Бөгелмә авазы

Көч, теләк һәм ихтыяр бар

2 август көнне шәһәребезнең чаңгы базасы территориясендә Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган тантана гөрләде. Чара шәхсән әлеге датага багышланса да, киң колачлы үтте - Бөек Ватан сугышы ветераннары да, әфган сугышы батырлары да һәм, гомумән, Ватаныбызны саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм затларыбыз да читтә калмады.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Бәйрәмдә катнашучыларны әлеге истәлекле дата белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Ирина Белова котлады. Ул илләре, ата-аналары, якыннары өчен көчләрен дә, гомерләрен дә кызганмаучы кыю ир-егетләребезгә район башлыгы Илдус Касыймов исеменнән иң изге теләкләр юллады: "Сез кырыс тәртип кысаларында югары хәрби әзерлек үтеп, чын хәрби элита сыйфатларына ия булгансыз. Җаваплылыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Батырлык һәм кыюлык сыйфатларыгыз бервакытта да кимемәсен. Һәркайда, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә дә югарылыкта калыгыз".
Шәһәр мэрының тәбрикләү сүз-ләре яңгыраганнан соң, сүзне Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов алды. Җитәкче ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм шәхсән үз исеменнән Ватан сакчыларын әлеге матур бәйрәм белән тәбрикләде. Агымдагы елның Россия Федерациясе өчен юбилейларга бай булуын истә тотып, РФ оборонасы министры, армия генералы Сергей Шойгу исеменнән Әфганстанда хәрби бәрелешләр тәмамлануга
25 ел тулу уңаеннан чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.
"ТНГ-Групп" җәмгыяте составында булган "ТНГ-Универсал" бүлекчәсе механика участогы начальнигы Камил Ганиев /рәсемдә - сулдан беренче/, хезмәттәше - "Геоинформ" үзәге инженер-геофизигы Андрей Язиков /рәсемдә - уңнан беренче/ кебек үк, өр-яңа юбилей медале иясе. Камил әфган сугышының соңгы елларына эләгә.
Урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, югары белем алу теләге белән Кама политехника институтына укырга кергән егеткә, озак та үтми, армия хезмәтенә чакыру килә. Ул көнбатыш Украинага - Карпат хәрби округына эләгә. Автомобиль батальонына машина йөртүче итеп билгеләнә (Камил хәрби комиссариат юлламасы буенча машина йөртүчеләр курсын тәмамлаган була). Ватан каршындагы бурычны тыныч кына үтеп йөргәндә, солдатларга яңалык әйтәләр. "23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә безне сафларга тезеп, кайбер егетләрнең әфган җиренә җибәреләчәге турында хәбәр җиткерделәр. Соңрак ике
батальоннан бер яки ярты ел хезмәт иткән солдатларны җыйдылар. Алар рәтенә мин дә эләктем. Шулай итеп, 1987 елда бер елга Әфганстанга командировкага җибәрелдек. Кабулда тауга урнаштык. Тирә-як шәһәрләргә сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек ташыдык. Билгеле инде, машина йөртүчеләр дошманнар өчен беренче мишень, ә безнең төп бурыч - машинаны саклау һәм йөкне тиешле ноктага илтеп җиткерү. Юлда колоннаны зениткалар саклап бара, әгәр хәлләр бик начар булса, берничә БТР җибәрәләр иде. Атышлар башланса, машина тәгәрмәче артына яшеренәсең. Кызганыч, шундый хәрби бәрелешләр вакытында иптәшебезне, хезмәттәшебезне дә югалтырга туры килде. 1988 елның 1 апрелендә без, командировкабызны тәмамлап, Әфганстаннан чыктык", - дип истәлекләре белән уртаклаша Камил Әхмәтнәҗип улы.
Аллага шөкер, ул җан өшеткеч вакыйгалар инде күптән артта калган. Хәрби хезмәтне тәмамлап кайтканнан соң, Камил Ганиев КамПИда укуын дәвам итә. Студент елларында Лилия Рәфис кызы белән матур гаилә корып җибәрәләр. 2004 елдан "ТНГ-Универсал" җәмгыятенең механика участогы начальнигы вазифасын башкара. Хатыны Лилия шулай ук геофизика хезмәткәре - "Геофизик Татарии" газетасының инженер-хәбәрчесе. Үзләренә алмаш - берсеннән-берсе уңган-булган кызлар - Ләйсән белән Ләйләне тәрбияләп үстерәләр. Шәһәребезнең 2 нче лицеен алтын медальгә тәмамлаган кызлар И.М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ дәүләт университетында да калышмыйлар - бары тик "бик яхшы" билгеләренә генә укыйлар.
Тантаналы чараның төп кунакларыннан берсе - оештыручысы, алып баручысы Азат Нигъмәтуллин /рәсемдә - уртада/ - "ТНГ-Групп" җәмгыятенең промысел геофизикасы бүлеге геофизигы. Шул ук вакытта ул - Россия десантлары союзы Бөгелмә бүлеге идарәсе рәисе дә. "Хәрбиләр белән эшләү
катлаулы түгелме?" - дигән сорауга: "Безнең девизыбыз: "Бездән башка - беркем дә түгел!" Шулай булгач, эшкә көч, теләк һәм ихтыяр җитәрлек әле", - дип җавап бирде Азат Шамил улы. Хезмәтенә күрә - хөрмәте дигән кебек, ул бәйрәм тантанасында "Десант туганлыгына тугрылыгы өчен" медале белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: