Бөгелмә авазы

Шәһәребезнең спорт йолдызлары

9 августта Бөгелмә машина төзүчеләр заводы стадионының яшел чирәмендә музыка һәм шаян авазлар әтрафында предприятие һәм уку йортлары коллективлары Физкультурачылар көнен бәйрәм итте.

Раилә ХАФИЗОВА.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Руслан Мәүзир улы Гарифуллин спорт мәктәпләре тренерларына муниципаль хакимият исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. "Юность" спорт мәктәбе өлкән тренеры Валерий Наумов - ТР Мактау грамотасына, БИПТ физкультура җитәкчесе Альберт Суняев һәм "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Ольга Гафиятуллина "ТР физик культура от-
личнигы" исемнәренә лаек булды. Уку йортлары арасыннан БМТ кызлар һәм егетләр командасы иң көчле буларак тәбрикләнде. Моның сәбәбе, бер яктан, яшьләрнең көчле әзерлегендә булса, икенчедән, техникум иң күп санлы уку йорты булып, 700 кеше арасыннан лаеклыларны күреп алу, бәлки, җиңелрәктер.
Аннары 1939 елда тәүге кат яңгыраган "физкульт-ура!" массакүләм ярышларга куәт бирде.
100 метрга узышта шәһәребезнең тиңдәшсез чемпионы (бу дистанциядә җитезлек шаһы) "БЭНЗ" җәмгыятенең чуен кою җиһазларын ремонтлау участогы башлыгы Дмитрий Нуждин 11.49 секундлык нәтиҗә күрсәтте. Лидерлык сыйфатларына өстәп, ул - үрнәк гаилә башлыгы һәм яхшы әти (рәсемдә). 400 метрда шулай ук "БЭНЗ" хезмәткәре Станислав Корнильцев, 800 метрда "ТНГ-Групп" вәкиле Алексей Исаев җиңү яуладылар.
Ә менә хатын-кызлар арасында 100 һәм 400 метрлык һәр ике дистанциядә һәм озынлыкка сикерүдә - берьюлы өч бәйгедә - БМЗ командасының яшь вәкиле Анастасия Львова абсолют өлгерлек күрсәтте һәм шәһәребезнең спорт күгендә таң йолдызы булып кабынды.
"ТНГ-Групп" җәмгыяте 11 нче кыр партиясе техник-операторы Андрей Родичкин озынлыкка сикерүдә 5 метр һәм 6 сантиметрлык нәтиҗәгә иреште. Моннан ике ел элек куйган шәхси рекордыннан 34 сантиметр-га кимрәк бу. Ул чакта, аяк басарга тиешле комлыкны да узып сикереп, тамашачыга соклангыч мизгелләр бүләк иткән. Үз спорт төрен яшьтән үк ярата: матур, секунд ярым чамасы гәүдә очыш халәтендә гизә, тик һавада азрак хәрәкәт ясарга кирәк.
Чыннан да, һәр спорт уены үзенчә матур. Бәлки кайчандыр, кайнозой эрасының кояшы астында, егәрлек һәм көч-куәт кешегә тормыш итү өчен кирәккәндер, әмма бүген спортның әһәмияте бөтенләй башкада - көнкүрешне җиңү илһамы белән бизәүдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: