Бөгелмә авазы

Радистка Мөзәянә

Бөек Ватан сугышында катнашкан зенит- артиллерия тупланмасы гвардия сержанты Мөзәянә Икъсанованы тәбрикләргә дип, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов аның өенә махсус килде.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.


Бу йортта хәрби гаилә яшәгәнлеге капка төбенә килеп җитүгә үк аңлашылды. Анда кунакларны хәрби киемнән, Мөзәянә апаның бүгенге көндә кадет интернат-мәктәбендә тәрбияче-офицер булып эшләүче кияве полковник Марс Корбыев каршы алды.

Мөзәянә апа 18 яшендә авыл Советы рәисе булып эшләгән вакытта сугышка чакырыла. Ул төенчек тотып, Азнакай районыннан Бөгелмә хәрби комиссариатына юл ала. Җәяү үзе генә юл буйлап барганда, тагын бер кызны очрата, соңрак тагын берәү аларга кушыла. Шулай итеп, алар өчәүләп хәрби комиссариатка килеп керәләр. Мөзәянә апа сугышта беренче чирканчыкны Рыбинск сусаклагычын фашистлардан саклаганда ала. Җиңү көнен Польшада Варшава янында каршылый. Сугыштан туган якларына 1945 елның сентябренә кайтып җитә.

Бөгелмәгә кайтып урнаша, үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшли. Сугышта булып кайткан егеткә кияүгә чыга. Алар бергәләп тату гаиләдә
4 бала тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары балалар хастаханәсе территориясендә ипи пешерү йорты тота; икенче уллары инде вафат; иң өлкән кызлары - Марс Корбыевның хәләл җефете; кечкенә кызлары Әфганстанда хезмәт иткән, бүгенге көндә Мәскәүдә яши.

Мөзәянә апаның сеңлесе - җырчы Алсуның әбисе Тәскирә апа. "Алар кайткан вакытта әбинең хәлен белмичә киткәннәре юк. - ди Марс Хәсән улы. - Әби ашарга бик тәмле әзерли. Ул безне һәрвакыт үзенең яратып пешерә торган бәлеше, пәрәмәчләре, өчпочмаклары белән каршы ала".

Мөзәянә апаны тәбрикләп, рәхмәт сүзләре белән Илдус Касыймов бүләк тапшырды, ветераннар советы исеменнән Сөмбел Гәрәева котлады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: