Бөгелмә авазы

Нәбиуллиннар

*Безнекеләр 26 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ат чабышлары уздырылган. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Мондый ярышлар инде икенче ел үткәрелә һәм Бөтенроссия ат чабышлары статусын алган. Ярышларның үзенчәлеге булып, атларның ерак араларга: 40, 80, 120 һәм 160(!) чакрымга чабуы тора. Әлеге ярышларда якташларыбыз да...

*Безнекеләр

26 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ат чабышлары уздырылган. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган.

Мондый ярышлар инде икенче ел үткәрелә һәм Бөтенроссия ат чабышлары статусын алган. Ярышларның үзенчәлеге булып, атларның ерак араларга: 40, 80, 120 һәм 160(!) чакрымга чабуы тора.

Әлеге ярышларда якташларыбыз да катнашкан. Карабаш бистәсендә гомер итүче фермер Фәрид Нәбиуллин хуҗалыгында тәрбияләнүче "Чики" кушаматлы ат 40 чакрымлы ярышларда катнашып, мактаулы III урын яулаган. Атны фермерның улы Самад Нәбиуллин иярләгән. Җиңүчеләргә Кубок һәм Диплом, акчалата премия тапшырылган. Афәрин, Нәбиуллиннар!

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: