Бөгелмә авазы

Һөнәре – участковый

Полиция участок уполномоченныйлары хезмәтенең тарихы - Россия тарихының аерылгысыз бер өлеше. Озак еллар яшәү дәверендә күпсанлы үзгәрешләр кичергән хезмәт ул. Формасы үзгәрә, исеме алышына, әмма асылы шул ук кала: участковый - хакимиятнең йөзе, ә полиция белән халык арасында элемтәче ул.

Владимир ПАРШИН,
Россия Эчке эшләр министрлыгы
Бөгелмә районы бүлеге
ветераннар советы рәисе,
милиция подполковнигы.
Автор фотосы.
Участковый хезмәтенең тарихи тамырлары 500 елдан артык тирәнгә китә. Явыз Иван заманында - 1539 елда ук "Приказ разбойный" - юлбасарлык
һәм талауларны тикшерү эшләре белән шөгыльләнә торган беренче махсус дәүләт органы оештырыла. Әлеге боерыкка суд, төрмә, урыннарда юлбасарлык һәм талау очракларын тикшерү белән шөгыльләнү өчен сайлап куела торган хакимиятне раслау керә.
Пётр I вакытында полиция эшчәнлеге хөкүмәт кулына туп-лана башлый. 1718 елда Пётр I, Көнбатыш Европа үрнәгендә һәм шуннан атамасын алып, Санкт-Петербургта полиция оештыра. "Полиция" үзе грек сүзе, кораллы отрядлары булган аерым административ орган. Аның бурычы тәртип саклау, җинаятьләргә һәм җинаятьчеләргә каршы көрәшү, иҗтимагый һәм дәүләт строен яклаудан гыйбарәт була.
Участок инспекторы хезмәте барлыкка килүдә чираттагы баскыч - Пётр I тарафыннан 1721 елда билгеләнгән урамнарда һәм кварталлардагы тәртип өчен җаваплы булган урам күзәтчесе һәм урядник вазифаларын кертү була.
Околоточный надзирательләре һәм урядниклары институты (полициянең бер бүлеге) 1917 елга кадәр гамәлдә була. Алар адресына бик күп канәгатьсезлек һәм дәгъва сүзләре белдерелсә дә, бу институт полиция эшчәнлеген оештыруда бик көчле алга китеш булып тора. 1918 - 1920 елларда әлеге категория полицейскийлар урынына өлкән һәм волость милиционерлары вазифалары кертелә.
РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты участок надзирателенең инструкциясен раслый. Бу норматив документ Россия милициясендә участковыйлар институтын формалаштыра башлауның нигезе була. Шуңа күрә дә Россия Эчке эшләр министрлыгының 2002 елның 6 сентябрендә чыгарган 868 нче боерыгы нигезендә, 17 ноябрь башта - "Милиция участок уполномоченныйлары көне", соңрак "Полиция участок уполномоченныйлары көне" буларак билгеләп үтелә башлый.
Полиция участок уполномоченныйларына Эчке эшләр министрлыгы структурасындагы җәмәгать тәртибен саклау дигән аеруча мөһим бурыч йөкләнә. Әлеге эшнең үзенчәлеге шунда ки, участковыйлар универсаль хезмәткәр буларак, гамәлдә бер үзләре полициянең бөтен тармакларының да эшен үз эченә алалар.
Участковый, беренче чиратта, административ участокның "йөзе" ул. Үзен ничек күрсәтә, территориясендәге халык та аңа шундый мөнәсәбәттә була. Участковый кешеләргә вакытында тиешле юридик, психологик, кайчакта хәтта физик ярдәм күрсәтергә дә әзер тора. Теге яки бу ситуациядә ни эшләргә икәнен тәгаен белеп торыр өчен ул үз участогындагы барлык хәлләрдән дә хәбәрдар булырга тиеш. Яшәү урыннарындагы криминоген элементларны күз уңында тота, үз вазифасына кергән һәм кермәгән күп эшләр башкара. Атап әйткәндә, элек хөкем ителгән гражданнарны тикшереп тора, наркомания, алкоголизм, гаиләдә сугышуларга каршы эш алып бара, иминлек һәм тынычлык булмаган гаиләләрдәге яшь балалар хәлен белешеп тора, притоннарны ачыклый, юк итә, шул ук вакытта тәҗрибәсез хезмәттәшләрне эшкә өйрәтүдә остаз да әле ул. Менә ни өчен участковый итагатьлелек, таләпчәнлек, игътибарлылык сыйфатларына, психологик күнекмәләргә ия булырга, кешеләрне тыңлый белергә тиеш. Безнең участковыйлар 2013 елда Казанда үткән Универсиада вакытында да актив эш алып бардылар.
Озын сүзнең кыскасы, участковый - үз эшендә универсал ул.
Узган ел ахырында мин Бөгелмә полиция участок уполномоченныйлары шәхси составы һәм аларның начальнигы, органнарда 1995 елдан бирле хезмәт итә торган полиция капитаны Эдуард Мөбарәк улы Солтанов белән очрашкан идем. Участковыйлар службасы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы системасында яхшы исәптә санала. "Әмма эшнең бетәсе юк - очы-кырые күренми", - ди Солтанов.
Ул участковыйлар Иван Мельников, Владимир Михайлов, Алексей Иванов, Сергей Салиш, Айрат Вәлиев, Рушан Чакушиннарның эшләрен югары бәяләде; ветераннар Николай Детков, Борис Сольцов, Александр Савостин, Наил Рәфыйков, В. Конаков, А. Самояуцкас һәм башкаларның исемнәрен тирән ихтирам бе-лән атады; 1930 елда Зәй посёлогында кулаклар тарафыннан үтерелгән участковый надзиратель Сергей Пронинның, 1971 елда хезмәт вазифаларын үтәп, кулга алынган кешене бүлеккә озата барганда һәлак булган, соңыннан "За боевые заслуги" медале белән бүләкләнгән Бөек Ватан сугышы ветераны, милиция лейтенанты Александр Лысовның
сугышчан постта һәлак булганлыкларын искә төшерде...
Ә участковыйлар ярдәме белән күпме җинаятьләр ачылган!
- Билгеле, андый очраклар-ның барысы да истә дә түгел инде, - ди Иван Мельников. - Шулай да арада мәңге онытылмый торганнары да бар. Шундыйлардан, мәсәлән, 90 нчы елларда Куйбышев исемендәге колхозда бик серле шартларда өр-яңа "КамАЗ" автомобиле юкка чыкты. Материалны бөртекләп җыярга туры килде. Җинаятьне бер еллап вакыт узгач кына ача алдык. Автомобильне хуҗалыкка кайтардык, ә җинаятьчеләр К. белән
Ю. суд каршына бастылар.
Иван тагын бер очракны искә төшерде. Бервакыт такталар ташланган, чүп үләннәр үсеп утырган бушлыкта бер ир-егетнең үле гәүдәсен табалар. Үтерүчене бер ел буе эзлиләр. Шунда Мельниковка бер шик-ле кеше турында сигнал керә. Ул аның турында кызыксына, мәгълүмат туплый башлый. Җинаятьчел даирә белән аралашканда, җаен китереп, юри генә аның исемен әйтә, шуннан элек тә хөкем ителгән яшь кенә егет тиз арада юкка чыга. Мельников аны Дымка станциясендә эзләп таба һәм кем үтергәнлеге турында турыдан бәреп сорый. Егет башта ык-мык торса да, ахыр чиктә үз гаебен үзе танып, гариза яза: исерек килеш үтергән булып чыга ул аны. Моның өчен 10 елга хөкем итәләр үзен.
Авыл җирендә хокук бозуларны ачу, профилактика-лау эшенең үз кыенлыклары бар. Кызганычка, кешеләрнең өйдәге чүпне тышка чыгарырга теләмичә, по-лициягә мөрәҗәгать итүдән читләшүләре хокук сакчыларына вакыйганы алдан күреп эш итәргә комачаулый, кайвакытта бу фаҗигаләргә дә китерә. Әмма Иван Мельников, беренче чиратта, җинаятьләрне булдырмау өчен тырыша, җәзасызлыктан азынган-тузын-ган эчкечеләр, холыксыз сугыш чукмарлары белән эшләү, профилактика чаралары өчен вакытын да, көчен дә кызганмый.
- Авылда иң зур афәт - аракы, - ди Иван Иванович. - Җирле крестьяннар үзләре болай тыныч, күндәм халык. Тик менә эчеп алсалар, башлары "китә" инде.
Сүзгә шәһәрнең Җәлил урамында, 6 нчы терәк пункт районында хокук тәртибе өчен җаваплы участковый, полиция майоры Владимир Михайлов кушылып, ул да җинаятьләрне ачуга кагылышлы берничә факт турында сөйләп үтте.
...Яңа ел төнендә квартирларның берсендә исерек хәлдә пычак белән кадалган гражданин В.ның мәетен табалар. Үтерүченең кем икәнен ачык-
лаганчы берничә көн вакыт үтә. Дус хатыны булып чыга ул аның. Алты елга хөкем итәләр үзен. Җинаять тиз арада, дөрес юнәлеш белән эш-
ләү нәтиҗәсендә ачыла.
Бервакыт Владимир Михайловка наркоман З.ның әнисен интектереп яшәве, кыйнавы, акча талавы, үтерәм дип янавы турында оператив мәгълүмат ишетелә. Ә әнисе хокук саклау органнарына хә-бәр итәргә курка икән. Профилактик чаралар ярдәмендә коточкыч җинаять кылынмый кала.
Сүзгә кушылып киткән Геннадий Артеменко, участковый Михаил Шаталов белән бергәләп, тикшерү органнарына Җәлил урамындагы йортларның берсендә булган үтерешне ачыкларга ярдәм итүләре турында сөйләп алды. Территорияне карап йөргәндә чүп савытлары янында канлы бинтлар ятуына игътибар итәләр алар. Якын-тирәдәге йортларда төрле подъездларда яшәүче кешеләр белән очрашалар, сораштыралар һәм квартирларның берсеннән кычкырышкан тавышлар ише-телгәнен беләләр. Участковыйлар ул квартирга барып керәләр һәм идәндә кан эчендә яткан гражданин Р.ны күрәләр. Ул үлгән була инде. Үтерешнең сәбәбе бик гади - эчкечелек, ә җинаять коралы - гадәти пычак. Җинаятьче Л.ны тоткарлыйлар, аны соңыннан хөкем карары буенча җиде елга төрмәгә утыртып куялар.
Шәһәрдәге бер предприятие җитәкчесенең кызын үтерүгә кагылышлы җинаять тә участковый ярдәме белән ачыла. Милиция ветераны, элекке участковый Хәлил Бәдрет-диновның сөйләвенә караганда, кызның мәетен шәһәр чиркәвеннән ерак булмаган
канализация коеларының берсенә яшерәләр. Җинаятьчене исә дүрт ай эзлиләр. Табалар аны. Читтән килгән кеше булып чыга, тикшерүчеләргә барысын да үзе сөйләп бирә. Суд аны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.
Участок уполномоченныйлары службасы начальнигы Эдуард Солтанов үз эшләрендә уңай якка үзгәрешләр булуын да әйтте. Наратлыда, Кече Бөгелмәдә, Зелёная Рощада, Подгорныйда хокук сакчылары өчен эш урыны да янәшәдә генә булган йортлар төзелде. Хәзер шундый торак Карабашта, Димскәйдә салына.
"ТНГ-Групп", "Просто молоко" җәмгыятьләре, "ТатНИПИнефть" институты җитәкчеләре җәмәгать тәртибен саклауга, те-рәк пунктларның һәм ирекле халык дружиналары эшчәнлеген оештыруга бик җаваплы карыйлар. Кызганычка, шәһәрдәге барлык җитәкчеләргә карата да андый сүзләрне әйтеп булмый. Мисал өчен, халык күп яши торган Подстанция микрорайонында терәк пункт (ОПОП) начальнигы вазифасы бетерелде. Хәзер инде лаеклы ялда булган элекке участковый Борис Сольцовка гражданнар әле дә булса ярдәм, киңәш сорап киләләр. Ул, хәтта авырган чаклары булса да, берәүне дә кире борып чыгармый, кулдан килгән ярдәмне күрсәтә, эшлекле киңәшләр бирә...
Рәсемдә: беренче рәттә сулдан - А. Иванов, И. Мельников, С. Салиш, С. Желованов; икенче рәттә сулдан - Р. Галимҗанов, С. Степанов, А. Вәлиев,
А. Мостаев, С. Проказов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: