Бөгелмә авазы

Шахмат һәм шашка

Шәһәребезнең "Ак ладья" клубында төрле яшьтәге һәм квалификациядәге 50дән артык кеше катнашында блиц-турнирлар булып узды. 14 ветеран арасында тиз йөрешле шахмат ярышларында В. Айдуганов беренчелекне яулады. В. Әгъзамов - II, Г. Нуруллин III урында. Ир-атлар арасында О. Зыядов, Е. Чупахин, С. Голубев җиңүче-призёрлар булдылар. Үсмерләр арасында Н. Мөхәммәдиев, Г. Голубев,...

Шәһәребезнең "Ак ладья" клубында төрле яшьтәге һәм квалификациядәге 50дән артык кеше катнашында блиц-турнирлар булып узды.
 
14 ветеран арасында тиз йөрешле шахмат ярышларында В. Айдуганов беренчелекне яулады. В. Әгъзамов - II, Г. Нуруллин III урында. Ир-атлар арасында О. Зыядов, Е. Чупахин, С. Голубев җиңүче-призёрлар булдылар. Үсмерләр арасында Н. Мөхәммәдиев, Г. Голубев, И. Русаков аерылып тордылар. Малайлар һәм кызлардан торган урта төркемдә беренче өчлек баскычына - Г. Бардин белән Д. Мельникова, Ә.Гыймазетдинов белән Г. Җиһангирова, Б. Ибраһимов белән А. Нигъмәтуллина; кече яшьтәгеләр арасында М. Уденцов һәм Л. Турдиева, Д.Решетник һәм А. Золотухина, В. Мельникова һәм А. Тәлахов күтәрелделәр.
 
Шашка такталары артындагы киеренке көрәштә Р. Хөсәеновка җиңү елмайды. А. Кузьмичёв - II, Р. Шакиров III булдылар. Урта төркемдә көч сынашкан малайлар арасында В. Шәймәрдановка тиңнәр булмады. И. Русаков белән А. Арсланов аннан соңгы призлы урыннарны бүлештеләр. Кече яшьтәгеләр төркемендә М. Уденцов уены күпләрне сокландырды, Б. Ибраһимов белән Ә. Гыймазетдинов икенче һәм өченче урынны алдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: