Бөгелмә авазы

Спортчы Ленар һәм Динар ЯМАЛОВЛАР

Бертуган Ленар (25 яшь) белән Динар (29 яшь) - Карабаш бистәсеннән. Егетләр анда гына түгел, ә бөтен Бөгелмә районында һәм республикада танылган спортчылар.

Алар үзләрен милли көрәштә ачкан. Ленардан (рәсемдә) ни өчен көрәшне сайлаганын сорагач, ул: "Үзем дә белмим, 15 ел элек беренче тапкыр Сабан туенда көрәштем һәм уңышлы килеп чыкты. Шуннан бирле бер генә ярышны да, Сабан туен да калдырганым юк, милли көрәшкә мин, гомумән, битараф түгел", - дип җавап бирде.
Быел Ленар үз авырлык категориясендә Бөгелмәдә дә җиңү яулады. Келәмдә бил алыша башлаганнан бирле ул җилкәсенә 5 тәкә салган инде.
Динарның да уңышлары күп, санап бетерерлек түгел. Ул Бөгелмә, Лениногорск районнарында һәм башка җирләрдә җиңү яулаган. Бүгенге көндә Карабаш егетләре үз тормышларын җайга салу белән мәшгуль. Икесенең дә югары белеме бар, бер үк фирмада эшлиләр. Динар гаилә корган инде, баласы - алмадай 3 яшьлек кызы бар. Ә Ленар июль ахырында өйләнергә җыенып йөри. Уңышлар сезгә, егетләр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: