Бөгелмә авазы

Лаеклы хезмәт итегез

Яңа ел алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелегендәге Бөгелмә делегациясе Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә 40274 номерлы хәрби хезмәт частенда булып кайтты. Бүгенге көндә биредә Татарстаннан 80 егет хәрби хезмәт үтә, шуларның 18е - Бөгелмәдән. Әлеге хәрби частька егетләребезне хезмәткә җибәрү инде күркәм традициягә әверелде: Лесной шәһәре белән...

Яңа ел алдыннан Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелегендәге Бөгелмә делегациясе Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә 40274 номерлы хәрби хезмәт частенда булып кайтты. Бүгенге көндә биредә Татарстаннан 80 егет хәрби хезмәт үтә, шуларның 18е - Бөгелмәдән.

Әлеге хәрби частька егетләребезне хезмәткә җибәрү инде күркәм традициягә әверелде: Лесной шәһәре белән элемтәләр тагын да ныгыды. Бу юлы да тантаналы чарада хезмәткә яңа чакырылган солдатлар Ватанга тугрылыклы булырга ант иттеләр. Шул тарихи көннәре уңаеннан яшь солдатларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф. Мөхәммәтов котлады, аларга уңышлы хезмәт итүләрен теләде. Тантанадан соң солдатлар һәм кунаклар клубка бәйрәм концерты карарга юнәлделәр.
Матур гадәт буенча, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов исеменнән якташ егетләребезгә бүләкләр - татлы милли ризыклар һәм кырыну кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Күчтәнәчләрдән хәрби хезмәттәге башка барлык егетләр дә авыз иттеләр, рәхмәтләрен бел-дерделәр.
Солдатлар яшәгән казармада - чис-талык һәм тәртип. Ватанга тугрылыклы хезмәт итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ял вакытларында телевизор карау һәм газета-журналлар уку, ил-көн яңалыклары белән танышып бару өчен махсус бүлмә дә бар.
Тантананың иң мөһим өлеше, әлбәттә, солдатларның иң якыннары - әти-әниләре белән очрашу булды (рәсемдә). Аларның килүен солдат хезмәтендәгеләр зарыгып көткән: һәрберсе яраткан әнисенә үз кулы белән открытка ясаган һәм шуларны якыннарына бүләк иттеләр. Очрашуга бик шат булуларын, үзләрен туган шәһәрләре Бөгелмәдә булган кебек хис итүләрен дә яшермәделәр. "Миңа монда бик ошый, шулай да баштагы вакытларда кыен булган иде", - дип, үзенең кичерешләре белән уртаклашты Евгений Курмышкин. Евгений кул көрәше (армрестлинг) буенча ярышта рота командирыннан Мактау грамотасы алырга, үзен уңай яктан күрсәтергә өлгергән дә инде.
Якташларыбызга: "Егетләр, сынатмагыз, әти-әниләрегезнең, туган-нарыгызның, якыннарыгызның, бөгел-
-мәләрнең йөзенә кызыллык китермә-
гез, лаеклы хезмәт итегез!" - дип кабатлыйсы гына килә.
Моның шулай буласына шик юк, Леснойдагы очрашу әлеге фикерне көчәйтте генә.
Руслан ЙОСЫПОВ.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: