Бөгелмә авазы

Нефтьчеләр – сәламәтлек сагында

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Мәскәүдә булып үткән "Здравница-2012" дип аталган Бөтенроссия форумында катнашты. Форум кысаларында уздырылган махсус бәйгедә Компаниянең социаль объектлары медальләргә һәм Дипломнарга лаек булды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

"Ромашкино" санаторий-профилакторие "Гаилә белән ял итү өчен иң яхшы шифаханә" номинациясендә - алтын медальгә һәм Дипломга, шулай ук "Биләмәләрен бизәү буенча иң яхшы шифаханә" номинациясендә көмеш медальгә һәм Дипломга лаек булды.

"ЯН" санаторий-профилакторие "Иң яхшы физкультура-сәламәтләндерү комплексы" дип танылды һәм аңа шулай ук алтын медаль, Диплом тапшырылды.
Компаниянең башка сәламәтләндерү оешмалары да хаклы рәвештә мактауларга иреште. Шундыйлардан, мәсәлән, "Космос" санаторий-профилакторие - "Табигый дәвалау факторларын куллану буенча иң яхшы шифаханә", "Җәлил" - "Иң яхшы санаторий-профилакторий", "Лениногорск" - "Кинезитерапиянең иң яхшы технологияләре", "Иволга" "Иң яхшы шифаханә җитәкчесе" номинацияләрендә көмеш медальләргә һәм Дипломнарга лаек булдылар.
Бөтенроссия "Здравница" форумы эшлекле элемтәләрне киңәйтү, сәламәтлекне ныгыту юнәлешендәге дәвалау технологияләрен үстерүнең, тернәкләндерүнең заманча тенденцияләре, курортология, спорт медицинасы, курорт индустриясе һәм туристлык бизнесы турында комплекслы мәгълүматлар алу өчен уникаль мөмкинлекләр тудыра. Форум кысаларындагы чаралар Федерация Советының Социаль сәясәт һәм сәламәтлекне сак-
лау комитеты, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты, РФ Президенты эшләре идарәсе, Мәскәү хөкүмәте, Россия медицина фәннәре академиясе, Дәүләт медицина палатасы, Мәскәү шәһәренең сәламәтлек саклау департаменты, Мәскәү медицина тернәкләндерүе дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе бюджет оешмасы, балалар һәм яшьләр спорт-сәламәтләндерү медицинасы, сәламәтлекне торгызу буенча
Россия табиблар җәмгыяте, Россия бәйсез профсоюзлар федерациясе, Россия туриндустрия берлеге, Дәүләт курортлар ассоциациясе һәм Бөтендөнья су һәм табигый шартлар белән дәвалау федерациясе ярдәме белән оештырыла.

Бөтенроссия форумы кысаларында халык сәламәтлеген саклауда һәм торгызуда Россия курортларының стратегик әһәмияте мәсьәләләренә багыш-ланган халыкара фәнни конгресс, шулай ук "түгәрәк өстәл" сөйләшүләре, пленар утырышлар, симпозиум һәм семинарлар узды, санаторий-курорт тармагында ирешелгән казанышларга багышланган күргәзмә эшләде.

"Татнефть" җәмгыятенең социаль объектлары абруйлы халыкара, илкүләм һәм региональ бәйгеләрдә күп тапкырлар җиңүче булдылар инде. Бу Компания хезмәтчәннәренең сәламәтлеген ныгыту, Татарстанның көньяк-көнчыгышында экологик иминлекне саклау, нефть чыккан төбәкләрдә яшәүчеләрнең тормыш хәлен яхшырту юнәлешендә планлы һәм эзлекле эш алып бару нәтиҗәсе булып тора. Базар икътисады шартларында "Татнефть" җәмгыяте корпоратив социаль сәясәтне актив рәвештә үстерә, аны үз хезмәткәрләре генә түгел, ә шушы төбәктә яшәүче барлык халыклар мәнфәгатьләрендә конкрет программалар һәм проектлар рәвешендә гамәлгә дә ашыра.

Бүгенге көндә "Татнефть" җәмгыятенең 11 санаторий-профилакторие, 13 балаларны сәламәтләндерү лагере эшли. Бөтен уңайлыклар һәм шартлар тудырылган бу оешмаларда Компания хезмәтчәннәре һәм ветераннары, аларның балалары һәм Татарстан халкы сәламәтлекләрен ныгыта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: