Бөгелмә авазы

Һәрбер сүзе өзелеп төшә йөрәгеннән, җаныннан...

Татар мәдәният үзәге быел - Мәдәният елында бик кызыклы һәм күңелле чараларны аеруча еш оештырып тора. Шундыйларның берсе 10 сентябрьдә "Кызыклы очрашулар клубы"ның чираттагы утырышы булды. Шигърияткә багышланган бу очрашуда "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, җирле шагыйрәбез Рәмзия Галимова иҗаты, төрле бизәкләр белән бизәлеп, күңел кылларын чиртер дәрәҗәдә матур итеп, тамашачы...

Ә кем соң ул Рәмзия Галимова? Бигрәк беркатлы сорау - Рәмзия Галимованы кем генә белми инде аны, дияр шигърият сөючеләр. Хәер, нечкә күңелле шагыйрә, ул, беренче чиратта, Кеше бит әле, тәкъдиренә язган язмышны иңнәрендә горур күтәреп, шушы җир өстеннән безнең белән янәшә атлап йөрүче гади бер кеше. Һәр кеше - үзе бер планета, үзе бер кабатланмас дөнья. Беренче карашка гына без - Адәм балаларында бер үк язмыш кабатлана кебек - туабыз, үсәбез, укыйбыз, эшлибез, кыскасы - яшибез. Һәм нәкъ менә шушы соңгысы хакыйкатьтә кемнең кем икәнен ачыклый да инде - кем ничек яши бит... Әбиләр чуагы көннәрендә күзләрне камаштырып балкыган төсләре сүнгәннән соң, кемдер көзне "кара көз" дип атый, яңгырын "шыксыз сорылык" ди. Ә кемдер шул ук көндә урамнарда зонтикларның күплегенә һәм аларның гаҗәеп матур төсләрдә булуына соклана... Моның өчен җанның - саф, күңелнең - нечкә, хисләрнең - бай һәм яшәү дәртенең көчле булуы кирәк шул. Рәмзия Галимованыкы кебек. Бүген, хөрмәтле укучыларыбыз, шагыйрәбезнең тәрҗемәи хәле белән таныштырып, сезнең игътибарга иҗатын тәкъдим итәбез. Һич икеләнми әйтә алам, шигърият сөючеләргә бу сәхифәләр олы бүләк булачак.
Тәрҗемәи хәле
Рәмзия Әхмәтвәли кызы Галимова 1942 елның 18 гыйнварында Татарстанның Яңа Чишмә районы, Акбүре авылында туып-үсә. Аксубай районының Иске Ибрай авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә һәм китапханәче һөнәрен үзләштереп, гомер буе Әлмәттә шул эшенә тугры булып, балаларга, олыларга шатлык өләшә, матурлык серләренә төшенергә, яңа дөнья ачарга, гыйлем эстәргә ярдәм итә. Менә дистә елга якын инде ул Бөгелмәдә яши. Татар мәдәният үзәгендә "Мирас" төркеменең актив әгъзасы, халык театрының тамашачы яраткан артисты, иҗаты, шигырьләре белән күпләрне әсир иткән шагыйрә дә.
Гади кешенең күзенә күнегеп беткән, хәтта аны күрми үтеп китә торган һәр нәрсәне күңел күзе белән күреп, матурлыгын тоеп, үзе генә хисләр дулкынында тибрәнеп калмыйча, башкаларга - укучыларга да яшәү ямен аңларга, тирә-юньгә илаһи илһам күзлегеннән карарга булыша. Нечкә хисләре, җылы лирикасы күңелләрне сафландырып җибәрә. Туган җирен, әнкәсен, яшьлектә сөйгән ярын ярату, сагыну хисләрен самимилек белән кайнар хисләр рәвешендә бүгенгә кадәр саклый, күңел моңын укучыга саф килеш ирештерә белә бу шагыйрә.
Көз килде
Табигатькә тагын көзләр килде,
Сары төскә манып дөньяны.
Яшел хәтфә кебек урманнарны
Кызыл, сары төскә буяды.
Бигрәк матур көннәр алып килгән,
Күчтәнәчкә диеп, көз әнә.
Агачларның ботагына кунып,
Сары яфрак булып тирбәлә.
Урманнарны барлый,
болыннарны,
Саргайганмы, диеп барсы да...
Уҗымнарны сыйпап йөгереп уза -
Табигатькә инде көз хуҗа.
Каңгылдашып
казлар киткән чакта
Моңсуланып кала көзләр дә.
Өзеп алып, сары яфрак сибә
Җәй калдырып киткән эзләргә.
Матур булып килә җир өстенә
Табигатьнең алтын көзгесе.
Алмашынып торган
ел фасылы -
Кешеләргә яшәү өлгесе,
Тормыш дәвамының билгесе.
Истәлеккә - шигырь
Калганнарга - бер истәлек,
Шигырь калдырып китәм.
Искә алып, бер укырлар
Әле, дип өмет итәм.
Шигырь язарга утырдым,
Җиткәч гомер көзләрем.
Аклык булып, пакь булып
Калсын сезгә сүзләрем.
Һәрбер сүзе өзелеп төшкән
Йөрәгемнән, җанымнан.
Һәр җөмләсе күңелемнең
Төпкеленнән алынган.
Шигырьләрем - көзге байлык,
Җан җылысы салынган.
Миннән истәлек калсын дип,
Күңел биреп язылган.
Юкка гына килми бит ул
Безгә гомер көзләре.
Сагынып сөйләрлек булып,
Калсын кеше эзләре!
Хозурлык
Нинди хозурлык, ачык зәңгәр күккә
Гүя ап-ак мамык сипкәннәр!
Бер-бер артлы барган кәрван кебек
Ак болытлар тезелеп киткәннәр.
Ак болытлар мине, яулык болгап,
Чакыра күк дөнья гизәргә.
Билләренә кунып, нурга чумып,
Китәр идем ерак илләргә.
Сәлам биреп ерак диңгезләргә,
Сөеп карап биек тауларга,
Җир шарына имин тормыш теләп,
Кайтыр идем туган якларга.
Татар моңы
Кайдан түгелә бу татар моңы?
Бәгырьләрне ала чеметеп.
Йөрәкләрне әрнеп сыкрата да
Күңелләрне куя җилкетеп.
Күңелләргә шундый якын бу моң!
Йөрәкләрне итә тәэсирле.
Бар дөньясы, һәрбер җан иясе
Бер бөтене кебек бу җирнең.
Кайгы, хәсрәт, борчу, йөрәк хисе,
Эчке сагыш катнаш моңсулык.
Бар табигать, һәрбер җан иясе
Шул моңнарны тыңлый ымсынып.
Чишмәләр дә акмый - моңны тыңлый,
Урман-кырлар бар да тын калган.
Татар күңеле тоташ моңнан тора,
Аермачы моңнан, я Аллам!
Күңелләргә нур тулды
Өйрәндек без туган телдә
Кыйблага табынырга.
Әзер идек, аны яклап,
Ут булып кабынырга.
Туган телем - иркә гөлем,
Күңел түрең киң булды.
Әнкәм теле белән бергә
Күңелләргә нур тулды.
Ул бит газиз әнкәм теле,
Ерак бабамнар теле.
"Туган телне сакла!" - диеп,
Исә гасырлар җиле.
Матур да син, назлы да син,
Аһәңле дә, моңлы да.
Гомер буена көйләп тә,
Туймый торган җыр гына.
Туган җирем, назлы телем -
Бу яшәүнең кыйммәте.
Туган телне белү кирәк,
Бу - тормыш хакыйкате.
Сөю сагышы
Зәңгәр күккә карап, йолдыз саныйм,
Аларның да була төрлесе.
Җидегән йолдыз -
безнең йолдыз бит ул,
Мәхәббәтебезнең билгесе.
Йолдыз кичтек, вәгъдәләр бирдек,
Ишеткәндер әле Җидегән.
Безнең вәгъдәләребезгә
шаһит булып,
Җиде йолдыз күккә сибелгән.
Никтер беркөн син дә йолдыз булып,
Зәңгәр күк йөзенә атылдың…
Сөю сагышы дип җыеп алдым
Учларыма йолдыз валчыгын…
Көтәм әле, өзмим өметемне,
Кабат йолдыз булып балкырсың.
Киек каз юлыннан яннарыма
Очар кошлар булып кайтырсың.

Сәхифәне Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: