Бөгелмә авазы

РУС КЫЗЫ ТАТАРЧА САНДУГАЧТАЙ САЙРАДЫ

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Анастасия Федорова (рәсемдә - педагогы Римма Кадыйрова белән") - 2 нче лицейда укучы 17 яшьлек кыз, вокалист. - Халыкара "Баденские сезоны" конкурсы лауреаты (бүләкне Германиядә алган); - XVII Халыкара "Звуки и краски мира" бәйгесе җиңүчесе (бүләкне Швециядә, Стокгольм шәһәрендә ала); - XI Халыкара "INTER SHOW" фестиваль-конкурсы лауреаты (бүләкне...

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Анастасия Федорова (рәсемдә - педагогы Римма Кадыйрова белән") - 2 нче лицейда укучы 17 яшьлек кыз, вокалист.
- Халыкара "Баденские сезоны" конкурсы лауреаты (бүләкне Германиядә алган);
- XVII Халыкара "Звуки и краски мира" бәйгесе җиңүчесе (бүләкне Швециядә, Стокгольм шәһәрендә ала);
- XI Халыкара "INTER SHOW" фестиваль-конкурсы лауреаты (бүләкне Польшада, Закопане шәһәрендә ала);
- "Когда мы вместе" конкурсы лауреаты;
- Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр "Москва
- Бугульма транзит" "Роза ветров" фестивале лауреаты;
- "Созвездие - Йолдызлык" республика телевизион эстрада фестивале лауреаты;
- "Страна поющего соловья" ("Рухият" фонды) республика конкурсы лауреаты;
- "Кече шәһәрләр" республика конкурсы лауреаты;
- "Гренландия - 2014" Бөтероссия автор җыры лауреаты;
- I "Jazzpeak" республика ачык джаз фестивале лауреаты;
- "В мире красок и мелодий" республика конкурсында ГРАН-ПРИ яулаучы.

Бу мәгълүмат белән танышкач, Анастасия Федорова чын җыр остасы икән дигән фикергә киләсең. Бу, чыннан да, шулай. 3 - 4 мартта үткән "Сандугач - Соловей" Халыкара вокалистлар бәйгесендә 2 нче дәрәҗәдәге лауреат исемен алып, кыз моны кабат дәлилләде. Һәм ничек итеп дисезме? Татарча җыр башкарып. Рус кызы Анастасия Венера Ганиеваның "Зәңгәр томан" җырын мәртәбәле жюри алдында башкарып, аларны үзенең осталыгы белән хәйран калдырган. Жюрида танылган композитор, опера, симфоник һәм камера уен кораллары өчен язылган әсәрләр авторы Резидә Әхиярова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов, Халыкара вокалистлар конкурсы лауреаты, Мәскәү педагогия университеты укытучысы Цзян Шанжун була.
"Зәңгәр томан" җырын Анастасия педагогы Римма Кадыйрова белән берлектә өйрәнгән. Ул үз укытучысы белән инде күп еллар бергә атлый. Бөгелмә музыка мәктәбен уңышлы тәмамласа да, бирегә сукмакны суытмый икән. Бүгенге көндә дә талантын шомарта, укытучысыннан вокалист булу серләрен өйрәнә, бу һөнәрнең бар нечкәлекләрен белергә тырыша. Һәм эше бик уңышлы бара.
Бәйгедә Анастасия эстрада-соло номинациясендә чыгыш ясый. Бәйге шарты буенча кыз ике турда дүрт әсәр башкара. Татарча җыр башкару мәҗбүри пункт була. Соңыннан жюри рәисе Венера Ганиева бәйгедә катнашучылардан үзе башкаруындагы җырларны җырлап күрсәтергә куша һәм Анастасия Федорованы аерып ала. Аңа акчалата приз бирә. Ә педагогы Римма Кадыйровага "Югары осталык өчен" Халыкара бәйгенең Рәхмәт хатын тапшыра.

"Сандугач - Соловей" бәйгесе Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры примадоннасы, татар халкының энҗе бөртеге Венера Ганиева инициативасы белән оештырыла. Икенче тапкыр үткәрелүче Халыкара вокалистлар бәйгесендә Мәскәү шәһәре, Чувашия, Башкортстан Республикалары, Ульяновск, Пермь өлкәләре, Кытайдан килгән 80нән артык конкурсант катнаша.
Бәйгедән соң конкурста катнашучылар атаклы мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар ала. Бу алар өчен киләчәктә иҗат офыкларын киңәйтүгә зур адым булып тора. Анастасия дә мөмкинлекне кулдан ычкындырмаган. Бу аңлашыла да. Кыз инде күптәннән профессиональ вокалист булырга хыяллана. Хәзер Казан дәүләт университетының мәдәният һәм сәнгать профессоры В. Ганиева сыйныфына укырга керергә тели. Без татарча җырлый белүче рус кызы Анастасия Федорованы котлыйбыз һәм
аңа уңышлар телибез. Бөгелмә яшьләре, теләсә, булдыра алар!!!

Фотолар - язма героеның гаилә альбомыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: