Бөгелмә авазы

Шифалы куллар

Врач-офтальмолог Наилә Касыйм кызы Рудык - шәһәребезнең горурлыгы, дияр идем мин.

Миңа - 88 яшь. Уң күзем начар күрә башлады, картлык язмышыдыр, сукыраям дип, бик куркып кына табиб янына килдем. "Операция ясарбыз, бер дә курыкмагыз, күзегез ачылыр, бик вакытлы килгәнсез", - дип тынычландырды Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең офтальмолог-табибы Наилә Касыйм кызы Рудык.
Операцияне бик җиңел ясады. Үзенең эшен бик ышанычлы башкара, таланты белән, ягымлы сүзләре белән кешегә көч бирә алды. Шәфкать туташлары Резеда Собханова, Ольга Мальцова табиблары үрнәгендә кыю, ышанычлы хезмәт күрсәтәләр, бик зур рәхмәт аларга. Табиб Наилә Рудыкка Лениногорск, Әлмәт һәм башка шәһәрләрдән дә операция ясатырга киләләр икән.
Кадерле бөгелмәләр, сукыраюны көтеп тормагыз, бер дә курыкмагыз, табибка мөрәҗәгать итегез.
Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшләрендә уңышлар теләп калам.
Фәһимә НУРИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: