Бөгелмә авазы

Әлфинур Шәвәлиева иҗаты

Яшибез әле... "Әллә ниләр эшлисем ки­лә, күңелем ярсый, бераз ятып торыйм әле, үтмәсме", - ди икән берәү. "Әзрәк ятып торыйм әле дисәм, ял итәргә өлгерми дә калам, йоклыйм да китәм", - ди икән икенчесе... Минем баштагы уйларга бу шаян сүзләрнең ни катна­шы бардыр, белмим, әмма бүген шәһәр урамындагы ямь-яшел үләннәрне...

Яшибез әле...

"Әллә ниләр эшлисем ки­лә, күңелем ярсый, бераз ятып торыйм әле, үтмәсме", - ди икән берәү. "Әзрәк ятып торыйм әле дисәм, ял итәргә өлгерми дә калам, йоклыйм да китәм", - ди икән икенчесе...

Минем баштагы уйларга бу шаян сүзләрнең ни катна­шы бардыр, белмим, әмма бүген шәһәр урамындагы ямь-яшел үләннәрне чабып йөрүләрен күргәч, җәй бе­лән хозурланырга да, җәйгә ният­ләгән эшләрем күп иде - аларны башкарырга да өл­гермәдем, ул узып та бара икән ләбаса дигән фикер килүгә, нигәдер кылт итеп шулар искә төште әле. Кемгә ничектер, урамдагы, күпкатлы йорт буйларындагы шул үләннәрне дырылдатып, бензин чалгысы белән ча­бып йөри башлауга, әйтеп аңлатып булмый торган моңсулык биләп ала үземне. Кызганыч булып китә: рәхәт­ләнеп үсәргә, кояш астында иркәләнергә дә өлгермәгән үләннәр-чәчәкләрне кыркып салулары җәйне көч белән куып җибәрүгә тиң кебек. Үсемлеккә дә гомер бер генә бирелә, адәм баласына да дигән фәлсәфи чагыштыру­лар килә уйга. Күңелем бе­лән дә, җисемем белән дә җәйдән ләззәт алырга да өлгермәдем бит әле дигән үкенеч тә уяна кебек.

Югыйсә, һәр көннең рәхәтен-матурлыгын күзләп кенә йөрергә тырышам, аяк астындагы һәрбер яшел үләнне, аллы-гөлле вак чә­чәкләрне, агач ботакларын­дагы яфракның һәркайсысын берәм-берәм сөеп үтәрдәй булып йөргән көннәр. Олы юл читләрендә уйдык-уйдык булып утырган зәңгәр кә­решкәләр дә, болыннардагы алсу тукранбаш утраучыкларының дулкынланып тир­бәлүе дә көзләр-кышлар бу­ена күз алдымнан китмәслек хуш манзара булып, хәтере­мә уелды инде. Әле җиләкле аланнар яме, мәтрүшкәләр хуш исе, ямьле су буйлары бар бит алда, насыйп бул­са. Тик җәйге хозурлыкны күз белән күреп, җан белән тоеп кына бетерә торганмы­ни соң аны?! Кояшы да рәхәт, яңгыры да...

Тормышта да барысы да уңай булып, матур гамәл­ләр, күңелле вакыйгалар да өстәлсә, тагын да рәхәт инде ул. Хәерле айлар, хәерле җәйләр теләргә генә шул!

Быелгы җәй безнең үзебез өчен бик матур башланып китте, шөкер. Җәйге "сәяхәт"ләрне иремнең туган ягына - Башкортстанның Бакалы районы, Катай авылына кай­тып килүдән башладык. Уз­ган күрешүдән соң бер ел гомер үтмәгән дә кебек, авыл шул ук, тик юллары гына безнең Бөгелмә юлла­рына охшап, чокыр-чакырлыга, сикәлтәлеге әйләнгән. Сабан туена туры китереп кайттык. Ирем шаяртып: "Без күптән авылдан чыгып киткән кешеләр, кемне та­ныйбыз инде, әйдә, үзебез­не күрсәтеп кайтыйк әле, булмаса", - дигән иде дә, таныйбыз икән, безне дә та­ныйлар икән әле, шөкер. Са­бан туе гомер-бакый туган җирдән читтә гомер итүче якташларның, чордашлар­ның очрашу урыны да бит әле ул, күп җирләрдә рәсми язылмаган закон кебек бу, менә биредә дә читтән кай­тучылар шактый иде. Сый­ныфташлардан кемдер ки­леп җилкәгә кагылуга, и-и рәхәт булып китә инде - бер дә үзгәрмәгәнбез кебек, ул да, бездә. Югыйсә, мәйдан­ның теге башыннан күз сал­ганда, әби дип әйтерлек апа, бабайга сан булган ир-ат килә дип карыйсың, ә якын­га килеп җиткәч, "үзебезнекеләр" булып чыга... И-и китә хәл-әхвәл сорашулар, биредә күзгә чалынмаган, кайта алмаган сыйныфташ­лар, чордашлар турында со- рашу-белешүләр! Шунысы кызык, элегрәк очрашканда сүз: "Ни хәл? Эшләр бара­мы? Балалар кайда укый?" - кебегрәк сораулардан ялга­нып китә торган иде. Быел исә "авторитет" үстергән (түгәрәк корсаклы диюем), таза гәүдәле булып җитлек­кәнме, ябык-чандыр булып калганмы, шул ук классташ­лар сүзне: "Кан басымы уй­ный, малай", - дигәннән башлый. Әйе, күңел һаман 18дә булып калса да, бер ду­стым әйткәндәй: "Паспор­тыңны ачып кара әле, 60 тирәсендә бит яшең", - дигәнгә мисал инде бу.

"Аллага шөкер, сугыш афәтен күрмәдек, тыныч заманның бәхетле балалары без", - дип үссәк тә, илдә иҗтимагый строй алышы­ныр дәрәҗәдәге үзгәртеп корулар, төрле социаль тет­рәнүләр, кризислар заманында яшәү эзсез узмаган­дыр, чордашларның күбесе­нең, чыннан да, ни кызганыч, сәламәтлекләре ярый­сы ук какшаган. Нәкъ шул тетрәнүләр заманында ил йөген җилкәсендә тарткан буын вәкилләре бит алар. Совет чорында һәрбер эшең, һәрбер сүзең өчен үзең җа­вап бирәсең дип, зур җа­ваплылык тоеп эшләргә өйрәтелгән буын. Һәр эшне җиренә җиткереп башка рырга өйрәнгән, Ватанның чын патриотлары булып үс­кән, илдәге һәрбер үзгәреш­не йөрәк аша уздырган бу­ын. Шуңа чирләре дә "за­манча": кемдә онкология, кемдә астма, кемдә шикәр диабеты, кемдә гипертония -барысы да стресслардан килеп чыга торган зәхмәт­ләр. Дөньякүләм сәясәттәге үзгәрешләр дә авылдашлар язмышына нык суккан, хәтта кайберәүләренең тыныч, матур тормышын астын-өс кә китергән дияргә дә була: сыйныфташларның берсе әнә - хәрби кеше, гомер буе Украинада хезмәт иткән, яшәгән. Хәзер исә гаиләсе белән туган иленә кайтып төпләнер өчен документлар җыеп бетерә алмый изала­на. Шушы авыл чирәмендә тәгәрәп үскән, шушында укып кеше булган малай хәзер "чит ил гражданины" булып калган...

Ә менә безгә туган тиеш­ле Фәния апа, сигезенче дистәне куып барса да, бер дә үзгәрмәгән. Сөбханалла, үз кадерен үзе белеп яши торган 35-40 яшьләрдәге ханымнарныкыдай төз гәү­дәле ул. Шул гәүдәсенә ка­рап, әле каршысына чыгып, йөзен күрмәс борын танып алдым үзен. Киң күңелле авыл халкына хас булганча, ачык йөзле инде үзе: "Сабан туе бетүгә, беркая китмисез, безгә чәй эчәргә керәсез", - ди. Халкыбызның кунакчыл­лыгы шуннан ук күренә ин­де: безне махсус чакырып, алдан әзерләнеп куйган ди­ярсең, чәйгә дип, тыйнак кы­на әйтсә дә, иртүк, бәйрәм башланганчы ук ашын пеше­реп киткән, табагы белән ите дә, куе сөттән оеткан катыгы да табы­нында. Бәйрәм бит, якынна­рыннан кем очраса, шуны алып кайтып сыйларга дип, баштан ук ниятләп куйган булгандыр, күрәмсең. Үзе пешергән олы түгәрәк кү­мәчне күкрәгенә терәп телеп куйды.

Гомер-гомергә ипе­кәйне үзе сала ул Фәния апа. Йортлар­га газ кергәч тә, олы мичен бик озак сүттермичә, ипи пе­шерер өчен махсус тотучы кеше дә ул булды авылда. Коръән укыталармы, никах, яисә исем кушу ашларына­мы, искә алу мәҗлесләре­нәме - кая гына чакырсалар да, күпереп пешкән түгәрәк олы ипи күтәреп килә ул. "Фәния апа ипие" Катай ке­шеләре өчен авыл брендына тиң.

Менә шулай итеп, танышларны-якыннарны күреп, авыл урамнары буйлап ха­тирәләр яңартып, йөреп кайттык әле авылдан.

Ә икенче көнне ураза башланды. Совет чоры балалары булуыбызның шаукымы монда да сизелә: "Кем эшләми, шул ашамый" дигән социалистик принцип шулкадәр канга сеңгән ки, хәзер Рамазан аенда "ашамаска" дигән әмер бирелгән баш миендә "эшләмәскә" дигәне дә параллель кереп урнашкан, ахрысы. Монысы - дөньяви күзлектән чыгып, тупасрак итеп әйткән ярымшаярулы чагыштыру. Хәер, ямьле җәй көннәрендә дөнья ваклыклары болай да арткарак чигенә кебек бит әле ул (депутатларның да, эшләүче бөтен бәндәләрнең дә ялларын җәй көннәрендә алырга тырышулары, укучы балаларныңда каникуллары нәкъ шушы чорга билгелән­гән булу юкка түгел инде анысы). Ә ураза, чыннан да, дөнья ваклыкларыннан өстенрәк күтәрелеп карарга ярдәм итә: кешеләрнең гасабиланып, нидер хәл итәргә тырышып чабышулары да артык әһәмияткә ия түгел сыман, моңа кадәр синнән башка эш алга китә алмас кебек тоелып, гел "кысыласы" килеп, чәбәләнеп йөргән күп проблемалар да кими төшкәндәй тоела. Хәтта күр­ше бүлмәләрдәге хезмәттәшләр шау-гөр килеп, ни­дер сөйләшә, фикер уртак­лаша, дөнья хәлләре турында гәпләшә башласа, ачык ишекләр аркылы колакка чалынганы гына да бер ха­кыйкатьне төшенергә арты­гы белән җитә: никадәр буш сүз сөйләнелгәнен аңлыйсың. Ә бит башка вакытлар­да боларны аңлар өчен күп вакыт күңел күзе йомык була. Аллаһы Тәгалә үзе шулай эшкәртә күрәмсең, көн озын булса да, ашыйсы-эчәсе килеп тә җәфаламый, чыннан да, артык сүз дә сөйләшәсе килми, үзалдыңа тыныч кына эшеңне эшләп утыруга ни җитә. Үзгә бер дөнья, үзгә бер аерым мохит-вәзгыять хакимлек итә. Әйтерсең, ниндидер илаһи бер көч сине махсус нәфис тышча белән өретеп-төреп алган да, рухиятеңне, хиссиятеңне саклап тора, шул ук вакытта үзеңнең җисми-гамәли дөньяңны читтән күзәтеп яшәргә мөмкинлек тә бирә, параллель ике дөньямыни...

Менә шулай итеп, елның иң озын көннәрендә уразалар тоту да насыйп булды дип, эчке канәгатьләнү хис­ләре белән йөргән вакыт. Шундый тынычлыкны, шушы ләззәтләрне, шушы халәтне мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә насыйп ит, Раббым дип, чын күңелдән те­ләкләр теләп йөргән көннәр, тәравихлы төннәр, сәхәрле иртәләр, ифтарлы кичләр...

2016 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: