йөрәкне тик йөрәк аңлый,

Тормышта сирәк андый.

* * *

Бер хәшәрәт кара төндә

Кабер ватып "тәм таба".

Ишетеп бу вәхшилекне,

Бар кавем өнсез кала.

Кырык яңа тулды диеп,

Кызын мактый әткәсе.

Кырык түгел, утыз тугыз

Дип, "төзәтә" әнкәсе.

* * *

Сакланганны саклый диләр.

Саклан: ул-бу чыкмасын.

Үзең абынсаң да ярый,

Читләр төртеп екмасын.

* * *

Кырыслык чигенгән,

Ягымлылык иңгән:

Кызны димләргә дип,

Бүген яучы килгән.

* * *

Борис Ельцин кушкан чакта

Суверенлык "йотмадык".

"Поезд китте". Елап калдык.

Шундый бит безнең халык.

* * *

Белмәгәннәрне сорыйбыз

Ерак Сингапурдан.

Яшәргә өйрәтмәсләрме,

Безнең ният зурдан.

Санкция бармы-юкмы -

Безгә барыбер.

Ургылып аккан елганың

Ике яры без.

* * *

Мәскәү түрәсенә

Кидергәч түбәтәй,

Кул чапты Сабантуй,

Гүя ул - "дәү әтәй".

* * *

Бик сирәк искә алалар

Арба белән чананы,

Нәфесләрен буйлаталар,

Оныталар чаманы.

* * *

Югары менгерәләр

Арттан этеп,

Түбәнгә төшерәләр

Каттан төртеп.

* * *

Эшләп яшәсәң,

Кабармас бүксәң.

Халкың яратыр

Тәүфыйклы үссәң.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: