Бөгелмә авазы

Татар рухлы табиблар

Тешләремне дәваларга дип, поликлиникага юл тоттым. Һәр-кемгә таныш хәл инде, алган талоным белән курка-курка гына 9 нчы кабинетка килеп кердем. Әмма барлык куркуларым юкка гына булган, кабинетта берсеннән-берсе уңган-булган, ихтирамлы-игътибарлы белгечләр эшли икән. Биредәге татар рухы мине иң шатландырганы булды. Хезмәткәрләр үзара да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, авыруларга да аларның ана...

Тешләремне дәваларга дип, поликлиникага юл тоттым. Һәр-кемгә таныш хәл инде, алган талоным белән курка-курка гына 9 нчы кабинетка килеп кердем. Әмма барлык куркуларым юкка гына булган, кабинетта берсеннән-берсе уңган-булган, ихтирамлы-игътибарлы белгечләр эшли икән. Биредәге татар рухы мине иң шатландырганы булды. Хезмәткәрләр үзара да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, авыруларга да аларның ана телендә эндәшәләр. Әллә шуңа инде, бораулау машинасы тавышы да куркытмады үземне, авырту да әллә ни сизелмәде. Бу хәлне мин шәхсән "татар аһәңе" терапиясе дип атар идем. Менә шулай, үзебезнең телдә чиста, дөрес итеп сөйләшүче табиблар белән очраштым да хәйран калдым мин.

Бу турыда яза башлагач, шушы 9 нчы кабинетны бизәүче табибларның үзләре белән дә таныштырып китим инде берочтан. Менә алар: табиблар Кадрия Гобәйдуллина, Миләүшә Зәбирова, шәф-кать туташы Рәмзия Нуретдинова һәм санитарка Гөлфия Шәкүрова.

Тешләребезне генә түгел, туган телебезне дә саклап калуга үзегездән зур өлеш кертүегез өчен зур рәхмәт сезнең барыгызга да, ханымнар. Халык өчен бик тә кирәкле эшегездә һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын.

М.НУРИЕВА.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: