Бөгелмә авазы

Һәр нәрсәне – үз вакытында

"Урып-җыюны сентябрьгә калдырган хуҗалыкның ярты уңышы җирдә кала", - дип ассызыклады 13 сентябрь көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Әлфия МОСТАФИНА.
15 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, республика кырларында урып-җыю эше 1 534,3 мең гектарда (99 процент дигән сүз) башкарылган, җәмгысе 3,4 миллион тонна ашлык, шул исәптән 1 миллион тонна сабан бодае, 994,9 мең тонна арпа җыелган. Уңыш гектарыннан уртача 22,4 центнер чыккан.
Көзге чәчү эше 569 мең гектарда (81 процент) башкарылган. 351,5 мең тонна шикәр чөгендере, 45 мең тонна бәрәңге казып алынган.
Республика кырларында туфрак эшкәртү дәвам итә. Планлаштырганның 49 процентында бу эш төгәлләнгән.
Бөгелмә районы кырларында бу уңайдан эш ничек тора соң? Бүгенге көнгә 45,1 мең гектар чәчүлек җирләренең 43,2 мең гектарында урып-җыю төгәлләнгән. 76,9 мең тонна ашлык җыелган. Уңыш гектардан уртача 17,8 центнер чыга. 1,2 мең тонна шикәр чөгендере (уртача уңыш - 350 центнер), 130 тонна бәрәңге (100 центнер) казылган. 10 мең гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган, бу барлык мәйданның 56 проценты дигән сүз.
Районда мал азыгы әзерләү дәвам итә. Ул һәр баш шартлы терлеккә 19 центнер исәбеннән тупланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: