Бөгелмә авазы

Мин татарча сөйләшәм

Ел саен март-апрель айларында республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе үтә. Аның кысаларында районыбыз мәктәпләрендә бик күп чаралар үткәрелә һәм укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәрдаим бу хакта безгә дә язып торалар. Акциянең кайсы мәктәпләрдә ничек үткәнен чагылдыру өчен аларга кыскача күзәтү ясыйк.

Зилә ГАРИФУЛЛИНА, 18 нче урта мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары:
- Мәктәбебезнең 5 нче, 6 нчы, 7 нче, 8 нче сыйныф укучылары әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Акция мәктәптә Халыкара туган тел көненә
багышланган дәрестән тыш чара белән башланып китте. 6 нчы сыйныф укучылары туган телдә үз сәләтләрен күрсәттеләр, 8 "А" сыйныфы укучылары исә Бөгелмә үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Айсылу Нуретдинова белән татарча әңгәмә кордылар. Шулай ук 5 нче, 7 нче сыйныф укучылары акция кысаларында шәһәребезнең автовокзалында урнашкан даруханәгә бардылар, аның мөдиренә туган телдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, әңгәмәгә сатып алучыларны да җәлеп иттеләр.

Венера ГАДЕЛШИНА, 8 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Акция уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелде. Башта эш планы төзедек, укучыларны план белән таныштырдык. Анда: "Нәфис сүз остасы", "Иң оста диалогчы", "Иң оста монологчы", "Җырлыйк әле", "Актёр" конкурслары каралган иде. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен 4 нче, 7 нче,
9 нчы сыйныф укучылары "Әниләрне котлый бүген җирдә барлык балалар" дигән кичә белән башлап җибәрделәр. Бәйрәмне 4 нче сыйныф укучылары - "Нәфис сүз" осталары дәвам итте. "Иң оста диалогчы" конкурсында 6 нчы сыйныф укучылары көч сынашты. "Иң оста монологчы" конкурсында
9 нчы сыйныф укучыларына тиңнәр булмады. Соңыннан 4 нче сыйныф укучылары Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә тәмамлангач, җиңүче укучылар Грамота белән бүләкләнде. "Нәфис сүз остасы" конкурсында 1 нче урынны - Максим Бельмескин,
2 нче урынны Анастасия Козлова, Анас-тасия Конакова яуладылар. "Иң оста диалогчы" бәйгесендә 1 нче урынга - Илнур Мусаев, 2 нче урынга Гунай Ахназарова, Дмитрий Занин лаек булдылар. "Иң оста монологчы" конкурсында - Ләйлә Геюшева, Нина Шестакова, "Җырлыйк әле" конкурсында - Дарья Николаева, "Актер" конкурсында 4 нче сыйныф укучылары җиңүче дип билгеләнде.

Реклама

5 нче урта мәктәп укытучылары коллективы:
- Гореф-гадәтләрне онытмау, милли бәйрәмнәрне һәрдаим үткәреп тору, шәһәр күләмендә уза торган бәйгеләрдә катнашу, укучылар белән ана телендә аралашу мәктәбебезнең гадәти тормышында зур урын алып
тора.

Бу көннәрдә мәктәптә аеруча җанлылык хөкем сөрде. Һәр көнне диярлек дәресләрдән соң сыйныфлар укучыларның татарча шигырь, җыр-моң тавышыннан яңгырап торды - репетицияләр барды. Республика күләмендә бара торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында оештырылды алар. Әлеге чараларның берсен "Нәүрүз мөбарәкбад!" дип атадык. Кичә 3 "А" сыйныфы укучылары чыгышы белән башланып китте. Алар бик матур итеп яз, Нәүрүз бәйрәме турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Ә аннан соң, бәйрәмгә ямь өстәп, яз хәбәрчеләре - кара каргалар "очып килделәр", үзләренең туган якларын сагынып кайтулары турында сөйләделәр. Сәхнә түренә Нәүрүзбикәне чакырдылар. Ул берүзе генә килмәгән, ә мәктәбебезнең чибәр, уңган-булган кызларын да алып килгән икән. Менә шунда "Нәүрүзбикә - яз чибәре" бәйгесе башланып китте дә инде. Алар арасында, татар кызлары белән бергә, рус кызлары да бар иде. Кызларыбыз "Әйдәгез, танышыйк" конкурсында яраткан фәннәре, мавыгулары, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, видеоязмаларын, презентацияләрен тәкъдим иттеләр. "Минем хобби" дип аталган конкурста үзләренең җыр-биюгә дә бик оста булуларын күрсәттеләр. 8 нче сыйныф укучысы Марина Квитковскаяның әниләргә багышланган җырын таң калып тыңласак, татар биюен башкарган Юлия Кривошеинага ияреп, үзебезнең дә бииселәребез килде. Бәйрәмгә йомгак ясаганнан соң, "Нәүрүз чибәре" исеменә 6 нчы сыйныф укучысы Гөлназ Шәрифуллина лаек булды.

Бәйрәмдә укучыларыбыз белән бергә аларның әти-әниләре дә актив катнаштылар. Конкурсның "Оста кулда һөнәр бар" дип аталган өлешендә кызларыбыз әниләре ярдәме белән берсеннән-берсе тәмле татар милли ашлары әзерләгәннәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: