Бөгелмә авазы

Тормыш таләбе: яхшы әзерлекле кешеләр кирәк

Җәмгыять үсешендә кеше һәрчак хәлиткеч роль башкаручы фактор булып тора. Юкка гына "Илнең төп байлыгы - аның кешеләре" димиләр. ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та инновацион икътисадны үстерүдә иң мөһим фактор булып КЕШЕ дигән капитал торуына басым ясады. Мәгариф системасына искиткеч зур җаваплылык - илнең киләчәген...

- Валентина Васильевна, бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә килеп кергән сабый, күп еллар мәгариф системасы карамагында булып, мәктәпне тәмамлап киткәндә инде, асылда, үсеп җиткән, шәхес буларак формалашкан була. Аны шәхес итеп үстерү өчен мәгарифкә нинди таләпләр куела? Рәсми тел белән әйтсәк, дәүләт сезнең алга нинди социаль бурычлар билгели?
- Федераль дәүләт белем стандарт-лары безнең алга заман таләпләренә җавап бирерлек мәгариф системасын булдыру бурычын куя. Мәктәпне тәмамлаганда егет-кызлар вәзгыять һәм социаль-икътисади шартлар зур тизлектә үзгәреп торган заманга яраклаша белүче, тормышта лаеклы урынын табарлык, иҗади фикерли, стандарт булмаган алымнар белән эш итә белә торган булырга тиеш. Шуңа да урта белем бирү йортлары балага өзеклексез белем нигезләре бирү генә түгел, ә камиллеккә омтылу, даими хәрәкәттә булу сыйфатлары тәрбияләү, актив тормыш өчен әзерләү бурычын да көн кадагына куя.
- Әлеге максатларга ирешү юнә-лешендә эш алып бару өчен Бөгелмә муниципаль районы мәгариф тар-магының мөмкинлекләре турында әйтеп узсагыз иде?
- Белем бирүгә дәүләтнең һәм социаль заказларны тулы күләмдә башкарып чыгу мөмкинлеге бирә торган барлык төр һәм типтагы инфраструктура гамәлдә: бездә 7 - башлангыч, 14 - төп һәм 16 урта белем бирү мәктәбе эшли, шуларның дүртесендә аерым фәннәр тирәнтен укытыла. Тагын 2 гимназия,
2 лицей, кадет интернат-мәктәбе, 3 коррекцияле белем бирү учреждениесе, 14 - өстәмә, 6 урта һөнәри белем бирү оешмасы бар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре - 57.
- Бүгенге заман укытучысы - һәрдаим камиллеккә омтылучы, эзләнүчән иҗади шәхес. Укытучыларның казанышлары турында сөйләгез әле?
- Укытучы хезмәте - бик авыр, әмма мактаулы һөнәр. Безнең мәгариф системасы тарихында югары исемнәргә лаек булган шәхесләр күп: 36 хезмәткәр - СССР, 4се - РФ, 36 кеше ТР дәүләт бүләкләренә лаек булган. 21 педагогка - "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", 116 кешегә "Халык мәгарифе отличнигы" дигән мактаулы исемнәр бирелгән. 124 кеше - "За заслуги в образовании", 59ы - "Почётный работник общего образования РФ" күкрәк тамгаларына; 191 кеше - Россия һәм 468 кеше Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталарына лаек булган.
Соңгы ике елда республика һәм ил күләмендәге төрле иҗади, һөнәри бәйгеләрдә 400дән артык укытучы катнашты, аларның яртысыннан күбесе җиңүчеләр, призёрлар булды. 350ләп укытучыбыз Татарстанның "Киләчәк" - "Будущее" дип атала торган Мәгариф үсеше стратегиясенең кадрларга кагылышлы проектларында җиңүче булып танылды. Россия "Ел укытучысы" бәйгесенең республика этабында 6 нчы мәктәпнең математика укытучысы На-талья Никонорова - II, 7 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Андрей Воробьёв III урыннарны яуладылар. 2 нче лицейдан Татьяна Журавлёва республиканың "Иң яхшы математика укытучысы" конкурсында шулай ук мактаулы II урынны алды. Андый мисалларыбыз бик күп.
- Заман таләбе нигезендә, мәк-тәпләр хәзер яңа федераль дәүләт белем стандартына күчәләр. Белем бирүнең сыйфатын күтәрү җәһәтеннән бу ни дәрәҗәдә мөһим?
- Мәктәп алдына уйлый белә торган, мөстәкыйль, инициативалы, актив шәхес тәрбияләү бурычы куела. Иң мөһиме - рухи-әхлакый тәрбия. Балага әзер мәгълүмат ташкынын җиткерү генә түгел, аларны белемне мөстәкыйль үзләштерә, тәртипкә сала һәм гамәлдә файдалана белергә өйрәтү мөһим. Кече сыйныф укучылары да команда белән эшли белергә, ягъни социальләшү процессын җитди үзләштергән булырга тиеш. Бөгелмә районының барлык мәктәпләрендә дә башлангыч белем яңа стандарт таләпләре нигезендә бирелә. Быел яңа уку елында бишенче сыйныфларга нәкъ менә шундый программа узган балалар киләчәк. Шәһәрнең биш мәктәбендә, төп программаны укытуда яңа стандартларны сынап карау йөзеннән, пилот проекты буенча эшли башлаячаклар.
- Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнүдә нинди эшләр алып барыла?
- Шәһәрдә 23 ел элек татар гимназиясе ачылган иде, ул милли мәгарифне үстерүнең яңа инновацион оештыру алымнарын гамәлгә ашыру базасы булып тора. Мәктәпләребез Россиянең төрле төбәкләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Рус һәм татар телләре, закон таләпләре нигезендә, бертигез күләмдә укытыла. Дәресләрдә видеоматериаллар, виртуаль китапханә, интерактив такталар, медиадәреслекләр кулланыла. Мондый технологияләр укытучыларга сурәтле презентация, тренажёрлар, тест, кроссворд, медиапроектлар булдырырга мөмкинлек бирә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары барысы да - махсус белемлеләр, 80 процентка якыны югары, I һәм II категория квалификацияләренә ия. 28 пе-
дагог - республиканың "Иң яхшы укытучы", 43е Бөгелмә муниципаль районы башлыгының "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" грантына
ия булдылар. Иң мөһиме, телне сөяләр, эшләрен яратып, мавыгып башкаралар.
Туган тел олимпиадаларында җиңүче-призёрлар саны да елдан-ел арта бара. Мисал өчен, Россия һәм чит илләр мәктәп укучылары арасында узган III Ха-
лыкара олимпиадада быел Карабаш 2 нче урта мәктәбен тәмамлаган Алинә Фәттахова I урын алды, унынчы сыйныф укучысы Эльвина Мингалимова призёр булды. Моннан 17 ел элек оешкан мордва якшәмбе мәктәбендә укучылар бәйге һәм олимпиадаларда 30дан артык тапкыр җиңү яуладылар.
- Мәктәпкәчә белем бирү өлкә-сендә ни хәлләр? Демографик вәзгыять мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү системасына йогынты ясыймы?
- Шәһәрдә һәм районда мәктәпкәчә гомуми үсешне тәэмин итүче - 33, катнаш төрдәге - 11 оешма, 6 балалар бакчасы, шул кадәр үк башлангыч мәктәп-бакча, прогимназия эшли. Аларда барлыгы 6 170 бала тәрбияләнә.
Соңгы елларда балалар санының артуы күзәтелә. Шуңа бәйле, узган ел, республиканың махсус программасы кысаларында, 280 урынга исәпләнгән "Әкият" балалар бакчасы ачылды, тиздән 140 урынлы "Бәләкәч" нәниләрне кабул итәчәк. Балаларның 77,8 проценты учреждениеләргә урнаштырылган (рес-публикада бу күрсәткеч 71,8 процент тәшкил итә). Бездә баланы бакчага урнаштыруда тоткарлыклар юк.
- Хәзер инде олимпиадаларда җиңүчеләрне барлап узсак та ярар...
- Республикабыз бишенче ел рәттән олимпиадаларда җиңүчеләр саны ягыннан Россиядә лидер санала. Бөгелмәдә дә призёрлар саны елдан-ел арта бара. Узган уку елында 64 бала республика бәйгеләрендә җиңү яулады; Татарстан җыелма командасы составындагы 7 укучыбыз Россиякүләм ярышларда танылды. 3 нче мәктәптән Лилия Назарова, 2 нче лицейдан Диләрә Фәрхетдинова белән Никита Карпов - әдәбият, физкультура, биология, ә 16 нчы мәктәп-тән Владимир Осипов белән Ксения Меньшаева - мордва теле һәм әдәбияты, 14 нче татар гимназиясеннән Марат Сабуров, 1 нче мәктәптән Ирина Макарова - тормыш иминлеге нигезләре фәненнән, 2 нче лицейдан Максим Брагин физкультурадан җиңүче булып танылдылар.
- Ә менә быел 6 нчы мәктәпне тәмамлаган Алексей Красников турында аерым әйтү дә урынлы булыр, мөгаен...
- Әйе, Алексей 2012, 2013 елларда физика фәненнән Бөтенроссия олимпиадаларында I урын алды, 2014 елда абсолют җиңүче булды, быел исә кабат
җиңү яулады, өстәвенә, Кытайда узган 16 нчы Азия олимпиадасыннан - көмеш, Һиндстанда узган 46 нчы Халыкара олимпиададан алтын медаль алып кайтты.
Укуда ирешкән аерым уңышлары өчен Россия һәм Татарстан Президентларының махсус премияләренә лаек булды. Аның укытучысы Светлана Киреева үзе дә республика конкурсында "2015 елда иң яхшы физика укытучысы" булып танылды.
- Белем дәрәҗәсенең мөһим күрсәткече булып торган БДИ нәтиҗәләренә дә тукталыйк инде.
- Бу яклап бөгелмәләрнең горурланырга хакы бар, күрсәткечләребез рес-публикадагы уртача күрсәткечтән югарырак. БДИ нәтиҗәләре буенча бездә урта белем турында документ алмый калган укучы юк. Быел 9 укучы рус теле һәм әдәбияты, химия, физика, информатикадан 100әр балл җыйды. Шул ук Алексей Красниковның физика һәм информатикадан - 100, математикадан 96 балл. Ике фәннән берьюлы 100 балл җыючылар республикада дүртәү генә.
- Тагын бер мөһим нәрсә - укучыларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе.
- Без шәһәрнең мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә максатчан эш алып барабыз, балаларга үзен төрле һөнәрләрдә "сынап карау" мөмкинлеге дә тудырабыз. "Профильле укыту" программасы гамәлдә булган 10 ел дәвамында укучыларны үзенең булачак һөнәрен сайлауга җитди һәм аңлы рәвештә якын килергә өйрәтәбез: кечкенәдән үк һөнәрләр белән таныштыра башлау, 9 нчы сыйныфтан алып, бу темага тулысынча җәлеп итү, сәнәгать, геология, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларына йөз тоту. Шулай ук фәнни юнәлеш тә мөһим урын алып тора. Безнең мәктәпләрне тәмамлаган балалар урта һәм югары һөнәри уку йортларына уңышлы барып керәләр.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Уңышлар сезгә!
Әңгәмәдәш - Рәзилә ШАКИРОВА.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: