Бөгелмә авазы

Солдат йөрәгендә – илне сөю

Бөгелмәнең картлар йортында бер бик тыйнак сугыш ветераны яши. Лаврентий Васильевич Васильев ул. 20 июньдә аңа 87 яшь тула. Яше инде олы һәм хәрби хезмәт елларында күрү сәләтен югалткан булуына карамастан, кешелекне фашизмнан коткаруда катнашкан җиңүче солдат рухын йөрәгеннән җуймаган-югалтмаган көр күңелле кеше ул үзе...

Әнисә ГАНФӘРИТОВА,
Бөгелмә "КНИТУ" филиалының укыту-тәрбия эшләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге белгече.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Бик кунакчыл, аралашырга яратучан ветеран безгә - Казан милли-тикшеренү технология университеты Бөгелмә филиалы студентларына һәм укытучыларына үзенең Совет Армиясе сафларында хезмәт итү еллары турында сөйләде. Авыр да, кырыс та хезмәт еллары җиде ел дәвам итә аның.
1944 елда унҗидесе тулар-тулмаста егетне фронтка алалар. Башта Балтыйк буе хәрби округында танкларга каршы гаскәрләрдә автоматчы, пулемётчы, хәтта БТР йөртүче була. 1945 елда аны Ерак Көнчыгыш округына артиллерия частьларына күчерәләр.
Ватаныбыз тарихы дәреслекләреннән, төрле елларда төшерелгән кинофильмнардан без немец илбасарларына каршы барган дәһшәтле сугыш турында шактый беләбез кебек инде, әмма Литва, Латвия, Эстонияне ничек азат итүләре турында ул вакытта җаны-тәне белән фашистларны юк итәргә омтылган гаярь егет - тере сугышчының үзеннән ишетү бөтенләй башка ул. Ә менә Ерак Көнчыгыштагы совет - япон сугышы, Сахалинны япон оккупантларыннан азат итү вакыйгалары турында без, чыннан да, аз беләбез. Шуңа күрә ветеранга сорау арты сорау явып кына торды, без исә үзебез өчен тарихның яңа битләрен ачкан кебек булдык. Лаврентий Васильевич барлык сорауларга да сабыр гына җаваплар бирә торды.
Аның җавапларыннан менә ниләр белдек. 1945 елның 11 - 25 августында барган канкойгыч каты сугышлардан соң совет гаскәрләре Көньяк Сахалинны азат итә. Тагын берничә көннән Курил утраулары да безнекеләр кулына күчә. Һәм, ниһаять, 1945 елның 2 сентябрендә Япониянең союздаш армияләр каршында берсүзсез капитуляциясе турындагы тарихи актка кул куела. Лаврентий Васильевич Көньяк Сахалин белән Курил утрауларын азат итү, Советлар Союзына кайтаруның нинди зур вакыйга булуын кабат-кабат басым ясап әйтте, чөнки Бөек Ватан сугышы елларында ул утрауларны Япония үтеп чыга алмаслык каршылык сызыгына әверелдерә: совет флотилиясе ачык океанга гына түгел, хәтта Камчатка белән Чукотканың көнчыгыш ярларына да чыга алмый башлый. Ә агрессордан бу рәвешле котылу Советлар Союзы өчен икътисади яктан гына түгел, ә сәяси яктан да зур ярдәм була.
Кызганычка, командирларның, күп сугышчан иптәшләренең исемнәре инде ветеранның хәтереннән җуелган - вакыт күп узган. Шулай да Советлар Союзы Маршалы И.С. Коневны яхшы хәтерли ул. Үзләренең политругы - заманында В.И. Ленин исемендәге хәрби училище тәмамлаган подполковник Михайлов та исендә аның. Иптәшлек һәм туганлык законы һәм шулай ук маршта да, сугышта да бар көчеңне аямый тырышу гына җиңүгә нигез була ала дигән үгет-нәсыйхәтләре дә йөрәгенә уелып калган.
Лаврентий Васильевич милләте белән - чуваш. Әмма сугышта бар солдатлар да - бертуган, бер милләт балалары кебек. Ватан-Анага һәм мәгърур ил Байрагына тугрылык белән шул изге төшенчәләргә табыну да уртак... Бүлешер нәрсә юк. Очрашу турында газетага мәкалә бирергә рөхсәт сорагач, чал ветеран әкрен генә тавыш белән әйтеп куйды: "Сөекле Ватаныбыз тәрбияләгән командирларым, гади совет солдатларының бөек җиңүләре турындагы хатирәләр илебездә яшәүче бар халыкларның дуслыгын ныгытуга, Бөгелмәбез яшьләрен патриотик рухта тәрбияләү эшенә ярдәм итсен".
Чыннан да, "патриотик тәрбия" төшенчәсе бүгенге көндә аерым әһәмияткә ия. Ни кызганыч, әле бер, әле икенче илдә тыныч тормыш кешеләрен ату, тереләй яндыру кебек коточкыч вәхшилекләр булып тора, бу исә узганнарны искә төшерә - Хатынь вакыйгалары кабатлана кебек тоела, без яшәгән газиз Җир шарына Өченче Бөтендөнья сугышы куркынычы яный дигәнне аңлата. Карт солдатлар нахакка коелган чиксез кан күлләрен, милләтләр, халыклар аралашып-кушылып беткән дәһшәтле вакыйгаларны, һәлак булган, яраланган-имгәнгән иптәшләренең исемнәрен искә төшереп, бүген дә күзләреннән яшь агуын тыя алмыйлар...
Бөек Ватан сугышы коточкыч афәт, төзәтеп булмаслык олы кайгы булып, сугыш ветераннарының йөрәк ярасына әйләнгән. Карт сугышчыларга хәзер күп кирәкми инде - яшьләр белән кыска вакытлы булса да очрашуларда катнашып, Ватанны ярату, бер-береңне хөрмәт итү хисләренең нинди тиңдәшсез кыйммәтләр икәнен аңлату да җитә. Бу - солдат йөрәкләрендә яшәгән хисләр һәм тормыш тәҗрибәсе генә түгел, бу - яшәү мәгънәсе дә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: