Бөгелмә авазы

Кояшым дип, еракларга насыйп иткән

Кадерле укучыларыбыз! Сезгә беренче язмасыннан ук теле җырлап торган, ак мәнзүмә жанрында (ритмик үлчәүле, көйле кыйсса) иҗат иткән яңа авторыбызны тәкъдим итәбез. Бер-беребезне инде күптәннән беләбез, язучылар безгә билгеле дигән вакытта яңа кеше, кулъязмасын кочаклап, редакциягә үзе килеп керде. Безнең өчен күптән күрелмәгән шатлык булды бу. Ул ике югары уку...

Минем апам, София Мәхмүт кызы Әбуталыйпова-Бикбаева, 2014 елның 4 июль көнендә якты дөнья белән хушлашты. Апамны югалтуы бик авыр булса да, күңелләребездә якты нур булып аңардан калган хатирәләр тоныкланмый. Шундый язмышлы кеше иде апам, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшәде дә, тыныч кына китеп тә барды...
1970 ел. Әнием күрше Маһия апага елап-елап күргән төшен сөйли:
- Әй, Маһия апам, инеш буеннан кайтарам дигән казларымның берсе очып китте бит! Әллә инде София кызым кияүгә чыгып, ерак җирләргә китәр микән?
Әйе, әниемнең төше дөрес юралган. Озак вакыт та үтмәде, София апам Ташкент шәһәренә килен булып төшә. Әнием әтиемне тирги:
- Менә инде, кызымны "кояшым минем", "кояшым" дип әйтә-әйтә, ерак җирләргә насыйп иткәнсең. Бәхет өчен туган кадерле кыз иде бит ул!
Без укытучы гаиләсендә биш бала үстек, әти-әниебез безне бик кадерләп, иркәләп үстерделәр, рәхмәтләребезне әйтеп бетергесез.
Еллар уза торды - минем апам, туган иленнән, туган йортыннан читтә яшәгәндә, бик юксынып яшәде. Әмма ләкин гаиләсе белән туган нигезгә кунакка кайтырга җыенганда, бәйрәм көткәнчә, сагынып каршы ала идек, менә нинди бәхет дигәндә генә, озату вакытлары да җитә иде.
Әй аерылышу! Очрашулар бик күңелле, әмма аерылышулар бик яман дип җырларда да җырлыйлар бит! Менә шулай 45 ел гомер үтте дә китте. Шул елларның 36 елын апабыз Ташкент авиация заводында самолетлар өчен яшерен запас частьлар склады мөдире булып эшләде. Кирәгеннән артык тырыш, акыллы булганы өчен аны күп кенә мактаулы бүләкләр белән бүләкләделәр - эш буенча булган мактауларын санап бетергесез.
Апам үзе китсә дә, якты дөньяда ул тәрбияләгән, ул үстергән, язмыш биргән иң зур бүләге - өч улы яши (аларның берсе - генерал).
Апамның тавышы да бик матур иде. "Зәңгәр күлмәк"не җырлый башласамы?! Күз яшьләрен түкмичә, тыңлаучы булмады. Җырларын да, ягымлы сүзләрен дә кызганмады: "Әй, сеңлем, вакытымны бушка уздырмаска, юкка-барга тавышланмаска, гаилә җылысын сүрелдермәскә бик тырышып яшәдем!" Кешеләргә игътибарлы булуы аңа кечкенәдән үк әти-әнидән сеңгән сыйфат иде.
Соңгы көннәренәчә әти-әни кочагында узган бәхетле балачагы, бәхеткә ымсыну тойгысы, бигрәк тә сагышлы, югалтулы яшьлеге йөрәген телгәләде. Сузып кына әйткән ахыргы сүзләре: "Үтте гомерем чит җирләрдә, гафу ит, туган җирем!" Соңгы сулышына кадәр янында, ачы күз яшьләренә төелеп, уллары, энесе һәм мин басып калдык. Безнең өчен кояш сүнгәндәй, гомеребез тукталгандай булды. Бик иртә китте - 65 яшь иде апама!
Өзелеп "туган җирем, туган илем" дип яшәгән кешегә язмышында туган нигезенә кайтырга насыйп итмәгән булган шул Аллаһы Тәгалә!
Апамны юксынам! Туган җирләр, җанга изге җирләр, мәңге балкып яши күңелдә, аермасын иде бу язмышлар туган җирдән безне гомергә.
Гөлфия КАСЫЙМОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: