Бөгелмә авазы

Күптән түгел Техника йортында туган як тарихы турындагы җитди китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды

Күптән түгел Техника йортында туган як тарихы турындагы җитди китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды. Тамаша залына җы-елган "КНИТУ", медучилище студентларының, "Ветеран" клубы әгъзаларының, үзәк китапханә укучыларының бик күпләрен гаҗәпкә калдырып, кичә "Миләшкәй" халык бию ансамбле башкаруында башкорт халык биюе белән башланып китте. Әмма моның үз сере бар икән. "Неизвестные...

Күптән түгел Техника йортында туган як тарихы турындагы җитди китапны тәкъдир итү кичәсе булып узды. Тамаша залына җы-елган "КНИТУ", медучилище студентларының, "Ветеран" клубы әгъзаларының, үзәк китапханә укучыларының бик күпләрен гаҗәпкә калдырып, кичә "Миләшкәй" халык бию ансамбле башкаруында башкорт халык биюе белән башланып китте. Әмма моның үз сере бар икән.

"Неизвестные страницы Бугульминского уезда" дигән китапта бүгенге Бөгелмә районы территориясенә заманында иң беренчеләрдән булып башкортлар килеп урнашкан дигән факт бар. Киң болыннар, киек җәнлекләргә, кошларга бай кара урманнар, балыклы елгалар җәлеп иткән аларны. Яңа китап авторлары Станислав Недобежкин белән Гүзәл Рәхимова менә шундый кызыклы мәгълүматлар тапканнар һәм аларны китап укучыларга да тәкъдим итәләр.

С. Недобежкин да, Г. Рә-химова да - безнең якташлар, Бөгелмә кешеләре. Икесе ике вакытта бер үк Икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлаган, икесе дә бер үк университетта укыта: Г. Рә-химова - "КНИТУ" филиалы директоры, С. Недобежкин - ТМО кафедрасы өлкән укытучысы, җәмәгатьчелек белән элемтә менеджеры. Икесе дә бик актив затлар, фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәләр.

Яңа китап - Бөгелмә тарихын өйрәнүдә яңа бер адым ул. Монографиянең төп үзенчәлеге - районыбыз территориясе тарихын берничә гасыр дәвамындагы вакыт аралыгында колачлауда. Бу әдәби әсәр түгел, әмма, фәнни телдә язылган булуына карамастан, әзерлекле укучы өчен җиңел укыла, мавыктыргыч һәм кызыклы. Авторлар бу монография өчен материалны дүрт ел туплаганнар, күп кенә архивларда булганнар, йөздән артык башка китап укырга,
документлар өйрәнергә, журнал мәкаләләренә мөрәҗә-гать итәргә туры килгән.

Әлеге хезмәттә бүгенге көндә дә актуаль булган төрле темалар күтәрелгән: экология, медицина хезмәте күрсәтү... Арада иң мөһимнәреннән берсе - төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык. Шуңа да чара барышында татар һәм рус телләрендә җырлар башкарылды, чуваш телендә шигырьләр яңгырады (Техника йорты артистлары Л. Габд-рахманова, Н. Безверхнева, Е. Жилина, В. Малышева башкарды аларны).

"Неизвестные страницы Бугульминского уезда" китабында ачылган яңа фактлар төбәк тарихындагы ак тапларны бетерү юнәлешендә тагын бер адым булып тора.

Надежда ЕФИМОВА,
үзәк китапханә
баш китапханәчесе.
Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: