Бөгелмә авазы

Узганнарда – горурлык, киләчәккә – якты өметләр

Кешеләрнең язмышы күкләрдә язылу хактыр шул. Без генә ул, үзебезчә, тегеләй-болай итәм дип, чәпчибез, планнар корган булабыз, хыяллар белән яшибез, ә язмыш дигәнең алдан ук тәкъдиреңдә язылган юл буйлап сине үзе җитәкләп, салмак кына бара да бара. Ошыймы бу сиңа, юкмы - аның монда эше юк. Язмыш кануннарына буйсынып, ихтыяри-мәҗбүри...

Редакциябез хезмәткәре Әлфия Мостафинаның да шулай үткәннәргә борылып карап, уйланып йөргән көннәре - 15 ноябрьдә күркәм юбилее аның.
1954 елда Актаныш районының Кыркаентүбә авылында укытучы Фазыйлә белән колхоз рәисе Салих агай гаиләсендә дөньяга килә ул. Ачык зиһенле, үткер, акыллы бала була. Төгәл фәннәргә хирыслыгы кечкенәдән ачыла аның. Шуңадыр, урта мәктәпне тәмам-лауга ук, ямьле Сөн елгасы буенда утырган Меңнәр авылына физика-математика укытырга билгелиләр үзен. Кемнәргә диген - югары сыйныф укучыларына, яшьтәшләренә! Сынатмый Әлфия, сүзен дә таба, дәресен дә аңлата, хезмәттәшләре һәм укучылары арасында абруй да казана. Ә тагын бер елдан Казан дәүләт университетының уку иң авыр саналган механика-математика факультетына укырга барып керә. Шаулы-гөрле гамьсез студент еллары башлана. Төгәл фәннәр дөньясында үз урынын табарга, үз эзен салырга омтылып, яратып-кызыксынып укый кыз. Хәтта ул вакыт өчен иң алдынгы өлкә булган - санау-хисаплау техникалары белән эшли торган үзәккә эшкә дә урнаша...
Әмма менә шушы урындадыр, мөгаен, математик булам дип хыялланган кызның язмышы тәкъдирендә язылган, әмма үзе берничек тә күз алдына китерә алмаган юлга борылып кереп китә. Гомер юлдашы булыр егетне - шигърият белән "җенләнгән", илһамлы мизгелләрендә хыяллары белән күкләрдә очып, дәрьяларны колачлап йөзә торган филфак студенты Мәхтүмне очрата ул һәм озак та тормый яшьләр өйләнешәләр, студентлар гаиләсе тулай торак бүлмәсендә яңа тормыш башлап җибәрә.
Бер-бер артлы уллары туа. Яшь әнигә укуын туктатып торырга туры килә. Һәм менә шул чорда гаилә дуслары - Бөгелмәдә "Ленинское знамя" газетасы редакторы итеп билгеләнгән Владимир Изергин Мәхтүм Мостафинны "Ленин байрагы" басмасына эшкә чакыра, үзенең урынбасары булып килергә күндерә. Ике бүлмәле квартир ышандырулары да гаиләне кызыктырмый калмагандыр, билгеле. Шулай итеп, язмыш яшьләрнең планнарына үз төзәтмәсен кертә - 1983 елның көзендә алар моңа кадәр ишетеп кенә белгән, һич таныш булмаган Бөгелмәгә килеп төшәләр һәм, алгарак узып әйтсәк, алар калабыз елъязмасына үз битләрен язалар...
Нәкъ шул елда бу юлларның авторы да "Ленин байрагы"на эш эзләп барып кергән иде һәм анда үзеннән ике генә ел алда укуын тәмамлап киткән Мәхтүм Мос-тафин кул астында эшләячәген белеп, чиксез шатланган иде: кичәге студентның кайсысы гына уку елларын, сабакташларын сагынмый да, алар белән күрешүгә, укыткан укытучыларын, тулай торак тормышын, уку елларын искә төшереп утырырлык, рухына якын кеше белән очрашуга шатланмый икән?!
Ә инде шунда икебезнең дә бер үк йортта, алай гына да түгел, бер подъездда яшәвебез гаҗәеп яңалык булган иде.
Шулай итеп, язмыш безне күршеләр итеп тә куйды. Балалар бергә уйнап үсте. Ул чорда ук мин Әлфиянең улларын һәр нәрсә белән кызыксынучан, зиһенле һәм яхшы хәтерле итеп тәрбияли белүенә соклана идем. Сәгатьләр буе алар белән шөгыльләнеп, үзе кычкырып китаплар укып, аларны да мәктәпкә барганчы ук укырга өйрәтеп, нидер ясап, нидер ватып дигәндәй, әллә нинди мавыгулар таба торган иде ул балаларга (ә хәзер оныклары Ногман, Кәрим белән мәш килә ул). Педагог баласы булуы үзен шулай сиздергәндер инде.
Ә Мәхтүмнең дәртләнеп иҗат иткән чоры, җитәкче вазифасы да вакыт һәм көч сорый, үзе кебек шигъри җанлыларны янына туплап, "Моңсар" иҗат берләшмәсе оештырып, "Наз", "Җизнәкәй" кебек үзешчән сәнгать коллективлары белән якынаеп, бергә-бергә концертлар куеп, иҗади очрашулар оештырып, канатланып эшләп йөргән чагы... Гаиләдәге төп мәшәкать - хатын-кыз җилкәсендә. "Ыһ" та итми күтәрде Әлфия бу сынауларны - чит шәһәргә ияләшүне дә, көннәр буе яшь балалар белән өйдә торуны да, эш сәгате төгәлләнгәч тә әле озак вакытлар өйгә кайтып керә алмаган ирен җылы ризык белән көтүне дә "шулай тиеш" дип кабул итә белде ул. Иҗат кешесенең холкы да, тормыш рәвеше дә үзгәрәк, уй-фикерләре, дөньяны кабул итүе дә икенчерәк бит әле аның.
Әйе, Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне ничек пар итеп кавыштыруына бу гаилә мисалында да сокланып карамый мөмкин түгел: алгысак җанлы, артык хисчән, бик тә йомшак күңелле, бу четерекле тормышта, җитәкче буларак, таш бәгырьлеләр белән очрашырга туры килгәндә авырлыктан куырылып килә торган Шагыйрьне кайчакта күктән җиргә төшереп, дуамал хисләрен йөгәндә тотар һәм каршылыклардан гына торган тормыш юлларында җаны кыйналудан аны ышыклар-яклар өчен нәкъ менә логик фикерләп, сүзен кистереп әйтә белә торган, математик төгәллек белән фикер йөртүче көчле рухлы җир кешесе кирәк тә бит инде ул. Шуларның барысын да күңеле белән аңлап, кирәк чакта төпле киңәше, кирәк чакта юату сүзе, кирәк чакта каты гына әйтеп, акны - акка, караны карага аерып куя белүе белән Әлфия Мәхтүмнең олы таянычы булды да инде. Шул ук вакытта өйдәге дүрт ир-егетне (ирен һәм өч улын: Эльмарын, Эльдарын һәм Булатын диюем) тәрбияләп, кияр киеме, ашар ризыгы турында да даими кайгыртып яшәү үз өстендә булган "математик"ны нәфислек һәм хисләр ташкыны белән сугарып, күпкырлы чагылышта балкырлык итеп әзерләү өчен Әлфиягә нәкъ менә Мәхтүм насыйп булгандыр да...
Алгарак китеп, шуны әйтми калу мөмкин түгел: Әлфия соңрак Мәхтүмнең эшен дәвам иттерүче дә булды. Редакциядә эшләве белән генә дә түгел. Шагыйрь үзе исән чакта ният итеп, инде планга кертелгән булса да, бастырып өлгермәгән китабын быел ул, уллары ярдәме белән, ниһаять, халыкка чыгарды. Әлфия Салих кызы үзе моны: "Юбилеема олы бүләк ясадым", - дип бәяли.
Хәзер, бәлки, гаҗәп тоеладыр, әмма татар газетасында эшләр өчен белгеч таба алмаган чак бар иде Бөгелмәдә. Корректор кирәк булгач, вакытлыча гына дип, редакциягә эшкә урнашты Әлфия. Һәм аның "вакытлыча гына" эшләве менә өч дистә ел дәвам итә инде! "Физиктан - лирикка" диләр аның кебек кешеләр турында. Әмма математикасына барыбер гомере буена тугры булды ул: заман аппаратлары - компьютерны беренче булып ул үзләштерде; җаваплы сәркатип булып эшләгәндә, материалларны урнаштыруда, юллар санауда төгәллеге белән, әлбәттә, аерылып тора. Шул ук вакытта эчке тоемлавы белән шигъри рифма-ритмнарны да тиз бәяли, "аксаган" урыннарын хәзер тотып ала...
Бүген Әлфия Мостафина - редакциянең төп тоткаларыннан берсе. Рәсми төстә "хатлар бүлеге мөдире" булып саналса да, чынлыкта бар эшне дә булдыра торган бай тәҗрибәле белгеч ул. Кайчандыр математик булам дип йөргән кеше бүген инде чын "газетчик" - язу остасы: темасын да таба, язып та бирә, корректураны да белә, кирәксә, компьютерда верстка эшен дә башкара. Газета чыгару эшенең теләсә кайсы өлкәсенә караган сорау белән дә, киңәш-табыш итү өчен дә гел мөрәҗәгать итеп торабыз үзенә. Бүген без - бергә эшләүче хезмәттәшләре дә, тормыш проблемаларын чишүдә аннан ярдәм күргән газета укучыларыбыз да, хезмәтен бәяләп, Әлфия Салих кызы Мостафинага бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәбез. "Мәгърифәт" клубы җитәкчесе буларак актив эш алып баруы да бары тик соклануга гына лаек. Афәрин үзенә.
Юбилеең белән сине, Әлфия! Саулык-сәламәтлектә җан тынычлыгы белән яшәү насыйп булсын. Балаларың да, оныкларың да бары тик бәхет-куанычлар гына китерсен. Барлык изге теләкләрең тормышка ашсын да көтмәгән җирдән, тагын бераз гына булса да, шатлык өстәлеп торсын! Хезмәттән ямь һәм тәм табып, киләчәктә дә озак еллар бергә-бергә иҗат итеп яшәргә насыйп булсын әле!
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Раилә Хафизова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: