Бөгелмә авазы

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВАның иҗаты

Дөнья матур! Үзгәрә тормыш, үзгәрә, Яшәвебез дә үзгә. Үзгәрешләрнең артуы Күренеп тора күзгә. Дөгнья шулай яратылган Аллаһы тарафыннан - Пәйгамбәрләргә тиң чыга Кешеләр арасыннан. Тормыш катлаулы булса да, Барыбер дөнья матур! Кояш белән Ай булганда, Һәрбер җирдә балкый нур. Кайберәүләр кебек читтә Йөрмибез рәхәт эзләп. Туган-үскән җиребездә Яшәве үзе рәхәт....

Дөнья матур!

Үзгәрә тормыш, үзгәрә,

Яшәвебез дә үзгә.

Үзгәрешләрнең артуы

Күренеп тора күзгә.

Дөгнья шулай яратылган

Аллаһы тарафыннан -

Пәйгамбәрләргә тиң чыга

Кешеләр арасыннан.

Тормыш катлаулы булса да,

Барыбер дөнья матур!

Кояш белән Ай булганда,

Һәрбер җирдә балкый нур.

Кайберәүләр кебек читтә

Йөрмибез рәхәт эзләп.

Туган-үскән җиребездә

Яшәве үзе рәхәт.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,

Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: