Бөгелмә авазы

Һәрбер сүзе өзелеп төшә йөрәгеннән, җаныннан...

Балакаем Балакаем, бәхет кошым, Дөньяга туып бүген Йолдызлар белән бизәдең Син күңелемнең күген. Син - сабыем, нарасыем, Син - беренче шатлыгым. Син - мәхәббәтем җимеше, Син - минем йөз аклыгым. Син дөньяга аваз салгач, Ялкын булып кабындым. Нәни иреннәрең белән Күкрәгемә кагылдың. Тамырларны чымырдатып Күкрәкләргә сөт төшә. Ходай биргән изге...

Балакаем
Балакаем, бәхет кошым,
Дөньяга туып бүген
Йолдызлар белән бизәдең
Син күңелемнең күген.
Син - сабыем, нарасыем,
Син - беренче шатлыгым.
Син - мәхәббәтем җимеше,
Син - минем йөз аклыгым.
Син дөньяга аваз салгач,
Ялкын булып кабындым.
Нәни иреннәрең белән
Күкрәгемә кагылдың.
Тамырларны чымырдатып
Күкрәкләргә сөт төшә.
Ходай биргән изге ризык
Балам тәненә күчә.
Күкрәк сөтеңне имезү
Ләззәтле дә, татлы да.
Мәхәббәтем тамчы-тамчы
Тама синең җаныңа.
Им, сабыем, нарасыем,
Нәни кызчыгым минем.
Үсеп җитеп, еракларга
Очар кошчыгым минем.
Рәхмәт, балам, бүләк иттең
Миңа дөнья рәхәтен.
Иң изге хис, иң бөек хис -
Ана булу бәхетен!
Сагыну
(Мәүлия апама)
Күзләремдә чык бөртеге түгел,
Керфегемә яшьләр эленгән.
Күз яшьләрем минем энҗе булып,
Тама күңелемнең түреннән.
Тынгысызлык бүген халәтемдә,
Диңгез булып күңелем айкала.
Сабырлыклар сорап, күккә карыйм,
Өметләнеп карыйм айга да.
Ай да күктән салкын нурын сибә,
Йолдызлар да серле елмая.
Әйтерсең лә, кайгы-хәсрәт тә юк,
Моң-зар да юк бүген дөньяда.
Тик болытлар, минем хәлгә кереп,
Мине чәчләремнән үптеләр.
Минем сагышымны уртаклашып,
Җиргә күз яшьләрен түктеләр.
Вакыт - кайгылардан дәва, диләр,
Ул соң сабырлыклар саламы?
Вакыт елгалары күңелләрнең
Яраларын юа аламы?
Күңелем төбендәге энҗеләрем
Күзләремә кунып җемелди.
Сабыр савытларым ташыса да,
Сагыну ялкыннарым сүрелми.
Зиратта
Акбүредә туып картайганнар,
Алар монда...
Күпме нужа йөге тартканнар.
Гомерләре читтә үткәннәр дә
Бакыйлыкка монда кайтканнар.
Авыл каршындагы бөдрә зират
Яфракларын
Җилфердәтеп дога тыңлата.
"Бусы яхшы, бусы яман", - дими,
Барысын да
Кочагына алып йоклата.
Ак каенлы безнең бу зиратка
Ничек сыйган -
Бик күп авылдашлар күмелгән.
Монда яткан газизләрен сагынып,
Күпме күз яшьләре түгелгән.
"Сезнең чират кайчан?"
- дигән кебек
Моңсу гына
Утыралар кабер ташлары.
Шул ташларда исем калдырырга
Туа микән адәм башлары?
Кылган гамәлләрең изге булса,
Авылдашлар
Онытмаслар синең исемең.
Сагынып сөйләр өчен исеме кала,
Бакыйлыкка киткән кешенең.
Соңгы тукталыш
Тәүге караш, тәүге омтылуым.
Саф мәхәббәт, өзелеп сөюем...
Сине сагынудан гаҗиз булып,
Утларыңда янып көюем...
Барысы да үтеп китте, артта калды
Гомер йомгагына уралып.
Синең эзләреңне эзләгәндә,
Сукмакларым бетте чуалып.
Эзләреңне синең тапкан чакта
Зират өсте иде күк томан.
Рухың өчен изге дога кылып,
Баш очыңда басып мин торам...
Кайнар кулым ташларыңа куям,
Салкынлыгы өзә үзәкне.
Безнең кебек зират яннарында
Очрашканнар әллә сирәкме?
Соңгы тукталыш бу, соңгы өмет
Чаткылары монда өзелә.
Агачлардан сары моң коела
Үзәкләрне өзеп бу көздә.
Яныңа ничек барыйм?
Чылтырыйм әле чишмә булып,
Дулкыннар булып агыйм.
Язның назлы җиле булып,
Синең яныңа барыйм.
Җәйге кичтә сине уйлап,
Күктән йолдызлар саныйм.
Хыялымда, җилләр булып,
Ефәк чәчеңне тарыйм.
Кар сулары булып агам,
Тамчылар булып тамам.
Яңгырлар булып сибеләм,
Яшеннәр булып янам.
Бураннар булып уралам,
Чакрым-юлларны саныйм.
Камыш керфегеңә кунып
Күз яшең булып карыйм.
"Син" дип алга омтылам,
"Син" диеп артка карыйм.
Кавыша алмый үтеп киткән
Гомер елларым саныйм...
Яшел күзләр
Күзкәйләрең нигә яшел?
Яшьне күп түккәнгәме?
Хәтфә үләннәрне назлап,
Иркәләп үскәнгәме?
Күзкәйләрең шуңа яшел,
Яшел бит - яшьлек төсе.
Яшел күзле була алмый
Синең кебек һәр кеше.
Яшел урман, яшел болын -
Җәйге табигать төсе.
Барысы яшел нур сибә
Синең күзләрең төсле.
Күзеңә карап җилкенәм,
Яшел нурлар сипкәнгә.
Күз карашың сөю булып,
Йөрәгемә күчкәнгә.
Моңнар булып, җырлар булып,
Күңелеңә тулар идем.
Яшел күзләрең төбенә
Гомергә чумар идем.
Сүрелмәс ялкын
Ике аккош бергә оча,
Алар ялгыз түгелләр.
Аерылсак та, синең янда
Минем моңсу күңелләр.
Аккошлар булып кычкырсам,
Тавышым китә еракка.
Йөрәгемнең ялкыннары
Сүрелә күк шул чакта.
Очкын чәчәм, ялкын урам,
Күңелем кырларыннан.
Сүрелмәс ялкын калды
Гомерем буйларына.
Сиңа булган мәхәббәтем
Бераз сүрелсә иде.
Күңелемә сабырлыклар
Булып сибелсә иде.
Мәхәббәтнең җиле
кагылып узды
Мәхәббәтнең җиле кагылып узды,
Йөрәк дулкыннарын кузгатып.
Күңелемдә кыллар чыңлап куйды
Ашкынулы көйләр уйнатып.
Мәхәббәтнең җиле кагылып узды,
Күңелемдә өмет уятып.
Йөрәгемнең төпкелендә яткан
Ярсу хисләремне кузгатып.
Мәхәббәтнең җиле кагылып узды,
Чуалдылар өмет җепләрем.
Сөю җиле диеп ялгышканмын,
Язмыш җиле булган көткәнем.
Сөяр идем
Сөрмә тарткан кара кашларыңны
Укның җәясенә тиңләр идем.
Күз карашың әгәр очкын булса,
Ялкыныңда янып көяр идем.
Толымнарың синең ука булса,
Йолдызлардан калфак чигәр идем.
Мәхәббәтең әгәр чынлап булса,
Күз карашларыңнан сизәр идем.
Йолдызлар да синнән көнләшсен дип,
Ай нурыннан күлмәк тегәр идем.
Зәңгәр кичтә йолдыз атылганда
Изге теләк сиңа теләр идем.
Ак каеннар белән тиңләшерлек:
Буең зифа, акылың камил синең.
Мине тиңең итеп сайлап алсаң,
Мәңге яннарыңда калыр идем...
Яз шатлыгы
Язлар килә, урман, басу-кырлар
Кояш нурларында коена.
Салкыннардан туеп, яз җиткәнен
Көткән алар кышлар буена.
Шомыртларым ефәк күлмәк кияр,
Ап-ак шәлен салыр иңенә.
Тирә-якка тәмле хуш ис бөркеп,
Язның килгәненә сөенер.
Язга бик шат яшел бөдрә таллар,
Каен, өрәңгеләр, юкәләр.
"Сәлам!" - дип, җилләр агачларның
Яфракларын назлап китәләр.
Сары нурлар иңгән күлмәгенә -
Тал бөресе шуңа сөенә.
Бал кортлары гөжләп очып килеп,
Бөреләрнең куна биленә.
Кызыл, сары күбәләкләр оча,
Аларсыз соң ничек яз булсын?!
Яз килмәсә, тереклеккә кайдан
Тормыш дәвам итәр көч тусын?!
Сәхифәне Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: