Бөгелмә авазы

Курортка бардык әле... (+ФОТОЛАР)

Төркия +ол инклюзив + отпуск... Болар барысы бергә дулкынландыргыч хискә күмә. Беренчедән, чит илгә чыгып, яңа җирләр күрәчәкмен дип хыялланасың, икенчедән, ашау-эчү турында кайгыртасы юк, бу сатып алынган путевка хакына кергән, өченчедән, чираттагы ял, ә ул кояш (быел үзебездә аны күрмәдек дисәк тә була) һәм диңгез вәгъдә итә... Сентябрь азагында,...

Төркия +ол инклюзив + отпуск... Болар барысы бергә дулкынландыргыч хискә күмә. Беренчедән, чит илгә чыгып, яңа җирләр күрәчәкмен дип хыялланасың, икенчедән, ашау-эчү турында кайгыртасы юк, бу сатып алынган путевка хакына кергән, өченчедән, чираттагы ял, ә ул кояш (быел үзебездә аны күрмәдек дисәк тә була) һәм диңгез вәгъдә итә...

Сентябрь азагында, кызым Земфира белән отпускабызны бергә туры китереп Аланиягә юл алдык. Самара аэропорты аша алгач, путевкабыз арзангарак төшкән иде, тик бу турыда соңрак бераз үкендек. Фатирыбыздан чыгып, кунакханәгә барып җиткәнче 18 сәгать вакыт узды (бик озак), Казан аша алган булсак, бу вакыт шактый кимрәк булыр иде әлбәттә. Руслар әйтмешли "скупой платит дважды" инде. Вакытның озакка сузылуы Анталиягә очасы чартер самолетыбыз ике сәгатькә тоткарлану белән бәйле булды. Путевкабызны "Руслан и компания" җәмгыятендәге "Горячие туры"дан алган идек. Путевка сатучы Флера Фәритовна:

- Беркайчан да арзан путевкага кызыкмагыз. Без андыйлар белән гомумән эшләмибез. Үзегез күреп торасыз бит, авиакомпанияләр банкротка чыгып, Төркиядән, Болгариядән кайта алмый яткан туристларны. Алар юлламаның эконом вариантын сайлаган, - дип ассызыклады.

Аның сүзләренә без ялдан кайткач инандык. "Вим-Авиа" компаниясе очышларын туктаткач, йөзәләгән пассажир туган якларына кайта алмый интекте бит...

Анталиягә килеп төшү белән безне гидлар каршы алды, автобуска утырып, Аланиягә юл алдык. Төрекләр - тырыш халык. Моны без самолет төшүгә таба барганда ук күзләдек. Анталиянең бөтен җире диярлек ап-ак яшелчә үстерүче теплицаларга күмелгән иде. Ә автобус белән барганда төрле җимеш бакчалары, яшелчә, мамык басуларына сокланып бардык. Бөтен җирләрендә - идеаль тәртип. Бакчалары булуга кармастан, биредәге Төркияне яшел ил димәс идем. Таулары сары ташлы, анда үскән үләннәр дә кояш нурларында (сентябрьдә дә һава торышы +30дан артык) көеп-янып беткән. Урта диңгез яны буеннан-буена кунакханәләргә тулган. Монда төрле илләрдән килеп ял итәләр.

Һәм, ниһаять, озак юлдан соң без - кунакханәдә. Ул бик зур һәм зәвык белән эшләнгән, җиһазландырылган. Бар җир мәрмәр ташлы, ялтырап, күзне чагылдырып тора. Отель территориясендә булган 5 бассейнда, аттракционнарда, СПА-салонда, хамамда (төрек мунчасы), берничә барда күңел ача алабыз. Иртәнге ашыбыз сәгать 7дә, төшке ашыбыз 12дә, ә кичке ашыбыз 21 сәгатькә кадәр дәвам итә. Алар арсында капкалап алу мөмкинлеге дә бар.

Бераз ашау, туклану турында әйтеп узасы килә. Төрекләр тәм-томга хирыс, бигрәк тә татлы ризыклары, десертлары һушны алырлык. 3 көн эчендә чаманы югалтып, бар әйберне кабып карыйсы килә дип, артыгын ашап "интектек". Бар ризыкны тәмләп карадык дисәм, ялгышырмын, ашказанына сыймаган ризыклар шактый калды. "Башка ашамыйбыз! Җиләк-җимешкә күчәбез!"-дип үзебезгә сүз бирсәк тә ...ашаудан туктый алмадык. Төрек пидесы, кебаблары, пылаулары... Ят, экзотик ашны күргәч, барсын да тәмләп карыйсы килә бит! "Кайткач, диетага утырырбыз", - дип үзебезне юаттык. "Тутырылган тавык" хисе безне отпуск беткәнче ташламады. Аз селкенәбез, ә ашавын пәһлеваннар кебек ашыйбыз. Кызым әйтмешли, "тюлень"гә әйләнеп беттек. Аштан соң кояшка кызынырга чыгып ятабыз, су коенабыз да тагын кызынабыз. Башта диңгез янында, анда кеше күп җыела башлагач, бассейн янында ауныйбыз. Диңгез безне бик ягымлы итеп каршы алды: суы җылы, чиста, комлы пляж.

Су коенганда Башкортстанның Туймазы һәм Татарстанның Ютазы районыннан килгән апа-әбиләр белән таныштым. Теттереп тарача сөйләшәләр иде алар, эндәшми кала алмадым.

- Диңгез суына башлады, без килгәнгә 10 көн инде. Отель янында берничә базар бар, шунда барып килегез, - дип киңәш бирде алар миңа.

Базарга бардык. Бу турыда төпләбрәк сөйлисем килә. Мондагы базарлар туристлар өчен ясалган. Анда үзеңне "савым сыеры" итеп хис итәсең. Сувенир сатып алсаң, син "кеше", сатып алмасаң, төрекләр чакырып торган чатырны читләтеп үтсәң: "Син кем? Әйдә сау бул!" - дип кенә карыйлар. Төрек базарларында булганым бар минем. Стамбулда нәкъ менә төрекләрнең үз базарларында булырга туры килде. Анда барысы да арзан һәм ул базарда без "кунак" идек. Икенче телдә сөйләшүебезне күрүләре белән, төрекләр безгә булган мөнәсәбәтен үзгәртеп, ташламалар да ясадылар. Мисал өчен, үземә сәгать сатып алганда: "Кызыгыз бик чибәр", - дип , аңа сәгатьне бушка бүләк итеп биргәннәр иде. Ә монда... Сүзләр җитми, күңелгә ниндидер пычраклык, ниндидер тап сеңде, башка: "Акчага табынып яшәүчеләр икән",- дигән уйлар килде.Берьяклап аларны да аңларга була, бар эшләгәннәре шушыннан бит, ел әйләнәсендә яшәрлек акча эшләргә кирәк. Сувенирларны анда алсак та, лукум, чәй һәм төрек кофесын азык-төлек кибетеннән сатып алдык. Анда барысы да бермә-бер арзанрак иде.

Ял итү вакытында Екатеринбург шәһәреннән ялга килгән пенсионер, Марина исемле ханым белән таншытык. Аңа бер дә "пенсионер" дип әйтерлек түгел. Бик чибәр, үз бәясен белә торган гүзәл ханым иде ул. Эшмәкәр икән. Бирегә үзенә дубленка-тун алыр өчен килгән. Мин аны пляжда күрмәдем дә диярлек. Гел СПА-салон янында очраша торган идек.

- Үзегезне яратып, бик кадерләп тотасыз, кояштан да качып кына йөрисез, - дим мин моңа төрттереп, ә исәбем бу яшьтә гүзәллекне саклап калу серләрен белү иде.

- Тырышам инде. Көнемне ни генә булмасын, гимнастикадан башлыйм, аена ике тапкыр массаж ясатам. Менә биредә дә шуның белән шөгыльләнәм. Хатын-кыз үз кадерен белергә тиеш, - диде ул минем соравымны аңлап.

Әйе, гомер буе тормыш йөген тарткан Россия хатын-кызларының үзләренә вакытлары да калмый, ә әз генә дә булса да, үзләренә өлеш чыгара белгәннәре иң бәхетлеләре шул...

Отельгә урнашканда безгә 30 минутлык массажны бушка тәкъдим иттеләр (реклама рәвешендә), каршы килмәдек инде, әлбәттә. Көнен сайлап алып файдаландык бу хезмәттән. Массаж ясату бүлмәсенә кыз белән икәү кереп яттык. Аңарга аяктан башланып башка кадәр дәвам иткән массажны Кыргызстаннан килгән кыз ясаса, миңа төрек егете Мостафа ясады. Эш барышында безнең кайда, кем булып эшләвебез, кайдан килүебез белән кызыксындылар. Кыргызстан кызы безнең телләрнең охшашлыгына игътибар итте, ә Мостафа шаярып: "Безнең турыда язып чыгарсыз инде", - дип куйды. Мин "Әлбәттә инде, фотога да төшерермен әле", - дип сүз бирдем. Соңгы көннәрне Мостафа безгә: "Кайчан фотога төшәбез?"- дип бәйләнеп тә йөрде әле. Массаждан яңа туган кешеләр булып чыктык. Яхшы ясыйлар. 1 сеансы 30 доллар тора. Мостафаны фотога төшердем әлбәттә, үзара әңгәмә дә кордык. Мостафа Болат массажны инде 20 елдан артык ясый икән. Эшен Стамбулда башлап җибәргән, аннары Анталиядә эшләгән, хәзер менә Аланиядә хезмәт куя. Куллары, чыннан да, алтын, кайда тоз утырганын, кайда лимфа "эшләмәгәнен" әйтеп, киңәшләрен дә бирде.

-Эшләп арыдым, сезон озакка сузыла биредә, апрельдән алып, ноябрь азагына кадәр бертутктаусыз эшлибез. Өйгә кайтып, ял итәсем килә, - дип, зарланып та алды.

Үзен фотога төшергәч, миңа бүләк итеп тагын бер тапкыр бушка массаж ясады. Рәхмәт аңа.

Без яшәгән отельдә ял итүчеләр санында россиялеләр бары 30 процентны гына тәшкил итә, калганнары - чит илдән килүчеләр, күбесенчә - немецлар. Төрекләр алар өчен җан ата, артларыннан өф-өф итеп йөриләр, ә менә Россиядән килүчеләргә игътибар аз. Бу вак-төяктә дә күзгә чалына. Мәсәлән, барда немецларга эчемлекләрне пыяла стаканга салсалар, россиялеләргә пластикны тоттыралар. Мондый мөнәсәбәт бераз күңелне кайтарды. Журналист булуымнан файдаланып, бармен егеткә татарча эндәштем. "Ник алай да, ник болай?"-дип сорауларга күмдем. Бераз кыенсынып та куйды, "Миңа барыбер, барыгыз да бер тигез" дигән булды. Шуннан соң безгә игътибар "артты" инде... Пыяла стаканга салынган эчемлекләр чиратсыз гына бирелә башлады.

Безгә төрек туен күрү бәхете дә елмайды. Җомга көнне отелебез хуҗасының малае өйләнде. Менә тамаша булды соң туристларга. Туй өчен өстәлләрне иң зур бассейн янында урнаштырдылар. Санап карадым, 30 артык иде алар. Бер өстәлгә 10 кеше утыра.

Һәр өстәлгә бер официант хезмәт күрсәтә. Төрекләрдә исереп аунап яту юк инде. Туйлары бик матур, итагатьле үтте. Кияү белән кәләш бездәгечә киенгән, бик матурлар иде. Отельдә ял итүчеләр туйны икенче каттан һәм бассейн янындагы бардан карап, сокланып утырды. Туй кунакларына гына түгел, безгә дә бик күңелле булды ул кичне.

Пляжда ятып арыгач, яхтадагы экскурсиягә чыгып кердек. Алания - Төркиянең Урта диңгез ярында урнашкан иң зур курорт шәһәрләренең берсе. Диңгезгә чыккач, бу ачыктан-ачык күренә. Яр буенда урнашкан шәһәр 60 километрга сузылган. Элек Алания Киликия пиратларының базасы булып торган, аннары шәһәрне рим гаскәрләре яулап алган. Ә Марк Антоний шәһәрне Клеопатрага бүләк итеп биргән. Рим империясендәге иң гүзәл хатын-кыз биредә су коенып, кояшта кызынырга яраткан. Аланиядә Клеопатра исемен йөртүче пляж да бар. Сәлҗүкләр нәселеннән булган солтан Алэддин Кейкуба I заманында биредә крепость төзегәннәр. Ул бүгенге көндә туристлар яратып, кызыксынып карый торган урын булып тора. Шәһәрдә барлыгы 70 мең кеше яши. Алар куррортта хезмәт кую һәм җиләк-җимеш үстерү белән мәшгуль.

Бер атнабыз шулай сизелмичә дә узып китте. Төркия бу тапкыр да онытылмас тәэсирләр калдырды.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә, күп кеше ял итә торган урын, нинди генә уңайлы булуына карамастан, минем өчен түгел икән. Турист булырга яратсам да, күңелем белән күбрәк сәяхәтче булып торам. Миңа барсын да күреп, халыкның ни белән яшәгәнен күзәтү күпкә күбрәк тәэсирләр бирә. Диңгез янында кызынудан мин өч көн дигәндә туям. Шуңа да минем өчен Стамбулга бару бу яктан күбрәк плюсләр җыя. Анда бар җирдә сиңа "мадам" дип кенә эндәшеп торалар. Ә Урта диңгез янындагы ял балалары белән килгән гаиләләр өчен менә дигән урын инде ул.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: