Бөгелмә авазы

Спорт тәртипкә өйрәтә

19-20 апрель көннәрендә Бөгелмә шәһәренең "Энергетик" стадионында "Динамо" балалар фонды бүләкләренә кече футбол турниры үтте. ТР "Динамо" физкультура-спорт җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хәбәр иткәнчә, ярышларны "Динамо" балалар программаларына булышлык фонды, ТР Эчке эшләр идарәсе, аквабайка буенча "Динамо-Татарстан" командасы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте ярдәмендә ТРның "Динамо" җәмгыяте һәм РФ Эчке...

М.Колесникова,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.

Турнирда Татарстанның Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Ютазы районнарыннан һәм Башкортстанның Октябрьский һәм Туймазы районнарының махсус балалар оешмаларыннан 8 команда катнашты. Катнашучылар арасында балалар йортлары, социаль приютлар, тернәкләндерү үзәкләре, кадет мәктәпләре, үзенчәлекле балалар һәм төзәтү оешмаларында тәрбияләнүчеләр дә бар иде.

Реклама

Чарада Татарстан Республикасының "Динамо" җәмгыяте рәисе урынбасары, полковник Салават Гайсин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, РФ Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Илдар Хөснетдинов, авыр атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Николай Капитонов, аквабайка буенча спорт мастеры, Россиядә 7 тапкыр чемпион булган, узышларда 6 тапкыр кубок алган Вячеслав Колотовкин, "Динамо" хәрәкәте ветераннары, полиция хезмәткәрләре, ярышта катнашучыларның тәрбиячеләре һәм ата-аналары катнашты.
Ярышларның әүвәл этабында командалар астөркемнәрдә уйнадылар, ә соңрак, хәл ителү этабында, бергә очраштылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, 3 нче урынны - туймазылар, икенче урынны - әлмәтләр, ә җиңүне Бөгел-мә командасы яулады.

Уеннарда чыгыш ясаучылар барысы да Татарстан динамочыларыннан истәлеккә сувенирлар алдылар, җиңүчеләр кубок, медальләр, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: