Бөгелмә авазы

“Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә һәм язучы, милләтпәрвәр ханым Флюра Әхмәтвәли кызы ШӘРИПОВАны шигырьләре

Яңгыр көткәндә Яңгыр көтә бар тереклек, Тамчы көтә алсу гөлләр. Дым көтәләр, тилмерешеп, Киң үзәннәр, басу, кырлар. Һәр таң саен кызган кояш Ут-нурларын ата җиргә. Көя үлән, көя яфрак, Көя бар тереклек бергә. И Ходаем, бир яңгырың, Сөендереп бар җиһанны. Сандугачлар каршы алсын, Чут-чут сайрап, алсу таңны. Гөлләр эчсен чык...

Яңгыр көткәндә

Яңгыр көтә бар тереклек,
Тамчы көтә алсу гөлләр.
Дым көтәләр, тилмерешеп,
Киң үзәннәр, басу, кырлар.


Һәр таң саен кызган кояш
Ут-нурларын ата җиргә.
Көя үлән, көя яфрак,
Көя бар тереклек бергә.


И Ходаем, бир яңгырың,

Сөендереп бар җиһанны.
Сандугачлар каршы алсын,
Чут-чут сайрап, алсу таңны.

Гөлләр эчсен чык суларын,
Гөрләп үссен арыш-бодай.
Без бәндәләреңнән берүк
Рәхмәтеңне алма, Ходай!

Сөю китсә беркөн...
Сөю китсә беркөн бусагаңнан,
Бүтән кайтмаска дип әйләнеп,
Күз яшьләре, әрнү, өзгәләнү
Кала сиңа мәңге бәйләнеп.


Алсу таңнар синең өчен башка
Атмый инде, чәчеп нурларын.
Ялгыз канат, ялгыз мендәр, ялгыз...
Кай тарафта ялгыз уйларың?


Ялгызлыктан авыр бернәрсә юк,
Фани дөнья - бары бер мизгел.
Янәшәңдә синең өчен янып,

Көеп яшәүченең кадерен бел!

Сагындыра икән
Сагынмам да дигән идем сине,
Сагындыра икән аерылгач.
Сандугач та сайрый өзелеп-өзелеп,
Пар канаты аның каерылгач.


Табам дигән идем яхшыракны,
Синнән артык, синнән гүзәлне.
Аккошлар да ярларын ташламый,
Аерылып өздем үзәкне.


"Сагынырсың, үкенерсен, - дидең. -
Китмә!" - дидең, ә мин калмадым.
Бу дөньяда сиңа тиңнәр югын
Аерылгач кына аңладым...

Көзге яңгыр
Шыбыр-шыбыр килеп, көзге яңгыр ява.
Яратам шул яңгыр тавышын.
Жил-яңгырга кушылып ишетелә сыман
Еракларда калган тавышың.


Озын кичләр буе тәрәзәмдә
Тыпырдашып бии тамчылар.
Синең тынмас җаның шаярадыр,
Соңгы мәхәббәтем, зар елап.


Көзге болыт, каракучкыл булып,
Хәвефләтмә, зинһар, күңелемне.
Көзләрдән соң ап-ак кышлар килә
Сафлатырга күңел түремне.


Яратам шул көзге яңгыр таушын,
Соңгы сөюемә охшатып.
Калдырам мин сагыш-әрнүләрем,
Көзге яңгырларга бушатып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: