Бөгелмә авазы

Татар хатыйбы

Безнең әдәбият һәм тел өлкәсендә эшләүче галим һәм галимәләребез бихисап. Шуларның берсе - күренекле әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Зәй районының Апач авылында дөньяга аваз салган. Әтисе ягыннан X. Миңнегулов руханилар, морзалар нәселенә...

Әлфинә КӘРИМОВА,
мәгариф ветераны.
Галимнең балачагына, үсмер елларына күз төшерсәк, сугыш еллары балаларына тигән яшәү рәвеше, тормыш-көнкүреше, мәктәптә укулар - боларның берсе дә аны читләтеп узмагандыр.
1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Хатыйпның әтисе Йосыф абзый батырларча һәлак була һәм әнисе Гайнелхәят апа дүрт бала белән ятим кала. Ул, бик авыр шартларда булса да, балаларын укытырга, аларны кеше итәргә тырыша. Хатыйп та башлангыч белемне үз авылларында алганнан соң күршедә генә урнашкан Пидәр (Федоровка) авылында җиде сыйныфны тәмамлый. Аннары үз авылыннан 25 чакрым ераклыктагы Иске Кәшер (Сарман районы) авылына 8 нче сыйныфка юнәлә.
1957 елда үсмер егет урта мәктәпне "яхшы" билгеләренә генә тәмамлап, комсомол юлламасы белән Урта Азия якларына китә. Ике ел чамасы башта Таҗикстанның Ленинабад өлкәсендә - заводта, мамык җыюда, аннан туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли.
1959 елда Казанга килә, шулай итеп, аңа Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем алырга мөмкинлек туа. 1966 елда аспирантурага укырга керә. Бер елдан аны татар әдәбияты кафедрасына укытучы итеп алалар. Кырык елдан артык Х. Миңнегулов шушы кафедрада эшли. Татар әдәбияты тарихы һәм аның Шәрекъ әдәбияты белән багланышлары хакында чын "хатыйбча" - ораторлык сәнгатенең югары дәрәҗәсендә лекцияләр укый. Гарәпләрнең антик дәверендә "хатыйб"лар дип, җәмәгатьчелек фикерен бергә туплап, кабиләдәшләрен әйдәп баручыларны, иҗтимагый-сәяси, рухи-әхлакый мәсьәләләрне ялкынлы хөтбәвәгазьләре белән кавемнәренә җиткерүчеләрне санаганнар.
Профессор Хатыйп Миңнегулов - иң элек урта гасыр татар әдәбияты буенча зур белгеч. Ул аның һәр үсеш баскычын - борынгы төрки дәверне дә, Болгар, Хәзәр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын да, XVII һәм XVIII гасырлардагы әдәби барышны да биш бармагыдай яхшы белә. Аның язган күпсанлы китапларының берничәсен генә санап китик әле: "Шәрекъ һәм Урта гасыр татар әдәбиятындагы кысалы кыйссалар" (1988 ел), "Сәйф Сараи. Гөлстан. Лирика. Дастан" (1999 ел), "Дөньяда сүземез бар…"(1999 ел), "Гасырлар өнен тыңлап…" (2003 ел) һ.б.
Менә шулай, Хатыйп Миңнегулов - 70 нче елларда ук Алтын Урда дәвере шагыйрьләре Сәйф Сараи белән Котб иҗатларын Шәрекъ ренессансы кысаларында Сәгъди Ширази һәм Низами Ганҗәвиләр белән чагыштырып, шактый зур эшләр башкарган шәхес. "Татар әдәбияты һәм Шәрекъ классикасы" (1993 ел) исемле монографиясе өчен галимгә 1994 елда ТРның Дәүләт премиясе бирелде. Төрки татарларның унбиш гасырдан артык диярлек әдәби барышын тарих хәрәкәте, дәүләтчелек, этнослар, мәдәниятләр белән тыгыз мөнәсәбәттә яктырткан бу хезмәт җә-мәгатьчелектә дә кызыксыну уятты.
Хатыйп Миңнегулов - күренекле текстолог та бит әле. Төрле почерктагы гарәп хәрефләре белән язылган борынгы төрки сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары белән тулган урта гасырлар әдәбияты кулъязмаларын уку
таланты һәркемгә дә бирелмәгән.
Шулай ук татар әдәбиятының алтын дәвере - XX гасыр башы, аеруча аның рухи аталары Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый хакында галим тарафыннан күпсанлы мәкаләләр, хезмәтләр язылган. Шушы гасыр азагында Х. Миңнегулов татар һәм рус мәктәпләренең 5, 9, 10 нчы сыйныфлары өчен дәреслекләр язды, хрестоматияләр төзеде, үзенең шәкертләре алдында данхөрмәт казанды. Республикабыз һәм Россия күләмендә шәрәфле исемнәргә лаек булды. Ул - Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы, 1996 ел), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1994 ел), фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге лауреаты (1995 ел), Халыкара ел кешесе (Англия, Кембридж, 1998 ел),
Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (2005 ел), Кол Гали исемендәге халык-ара премия лауреаты (1998 ел), Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән (2000 ел).
1996 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Xатыйп Миңнегулов үзенең күпкырлы гыйльми, педагогик эшчәнлеген элек-электән җәмәгать эшләре белән үреп бара. Ул - Казан дәүләт университетында һәм Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институтында гыйльми совет әгъзасы, Казан дәүләт университетында докторлык диссертацияләре яклау советының рәис урынбасары, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы "Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын федерация югары уку йортларында укыту секциясе"
рәисе, Бөтендөнья тюркологлары ас-социациясенең президиум әгъзасы.
Киләчәктә дә хөрмәтле галимгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, галим-хатыйб булып, бәрәкәтле гомер кичерүен бер Аллаһы Тәгалә насыйп итсен дигән изге теләктә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: