Бөгелмә авазы

Һәрбер сүзе өзелеп төшә йөрәгеннән, җаныннан...

Мин - табигать баласы Нинди уртаклык бар бездә, дисәм, Әй, табигать, гүзәл манзара, Мин бөртегең синең, мин орлыгың, Синең хисләр миндә яңара. Ямьле язлар килгәч, күңелләрдә Сөю уты дөрләп янганда, Яшеллеккә җирне төрәсең син Алмагачлар чәчәк атканда. Йөрәк әрнеп, җаным сызлаганда, Күңел халәтемне тоясың. Болыт булып килеп, җир өстенә Син...

Мин - табигать баласы
Нинди уртаклык бар бездә, дисәм,
Әй, табигать, гүзәл манзара,
Мин бөртегең синең, мин орлыгың,
Синең хисләр миндә яңара.
Ямьле язлар килгәч, күңелләрдә
Сөю уты дөрләп янганда,
Яшеллеккә җирне төрәсең син
Алмагачлар чәчәк атканда.
Йөрәк әрнеп, җаным сызлаганда,
Күңел халәтемне тоясың.
Болыт булып килеп, җир өстенә
Син аларның яшен коясың.
Челтер чишмәләрең җырлап ага,
Назлы җилең җанны иркәли.
Зәңгәр күктә ап-ак болытларың
Аккош булып очып үткәли.
Урманнарга барсаң - байлык, муллык,
Болыннарга чыксаң - хозурлык.
Табигатьнең гүзәллеген күреп,
Күңелләрдә туа горурлык.
Әй, кешеләр, саклыйк табигатьне,
Бөтенебез булып берлектә!
Аннан башка яшәү мөмкин түгел,
Кендегебез аңа береккән.
Татарчалап
Таңнар атса: "Сәлам!" - диеп,
Кояш нурын тарата.
Әллә инде ак кояш та
Татар телен ярата?
Үз телемдә җырлап йөрсәм
Яшел болында, гүя
Анда үскән чәчәкләр дә
Татарчалап баш ия.
Туган телемә сөенеп,
Яшәгәндә илемдә,
Тау астында чишмәләр дә
Челтери татар телендә.
Әрәмәдә сандугачлар
Гел татарча сайрыйлар.
Татар моңы җанга якын -
Әллә шуны аңлыйлар...
Ак болытлар зәңгәр күктән
Мамыктай йөзеп үтә.
Ерактагы якташларга
Татарча сәлам илтә.
Туган телдә аңлашабыз -
И Ходайның рәхмәте!
Татар рухы яши бездә,
Бездә - татар мохите.
Гомер юлым
Сабыр савытлары алтын диләр,
Түзем савытлары көмешме?
Сабырларга тормыш бәхет бирә,
Сабырсызлык минем өлешме?
"Өлешемә тигән көмешем" дип,
Хаксызлыкка сабыр итмәдем.
"Әйләнечтән юл яхшырак" диләр,
Ә мин әйләнечтән китмәдем.
Ялагайлык миңа чит-ят булды,
Тәлинкәләр тотып бакмадым.
Җайлы тормыш эзләп талпынмадым,
Үзем салган юлдан атладым.
"Дөнья малы - дуңгыз каны" диләр,
Хәрам малга кулым сузмадым.
Ходай биргәненә шөкер иттем,
Тыелганнан ары узмадым.
Рәхәт тормыш вәгъдә итсәләр дә,
Җиңел юллар эзләп китмәдем.
Язмыш миңа ни йөкләгән булса,
Барысын да төгәл үтәдем.
"Туры барсаң, баш бәрелә" диләр,
Бәрелгән күп булды, түздем мин.
Җилләр-давылларга баш имичә,
Гомер юлым горур уздым мин.
Бәхет бүләк итәр идем
Якты таңнар булсам, җир йөзенә
Алсу нурлар гына сибәр идем.
Туган илем, сөйгән халкым минем,
Хәерле көн сиңа теләр идем.
Җылы язлар булсам, табигатькә
Назлар гына бүләк итәр идем.
Ләйсән яңгыр булып сибелсен дип,
Болытларның чәчен сүтәр идем.
Язгы ташкын булып, гөрли-гөрли,
Еракларга агып китәр идем.
Җирдә бәхет өмет иткәннәрнең
Кайгыларын шатлык итәр идем.
Адашканга юл күрсәтү өчен
Җидегән йолдыз булып калкыр идем.
Мәхәббәтен тапкан гашыйкларга
Бәхет нуры булып балкыр идем.
Ятимнәргә, үксез сабыйларга
Ана назын бүләк итәр идем.
Йөрәктәге ялкын бар дөньяны
Җылытырга, ахры, җитәр иде.
Безнең яшьлек
Без яшь чакта дөнья ямьле иде.
Ашкынулы гүзәл язларда
Күңелләргә чирткән мизгелләрнең
Тоя белә идек назларын.
Алмагачлар ак күлмәген кигәч,
Бар табигать нурга күмелде.
Шомырт чәчәкләре, хуш ис сибеп,
Иркәләде безнең күңелне.
Безгә күкләр зәңгәр бәллүр иде.
Ак болытлар - гүя ак чатыр.
"Ак челтәрләр япкан ак чатырның
Эчләрендә, - дидек, - кем ятыр?"
Сизми үтә идек чакрымнарны,
Ашкынулы хисләр булганга.
Киләчәккә безне дәртләндереп,
Маяк булып өмет торганга.
Ак дөньяга ак өметләр булып,
Җилләр кебек килеп кердек без.
Яшь гомерләр ике килми диеп,
Бер гомернең кадерен белдек без.
Туганнар
Туганнарым килде - нинди шатлык!
Күңелемә кунды күбәләк.
Ир туганнар белән кыз туганнар
Җыелдык без бүген бергәләп.
"Бер күрешү - үзе бер гомер" дип,
Якын итеп сагынып килгәннәр.
Бу дөньяда беркем булмас инде,
Туганнардай якын күргәннәр.
Җыелышып бер гөрләштек әле,
Уен-көлкене дә сөйләштек.
"Бәхет, шатлык бирсен Ходай", - диеп,
Бер-беребезгә теләк теләштек.
Көн караңгы, пыскып яңгыр ява,
Ә шулай да дөнья яктырды.
Туганлык ялкынын суыта алмый,
Көзен яуган яңгыр салкыны.
Ярый әле төшкә керәсең...
Газиз әнкәм бүген төшкә керде,
Мине иңнәремнән сыйпап сөйде.
"Сагындым шул сине, балам", - диде,
Ул назлардан изрәп, җаным эреде.
Нигә мәңгелеккә аерылдык дип,
Уйлар күңелемне яралый.
Нигә җир астыннан юллар юк соң,
Нигә күрешергә ярамый?
Күңел кылым сагынып чыңлаганда,
Әрнүләрдән җаным сызлаганда,
Рәхмәт, Әнкәй, төшкә керәсең,
Сагынуымны, ахры, сизәсең...
"Балаларым хәсрәт чикмәсен" дип,
Тизгә генә кайтып китәсең.
Соңгы чиккә җитеп сагынганда,
Ярый әле төшкә керәсең,
Сагышларны шатлык итәсең...
"Балам" дидең...
"Балам", - диеп,
чәчләремнән сөйдең,
Бүләк иттең йөрәк җылыңны.
Күңелеңә тулган яктылыкны
Кояш нурларыннан җыйдыңмы?
Тудыручы анам, әйтмичә дип "балам",
Мин тууга, миннән баш тарткан.
Минем кебек үксез сабыйларны
Язмыш детдомнарга тараткан.
"Әнкәм килер" диеп, һаман көттем,
Тәрәзәдән алмый күзләрем.
Күреп калган һәрбер хатын-кыздан
Әнкәм чалымнарын эзләдем.
Ятим күңеле китек,
назларыңны көтеп,
Үзәкләрем өзелеп юксындым.
Бала эзләп килгән әниләргә
"Мине алмасмы?" - дип ымсындым.
Язның бер көнендә,
нур сибеп йөзеңнән,
"Балам!" - диеп алдың кочакка.
Сабый йөрәгемә өмет булып,
Килеп кердең, әнкәй, шул чакта.
Назлы күзләреңә сөеп карап,
"Әнкәм", - диеп, сине атадым.
Сикәлтәле тормыш юлларыннан
Синең белән бергә атладым.
Тудырмадың мине, үстердең син,
Бүләк итеп йөрәк җылыңны.
Бар дөньяга җитәр җылылыкны
Кояш нурларыннан җыйдыңмы?!
Балаларны яклыйк!
Бүген бәйрәм - балаларны яклап,
Бүләк итик күңел бизәген.
Ятимнәрнең, үксез сабыйларның
Өзелмәсен иде үзәге.
Бала йөрәгенә бар да сыя,
Күреп үсә начар, яхшысын.
Бала күңеле сулкылдарлык итеп
Рәнҗетүдән Ходай сакласын.
Уйламыйча авыр сүзләр әйтеп,
Яраламыйк бала күңелен.
Яши алса иде һәрбер бала
Ана назларына күмелеп.
Әнилегә нәрсә кирәк булса,
Ятим балага да шул кирәк.
Нигә әле үксез-ятимнәрне
Искә төшерәбез бик сирәк?
Алар безнең янәшәдә генә,
Тик ишеген ачып керәсе...
Тормыш бик үк авыр булмаса да,
Күңелгә мүк үскән, күрәмсең...
Бүген - ятим бала, ә иртәгә
Алар булыр илнең терәге.
Онытмыйкчы, дуслар, һәр сабыйның
"Әни!" - диеп тибә йөрәге.
Әйдә, яклыйк әле балаларны,
Киңрәк ачыйк күңел капкасын.
"Әни!" - дип әйтергә тилмергәннәр
Тапсын иде ата-анасын!
Балаларга хөрмәт белән карап,
Тәрбияли алсак иң элек,
Милләтеңә әҗер булып кайтыр
Балаларга кылган игелек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: